16+

“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...”

Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде. 

“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...”

Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде. 

“Ике кулым көчендәге шөгылемнән бигрәк, Аллаһы юлында тәртип белеп, иманлы яши алуыма сөенәм!..”

Ихлас ул. Гади! Пәһлеван да түгел, җыйнак гәүдәле. Ә менә кулы тимергә үрелсә, каян чыга диген шул кадәр көч, камыр кебек әвәли – бөгә, сырлый, бөрмәли, бизәкли. Хәер, һәр эш читтән карап торганда гына җиңел күренә. Рөстәм кулларында уйнаткан тимернең гүзәллеккә төренүенә зур тырышлык, үҗәтлек салынган. Кара тимер йөзен алтындай якты итәр өчен шөгылеңне яратырга кирәк, әлбәттә.

– Әти ягыннан ерак буындагы бер бабайны тимерче дип сөйлиләр, ике гасыр элек патша заманында тимерче алачыгы тоткан! – ди Рөстәм. 
Һөнәрчелек нәселдән килә. Дөрес, арада ике-өй буын “ял итә”, әмма канда яшәгән эшчән “күзәнәк” барыбер үзенекен итә. Рөстәм дә бит әтисеннән күреп, башта электрчы эшенә керешә дә...

– Абый белән икәү үстек, Руслан исемле. Ул миңа караганда тәвәккәлрәк тә, күп төрле эшнең мәлен дә белә. Чынлыкта, беренче булып абый тимер эше белән кайнашты. Ике буын туганыбыз да тимердән күп нәрсәләр ясый иде. Никтер туктады алар. Минем Казанда энергетика университетында укып йөргән чак. Әти электрчы, юлын дәвам итәм, дидем. Казанда эшкә дә калып була иде, ә мин Сабага кайтып электр челтәре оешмасына урнаштым. Сигез ел ипле генә эшләдем. “Әйбәт егет идең, синең кебек җигелеп эшләүчеләр сирәк...” – диделәр иде киткәндә. Ник киттемме? Холкым да ирек ярата, күңелгә нидер җитми башлады. Гаражда абыйдан калган тимерләр ята бит, кызык өчен генә гөл савыты ясадым. “Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” – диде әни. Остарып җитсен дидеме икән, менә быел гына атынгыч белән мангал ясап бирүемне сорады. Балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләде ул. Холкы бик күркәм, ләкин әтигә караганда әнинең тәрбиясе кырысрак, корырак иде. Мактыйсы килсә дә, тыйнаграк булсыннар дигәндерме, артык үсендермәде. Әтием – Рамил исемле, бик йомшак күңелле. Әти белән әни йорт салырга керешкәндә без кечерәк идек. Озак салдык йортны. Нигезеннән алып түбәсенә кадәр, эчке эшләре дә әти кулыннан үтте, без абый белән кырыенда аптыратып, булышып йөрүчеләр идек, – ди Рөстәм.

Инде үзе дә ил терәгедәй ир булып җитешкән, йорт салып керергә дә өлгергән. Гаилә коргач, башка чыгу күркәм гамәл! Хәләле Алсу белән ике матур кызчык үстерәләр – Сәйдә белән Әминә!

– Әле үзебезнең капкабыз да юк... Бик матурын ясыйсы килә дә, вакыт җитми. Гозер белән килүчеләрне дә көттерергә ярамый, вәгъдә биргән вакытка ясап өлгертергә кирәк. Әтигә рәхмәт, ул ярдәм итә, – ди Рөстәм.
Тимер эше кемгә дә җитә. Кызык бит, кайчандыр Рөстәм әтисеннән эшкә өйрәнсә, бүген әтисе улыннан тимер серләренә төшенә.
– Мин эшли башлаган елларда тимернең метры 32 сумнан йөри иде, бәяләр артып 90 сумга җитте дә, хәзер кабат 50 сумга төште. Сезон вакытында тагын артыр инде, – дип борчылуын да яшермәде Рөстәм.
Остаханәсендәге эш шартлары да күпкә яхшырган. Абыйсыннан калган эш җиһазлары белән тимерне башта ул кулдан бөксә, бүген заманча станокларда эшли. Аларның да кайберсен үзе ясаган. 

– Станокларның бөтенесен сатып та алып булмый, кыйммәт. Берничә ел элек минем остаханәдәге станок 150 мең сум тора иде, бүген аларның бәяләре әнә бермә-бер артты. Станокта эшләсәң дә кул көче дә кирәк, тимердән эшлисе бизәкнең күп җире кулдан бөгелә, – ди Рөстәм.
Тимерне алып кайттың да эшкә керештең түгел икән әле, әүвәл аны яраклы итеп әзерлисе! 

– Күгәрмәсен өчен алар майланган була, менә шул майларын юып төшерергә, чистартырга кирәк. Аннары дүрт почмагын да “сыттырасы”, алай иткәндә бизәкләр дә матуррак килеп чыга. Ә бизәкләрне башта интернеттан эзли идем. Хәзер күпчелек үзем уйлыйм. Кулда гел карандаш белән кәгазь, буш вакытларда балалар кебек “рәсем” ясыйм, – ди Рөстәм елмаеп. 
Бизәкләрнең төрле катлаулыктагысы бар. Чардуганнарның да бәясен шул бизәкләре күтәрә. Кайсын бер атна ясарга туры килә, андыйлары кыйммәт – 25 мең сумнан башлана, гадирәкләре тизрәк ясала, бәяләре дә икеләтә арзан. Останың үз кесәсенә калган керемен белер өчен, әлбәттә, чыгымнарын санарга кирәк. 

– Яртылаш киметегез инде – безне баеткан керем шул. Хәтерләсәгез, элек чардуганнар биек иде, халык зәвыгы үзгәрде – тәбәнәк итеп ясаталар. Ләкин әле бүген дә чардуганны биегерәк ясагыз, диючеләр бар. Халык гараж алдына асылмалы түбә ясатырга кереште. Бәясе 200 мең сум тирәсе. Анысын ике генә кеше ясый алмый инде, ярдәмгә егетләр чакырам. Авыл кешесенең кыйммәтсенмичә, үзенә уңайлырак шартларда матур итеп яшәргә тырышуы куандыра, – ди Рөстәм. 
Заман белән бергә кешедәге ихтыяҗ да үзгәрә билгеле. Кайчандыр кирпеч куеп, шашлык пешерсәләр, бүген бизәкле мангалларга чират. Күпләрнең капка төбендәге, ишегалларындагы бизәкле эскәмияләр дә Рөстәм кулында эшләнгән. 
– Хәзер сүтеп, җыеп куя торган өстәл-эскәмиягә заказ бирәләр. Комплект. Ашлар үткәргәндә бик җайлы. Бер юлы дүртәр комплект ясарга кушалар. Эшсез торган юк. Быел мебель ясаучы фабрикаларның заказы өзелми. Өстәл астындагы тимерләрне гел миңа эшләтәләр, акчасын да көнендә күчерәләр, – ди Рөстәм.

Заказ бирүчеләрнең географиясенә күз салсак – Татарстан районнары. Иң ерак ноктасы – Саратов шәһәре. Юл уңаенда әйтерсең лә бүтән осталар табылмаган...
– Мин дә шул сорауны бирдем бит үзләренә. Монда кадәр акча түгеп йөрмәсәләр! “Осталар күп, тик бизәкләре синеке шикелле матур түгел”, – диделәр. Мактанырга яратмыйм, ләкин дөресе шул – бизәкләремә кызыгучы күп. Башка осталарга барган кешеләр дә минем бизәкләрне сорый икән. Тегеләр дә хәйләкәр, ясамыйбыз, димиләр, миңа килеп заказ бирәләр. Эш булсын дим дә, баш тартмыйм, акчага ясап бирәм. Алып кайтып җыялар гына, – ди Рөстәм. 
Буяуларга да тукталдык. Анысы да заказ бирүче зәвыгыннан чыгып сайлана икән. “Порошоклы буяу” дигәнен кирәксенсәләр, киптерер өчен махсус миче кирәк, ди оста. Казанга алып барып буята. Әгәр дә эмаль буяу белән буялса, анысын остаханәдә генә киптерә, ләкин кышларын гади миченә утын ягып җылытырга туры килә. Утын бәяләре дә кыйммәтләнде, бу да оста кеременә төшкән кырау... 

Төсләргә килгәндә чардуганнарны авыл җирендә – яшел, ә менә шәһәр халкы исә кара төслесен сайлый икән. Сыйфат төшенчәсе дә борчый останы. Электродлар моңа кадәр читтән кергән. Тимернең бәясе елдан ел үсә, ә калынлыгы юкара бара. 

– Абыйның үз бизнесы, Иннополиста үз кибетләрен тота. Өч атнага бер генә кайта, гаиләсе, эше бар, дигәндәй, буш вакыты бик юк та. Өч бала үстерәләр. Аллаһыга мең шөкер, туганлыкны зурлап, ярдәмләшеп, бик тату яшибез, – ди әңгәмәдәшем.

Үзен дә, әти-әнисен дә куандырганы – Рөстәм алтынчы сыйныфтан бирле әти-әнисе үрнәгендә намазда. Хәләле дә дини гаиләдән. Бу көннең бәрәкәтен дә Рөстәм иман белән яшәүләрендә күрә. Киләчәктә дә Аллаһының рәхмәтеннән өзелмичә имин яшәргә, гөрләтеп эшләргә насыйп булсын үзләренә.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading