16+

Бәрәңге һәм яшелчә орлыклары сатуда бар. Әмма...

Быел язгы кыр эшләре 2,7 миллион гектар мәйданны иңләячәк. Аның 1,5-1,6 миллионы – бөртеклеләр, 400 меңе – техник культуралар, 760 меңе – азык културалары, 6,5 меңе – яшелчә һәм бәрәңге. 

Бәрәңге һәм яшелчә орлыклары сатуда бар. Әмма...

Быел язгы кыр эшләре 2,7 миллион гектар мәйданны иңләячәк. Аның 1,5-1,6 миллионы – бөртеклеләр, 400 меңе – техник культуралар, 760 меңе – азык културалары, 6,5 меңе – яшелчә һәм бәрәңге. 

Хәтерләсәгез, көз бик коры килде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков сүзләренчә, шул сәбәпле күп кенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре  коры туфракка чәчеп калдырырга курыккан. Шул сәбәпле якынча 40 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелмәгән. Чәчеп калдырылганнары исә канәгатьләнерлек, дип бәяләде ул. Кырдан кар китүгә, аларны тукландыру эшләре башланачак. 
Орлыклар белән тәэмин ителешкә килгәндә, бөртекле культуралар 115 процентны тәшкил итә. Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыклары килешенгән күләмдә Европадан планлы рәвештә кереп тора. 

– Бәрәңге һәм яшелчә орлыклары ирекле сатуда бар. Әмма сату шартлары үзгәрде. Элек кичектереп түләп булса, хәзер, базарның тотрыксызлыгы сәбәпле, сатучыларның күбесе 100 процент алдан түләүне таләп итә, – ди Ирек Садыйков.

Ашламалар белән тәэмин ителеш узган елгыга караганда азрак, бүгенгә ул бер гектарга 48 килограмм туры килә. Әмма бу мәсьәлә алай кискен тормый. Шул ук вакытта спикер минераль ашламаларга бәянең кискен артуын да ассызыклап үтте.

Районнарга бүлеп караганда, иң күп ашлама Зәй, Яңа Чишмә, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Минзәлә туплаган. Аларда бер гектар җиргә 83 килограмм ашлама туры килә. Мөслим, Сарман, Мамадыш һәм Әтнәдә – 70әр килограмм. Нибары 20шәр килограмм гына туплаган районнар да бар. Болар – Әгерҗе, Апас, Бөгелмә һәм Балык Бистәсе районнары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading