16+

Агрономнарга зыянны – үз кесәләреннән

Бүген умартачыларны бер генә сорау борчый: киләсе җәйдә дә кортлар рапс кырларын эшкәрткән пестицидлардан зыян күрмәсме?

Агрономнарга зыянны – үз кесәләреннән

Бүген умартачыларны бер генә сорау борчый: киләсе җәйдә дә кортлар рапс кырларын эшкәрткән пестицидлардан зыян күрмәсме?

Хәтерләсәгез, узган елны республиканың Чистай, Минзәлә, Биектау, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Актаныш, Мамадыш районы умартачылары кырларга пестицидлар сиптерү сәбәпле бал кортлары үлүдән зарланган иде. Соңыннан ачыкланганча, республикада барысы биш мең умарта оясы кырылган. Умартачылар форумында алар кабат шул мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәксенде. 

«Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов кырларны агулаган вакытта кайнар линия ачарга тәкъдим итте. Электрон диспетчер хезмәтен булдыру идеясе дә бар. Кемдер кырны агулаганнарын күреп алып шалтырата, шунанн соң диспетчер кырлар һәм умарталыклар күрсәтелгән махсус электрон картаны ачып, кыр белән якындагы умарталык арасындагы араны тикшерә, куркыныч янавы яки янамавы турында хәбәр итә. Умарталык кырдан биш-җиде чакрым ераклыкта урнашкан булса, куркыныч янамый. Әмма умартачылар бу вакытка кортларын чыгарып җибәргән дә булырга мөмкин бит. Шуңа да алдан хәстәрен күрү кирәк. Умартачылар үзләре моннан чыгу алымын төрлечә күрә. 

– Хөкүмәт ярдәменнән башка үзгәреш булмаячак. Инвесторлар һәм фермерларга гына түгел, умартачыларга да игътибарларын арттырсыннар иде. Ит, сөт, май, икмәк кирәк аларга, безнең продукциягә җитди карамыйлар. Гербицидлар куллануны киметергә яки аларның куркыныч булмаганын сибәргә кирәк. Беренче һәм икенче класслылары куркыныч. Аларны Европа илләрендә күптән файдаланмыйлар. Ә безнең инвесторлар, бәясе арзан булганга, шуларны сибә. Кортларны тәҗрибәле умартачылар иң күбе ике көн ябып тота ала, ә бу пестицидларның зыяны хәтта бер атнага сузыла. Чынлыкта алты сәгатьтә очып бетәргә тиеш, – ди алар. 

Форумга инвесторларны да чакырган булганнар, әмма алар килүне кирәк дип тапмаган. Фаиз Динмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, рапс белән көнбагышны быел узган елдагыдан да күбрәк чәчәчәкләр. Димәк, борчылырлык сәбәп бар. 

Кайбер умартачылар, кырларга пестицидлар сибү турында алдан хәбәр дә итмәделәр, дип зарлана. Нәсыйх Әхмәтов агрономнарга “алдан кисәтмәгән очракта умартачыларга килгән зыянны үз кесәсеннән түләтергә” дигән кәгазь биреп, кул куйдырырга кирәк, шулай иткәндә, ул моны җитди кабул итәчәк, дигән тәкъдим белән чыкты. 

Химикатларны кич белән сибәсе урынга көндез сиптерүчеләр дә бар икән. Аларны кичтән сибәләр дә, иртән ул очып беткән була. Кортларны да шикләнмичә чыгара аласың. Кичтән кулланган очракта да, беренче класслы арзан препаратларның зыяны бетмәгән була, аларны хәтта яңгыр да юып төшерә алмый, дип лаф ора умартачылар. 

Арча умартачысы Равил Гыйззәтуллин умартачыларга берләшеп, агроном янына алдан барырга да, нинди препарат сибәргә ниятлисез дип сорашырга, яраклылык вакытын, нинди класслы препарат булуын тикшерергә кирәк, ди. 

Чарада катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов умартачылыклар буенча геокүрсәткеч электрон системасын хуплап, аның химикатларны контрольдә тотарга булышачагын әйтте. Әмма шунысы да бар: умарталыкларның төгәл саны турында төгәл мәгълүмат юк. Кукмарада 74 умарталык бар диләр, ә чынлыкта 261 умарталыкка паспорт бирелгән. Төгәл саннар күрсәтелмәгәч, умартачыларны алдан кисәтеп тә булмый, димәк, бу система кирәк, диде Гарипов. 

Пестицидлардан килгән зыянны кайтару өчен умарта хуҗаларына авыл советларыннан ничә баш оясы барлыгын дәлилләрлек белешмә кәгазе, документлар туплап бирергә туры килгән. Шуны да истә тотып, умартачыларга махсус паспортлар булдырырга тәкъдим итәләр.

Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов бүгенге көнгә 3 мең умарталыкка паспорт бирелүен хәбәр итеп, калган умарталык хуҗаларына райондагы ветеринария берләшмәләренә мөрәҗәгать итәргә, аны алу 160 сум торуын әйтте. Паспортка бөтен мәгълүмат кертелә, лаборатория тикшеренүләре дә теркәләчәк, диде ул. Умартачылар бал кортларын чиплаштыру булачакмы дип тә кызыксынды. Анысына паспортлаштырудан соң керешәчәкбез, диде Солтан Латыйпов. Аның өчен Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр. 

Форумда Фаиз Динмөхәммәтов “Татарстан” балы бренды символикасы булдырылуын да хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул республика балын экспортка чыгару мөмкинлеген бирәчәк. 

Бүген республикада 14713 умарталык исәпләнә. 13758е – шәхси хуҗалыклар, 846сы – крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, 108е – авыл хуҗалыгы оешмалары. Узган елны 90941 центнер бал җитештерелгән. Шуның 82301 центнеры – шәхси хуҗалыкларга, 61680 центнеры фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләргә туры килә. 

2019 елда 23 умартачы “Агростартап” программасында катнашып, шуның 13е 35 млн сумнан артык грантка ия булган.

ФОТО: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading