16+

Рәхим итегез! Кундырып чыгарга урыныбыз күп

Яңа ел каникулларына Татарстанга кимендә 150-160 мең турист килер дип көтелә.

Рәхим итегез! Кундырып чыгарга урыныбыз күп

Яңа ел каникулларына Татарстанга кимендә 150-160 мең турист килер дип көтелә.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итүенчә, 2024 елда “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты кысаларында республика туризмны үстерүгә 325,8 миллион сум акча тоткан. Шуның 283,1 миллион сумы – федераль бюджеттан, калган 42,7 миллионы – республика бюджетыннан.

– 56,8 миллион сум модульле йортлар төзү өчен, 168 миллионы – бердәм субсидия һәм 101 миллион сум туристлык тармагында кадрлар потенциалы үзәген гамәлгә ашыруга җәлеп ителде. Модульле йортлар булдыру безнең эшмәкәрләр арасында иң популяр юнәлеш санала. Аның буенча алты проект гамәлгә ашырыла, 2023 елны да исәпкә алсак, декабрь ахырына кадәр 16 проект тәмамланырга тиеш. Шул рәвешле 42 өстәмә номер барлыкка киләчәк, узган елныкын да кертсәк, тагын 87 номер өстәлә. Барысы – 129 номер. Боларга глэмпинглар, ял базалары, шифаханәләр һәм башкалар керә. Алар Казанда, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, тукай һәм Балык Бистәләре районнарында ачылды, – диде Сергей Иванов матбугат очрашуында.
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты кысаларында Татарстан быел 168,0 миллион сум күләмендә бердәм субсидия дә алган. Ул акчалар туристлык җиһазларын алуга, мөмкинлекләре чиклеләр өчен туристлык мохит булыдруга, кемпинг объектларын төзүгә, вакыйга туризмын гамәлгә ашыруга тотылган. 

Спикер Лаеш районында төзеләчәк “Казань Марина” курорты турында да искә алды.
– Гомуми параметрлар үзгәрмәде, инвестицияләр күләме артты. Проект-тикшерү эшләре башланды да инде, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез: проектта 1,25 мең номерга исәпләнгән кунакханә, спорт һәм күңел ачу инфраструктурасы булдыру каралган. Анда елына 620 мең кеше ял итәр дип ниятләнелә. 2 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Сүз ахырында Сергей Иванов Яңа ел каникулларына Татарстанга кимендә 150-160 мең туристның килүе көтелә дип тә белдерде. 
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” проектына Татарстан шифаханәләре дә кушылган. 2024 елда алар 11 проект өчен 12 миллион сумнан артык субсидия алуга ирешкән. Ә барлык проектларның бәясе – 21,5 миллион сум. Акча спорт инвентаре алуга, балалар мәйданчыклары төзүгә, уңайлы мохит булдыруга һәм башкаларга киткән. «Татарстан шифаханәләре ассоциациясенең башкарма директоры Евгений Терентьев бу елның программада катнашкан шифаханәләр саны буенча рекорд куюын билгеләп үтте.

Матбугат очрашуында катнашкан “Урман Кэмп” глэмпингы хуҗасы Илнар Хәмидуллин әйтүенчә, субсидияләр эшмәкәргә проектны гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны тизрәк капларга булыша. Ул – республикада иң беренче глэмпинг төзегән эшмәкәр. Ял итү урыны 16 гектар җирне били. Шунда ук балык фермасы да бар.  

– Җәен ял иткән кешеләр ел әйләнәсендә килергә теләк белдерделәр. Гадәттә, табигать кочагында урнашкан ял базалары торак пунктлардан ераграк тора. Шуңа да безгә язын һәм көзен, юл булмаганлыктан, кереп булмый иде. Ниһаять, юллы булдык. Күлне дә чистарта алдык. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” проекты кысаларында 7,5 миилон сум субсидия алып, яңа 5 модульле йорт төзедек. Әлеге программа инвестицияләр срогын акларга ярдәм итә, – диде ул.

Сүз уңаеннан: быелның май-сентябрь айларында глэмпингларның популярлыгы буенча лидерлар рәтенә Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Свердловск өлкәсе, Карелия һәм Краснодар крае кергән. Тикшерелгән биш төбәкнең өчесендә глэмпинг кунакларының күпчелеген җирле халык тәшкил итә: Мәскәү өлкәсендә – 80 процент, Татарстанда – 70 процент, Свердловск өлкәсендә – 69 процент.

2021-2024 еллар аралыгында Татарстанда модульле йортлар булдыруга 39 проект субсидия алган. Нәтиҗәдә Татарстанның номерлар фонды 358 номерга яисә 267 модульле йортка арткан.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading