Шәһри Казан

Аксубай ниләргә бай? (ФОТО)

Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Нәбирә Гыйматдинова кебек язучыларны биргән Аксубай районында 32 меңнән артык кеше яши. Шуларның 43 проценты чуашлар. Аксубай - төрле милләтләрнең үзара дус, тату яшәвен үрнәк итеп күрсәткән районнарның берседер, мөгаен. Бәйрәмнәр уртак: Сабан туен да уздыра алар, чуашларның милли бәйрәме Уявны да калдырмый, Троицасын да каршылый....

Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Нәбирә Гыйматдинова кебек язучыларны биргән Аксубай районында 32 меңнән артык кеше яши. Шуларның 43 проценты чуашлар. Аксубай - төрле милләтләрнең үзара дус, тату яшәвен үрнәк итеп күрсәткән районнарның берседер, мөгаен. Бәйрәмнәр уртак: Сабан туен да уздыра алар, чуашларның милли бәйрәме Уявны да калдырмый, Троицасын да каршылый. Район газетасы да өч телдә басыла. Кыскасы, халык бердәм булып яши.
Аксубай үзенең атлары белән данлыклы. Районда танылган эшмәкәр Николай Шугаев атлары еш кына Казан ипподромында узган ярышларда катнаша. Шугай макароннарын, лимонадын, икмәген читтә дә беләләр. Без дә Шугай лимонадын эзләп гаҗиз булдык. Республикада бары Аксубайда гына очрый торган мондый тәмле, элекке рецепт буенча әзерләнә торган эчемлекне тиз арада алып бетерәләр икән. Аксубай чишмәләргә бай. Һәр авылда икешәр-өчәр чишмә бар. Күбесен ял итү урыннары итеп төзекләндергәннәр.
Ибрай егетләре
Фермаларның төрлесендә булсам да, бакчалысын күрергә насыйп булганы юк иде әле. Иске Ибрай авылы егете Марат Сафин ферма ишегалдына бакча утырткан. Анда алмагач, карлыган, кура җиләге үсә.
- Ял иткәндә савымчы кызлар җиләк ашарлар. Җир тик ятарга тиеш түгел, утыртсаң, үсә инде ул, - диде Марат, минем гаҗәп­ләнүемә бер дә исе китмичә генә. Марат, гомумән, зур гына эшләрне дә гади генә итеп башкарырга күнеккән. Ул сыерларны да Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән алып кайткан.
- Нәселле терлекләр үстерә торган хуҗалык сыерлары бу, - ди. - Үзләре банкротка чыккач, терлекләрен саттылар. Сөйләш­тек, белештек тә зур фургоннар яллап алып кайттык. Киләчәктә нәселле сыерлар үстереп сатарга уйлыйбыз.
Марат пилорама да ачкан, үзләре урман кисеп, агач әзерлиләр. Материалны саталар, такта ярдыруны сорап килгән авыл халкын да кире бормыйлар.
Яңа Ибрай авылыннан Ильяс Сөләйманов та гаилә фермасы төзегән, 100 баш терлеге бар. Авыл хуҗалыгы белән күптән шөгыльләнә, җирләре бар, азыкны үзләре әзерлиләр, без барганда, язгы кыр эшләрен тәмамлап киләләр иде. Ә безнең күз бура кадәр зур сыерларга төште.
- Яңа Ибрай авылында сыерлар көненә 50 литр сөт бирәләр дип языгыз, - диде ул, миңа сынаулы караш ташлап.
Абзарларны карап чыктык, һәркайда тәртип, яхшы сыйфатлы ризык исе таралган. Инде җәй башы булуга карамастан, силос траншеяларында азык әле шактый күп күренә.
- Боларны төзергә, республика программаларында катнашырга район бик булышты, - ди фермер.
Ильяс эшлекле кеше, мондыйларга ярдәм итсәң дә урынлы. Кәгазь битенә матур сүзләр тезәсе килүдән язуым түгел, бу ике егетне күргәннән соң, менә шундый егетләр күбрәк булса иде диясе килә. Аларда авыл кешесенә хас тапкырлык, җор теллелек бар. Зарлары булса да, уенын- чынын бергә кушып әйтеп куялар да тагын да тырышыбрак эшләүләрен дәвам итәләр.
Чиркәүдән клуб ясаганнар
Кәкре Күл авылы якташлары - Советлар Союзы Герое Григорий Романов белән горурлана. Ул районда бердәнбер Советлар Союзы Герое булган. Авыл мәктәбенә дә аның исемен биргәннәр. Аның хөрмәтенә ел саен Җиңү көнендә 1978 елдан бирле йөгерү ярышлары оештыралар икән. Катнашучылар 14 чакрым йөгерә. Быел араларында 60 яшеннән узганнар да булган. «Беренче елны алты кеше катнашкан булса, быел исә 150ләп кеше җыелды, күрше районнардан да киләләр», - ди оештыручылар. Кәкре Күл авыл җирлеге, грант отып, яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндергән. Һәйкәл тирәсендәге мәйданчыкны матурлаган: брусчатка җәйгәннәр, чәчәкләр утыртканнар, махсус баннерлар ясатканнар.
- Район башлыгы Камил Гыйльмановка зур рәхмәт, ул тырышкан кешене күрә белә. Быел Җиңү бәйрәменә иҗади төркемнәр бәйгесен оештыруга да зур өлешен кертте район хакимияте. Беренче урын алган авыл җирлегенә 100 мең сум акчалата бүләк бирелде. Шулай ук якташыбыз, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да онытмый безне. Мәдәният йортына 60 меңлек музыкаль җиһаз кайтартты, - ди мәктәп директоры Наталья Воронина.
Мәдәният йорты элеккеге чиркәү бинасында урнашкан. Бина 1905 елда ук салынган. Чиркәүнең гөмбәзен алганда, ул төшеп ватылган, идәнне дә җимергән, эзләре әле дә саклана. Гөмбәзнең бер кыйпылчыгы хәзер мәктәп музеенда тора. Кулыма да алып карадым, кечкенә генә кисәге дә ике кило чамасы бар. Клуб бик начар хәлдә иде дип искә ала кәкрекүллеләр. Түшәменнән су ага, стеналар карарлык түгел. Мәдәният йортына җитәкче итеп Николай Кондрашев билгеләнгәч, акрынлап үзгәрешләр башлана. Авыл халкы акча җыеп, үз тырышлыклары белән, клубның эчен ремонтлый, Николай ага гаиләсе белән шул бинада «яши». Буйый, агарта, яңа челтәрләр тектерә. Грант отып, бинаның түбәсен алыштырганнар.
Трактор-машина
Аксубайга килгән көнне районда базар гөрли иде. Машинадан төшүгә үк, базар каршында туктаган гаҗәп бер транспортка игътибар иттек. Трактор дисәң, трактор түгел бу, машина дип тә әйтеп булмый үзен. Баксаң, Васильевка авылыннан Станислав абый Матюшкин мондый сәер машиналарны үзе ясый икән. Бу инде аның тугызынчы машинасы. Станислав абый милләте буенча чуаш булса да, теттереп татарча сөйләшә. Яшь чакта күрше татар авылына урман кисәргә йөрдек, татарчаны шунда өйрәнеп калдым, ди. Бу машинасын МУЛ дип атаган. Кабинасы - «Ока» автомобиленеке, арткы өлеше «УАЗ»дан алынган. Фаралары - «унлы» Ладаныкы.

- 10 ел машинада эшләдем, комбайнда да, тракторда да йөрдем, кыскасы, техниканы чамалыйм, үзем дә машиналар җыя башладым. Хәзер материал җитәрлек, куллана гына бел, - ди үзе. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмыйлармы соң, дип кызыксынабыз.
- Туктатсалар да, курыкмыйм. Машина рәсми рәвештә теркәлгән. Салымын түлим, иминиятләштерәм, - ди әңгәмәдәшебез.
ЮХИДИ хезмәткәрләреннән ким түгел инде үзебез, барлык документларын да карап чыктык. Кызык бит - кәгазьдә бу машина трактор дип теркәлгән. 63 ат көчле санала икән. Юлда сәгатенә 90 чакрым тизлек белән дә барып була ди.
Ясаган машиналарын сораучылар күп, кайсын сата, кайберен туганнарына биргән. Монысының хакын 150 мең дип бәяли. Ләкин сатмый. Бу аның Аксубайга килә торган аерым машинасы икән, үзе әйткәндәй, «культурно» ял итү, хатынын утыртып йөрү өчен. Хәзер өйдә үзе ясаган тагын өч машинасы бар. Алар белән җир сукалый, бәрәңге утырта, капчык ташый.
Сөнчәледә ипине өйдә пешерәләр
Сөнчәледә безне өч телдә сәламләп каршы алдылар. Сүз уңаеннан, «Ыракун» чуашча «хәерле көн» дигәнне аңлата икән.
- Бездә әйткәнне көтеп тормыйлар, яз җиттеме, һәркем ишегалдын, урамнарны җыештырырга тотына. Авылда 38ләп трактор исәпләнә. Халык эчми, тыныч, тату яши, - ди авыл җирле үзидарәсе рәисе Ирина Крайнова.
Бу авылда да Бөек Җиңү көненә ныклап әзерләнгәннәр. Грант отып, яңа обелиск булдырганнар. Аның тирәсенә 20 алмагач, чыршы, миләш агачлары утыртканнар. Авыл кибетендә алты төрле ипи саталар. Ләкин Сөнчәледә ипине күбесе өйдә үзе пешерә. Күп йортларда олы таш мичләрне дә саклап калганнар хәтта.
Мәктәп бакчасына килеп керүгә, борынга шомырт исе бәрелә. Баксаң, арткы якта елга агып ята икән, яр кырыйларында бик күп шомырт агачлары. Монда төрле бәйрәмнәр үтә. Хәзер әнә милли бәйрәмнәре Уявка әзерләнәләр. Мәктәпнең икенче катында урнаштырылган шыгырдый торган капкалар үзенчәлекле. Оештыручы-педагог Алексей Калуков аңлатуынча, чуашлар элек-электән бик сагаючан халык булган. Ишекне куркып кына ачканда, капканың шыгырдавы да түбән ноталарда ишетелә, ә менә япканда, шыгырдау тавышы көчәя, курку юкка чыга, ди укытучы. Мәктәп чуаш стилендә бизәлгән. Кай­чандыр Лениногорскидагы сәнгать музыка училищесы студентлары килгәч, бизәп калдырганнар мәктәп стеналарын. Ташка кадәр сурәт төшергәннәр. Бер стенада 56 хайван сурәтләнгән. Монысы - беренче сыйныф укучылары өчен башваткыч. Бер минут эчендә ун хайванны табып әйтә алса, баланың IQ югары санала. Сөнчәле мәктәбендә кәбестә, кишер, чөгендер үстерәләр, артыгын саталар. Без килгән көнне мәктәп музеена Смоленскида барган казу эшләре вакытында табылган экспонатларны кайтарганнар иде: граната, снарядлар, немец шлемы да бар монда. Музейның бер чатында совет заманы мәктәбен чагылдыр­ган экспонатлар урын алган.
Чишмә ага челтер-челтер...
Таш түшәлгән сукмак буйлап чишмәгә төшеп барабыз. Юл буендагы шомырт, чия агачлары ак чәчәккә күмелгән, шунда ук кып-кызыл лаләләр, нәркизләр. Яңа явып киткән яңгырдан соң һаваның сафлыгын сүз белән генә дә аңлатып бетереп булмый. Чишмә буе һәрчак ниндидер серле була, бу очракта ул оҗмах бакчасына тиң булган. Аксубай районында менә шулай затлы итеп каралган чишмәләрнең саны кырыкка якын. Чишмәнең һәр яңасын күргән саен «ах» итеп куясың. Су алырга гына түгел, ял итәргә килүчеләр өчен дә бар мөмкинлек тудырылган: беседка, өстәл, эскәмияләр - бар да бар. Ә игътибарга иң лаегы - ял итүчеләр үз артларыннан җыештырып киткәннәр. Учак көленнән башка бернәрсә дә биредә кунаклар булганлыгы турында сөйләми. Бер уйласаң, ишегендә йозак юк, кемнәр килеп, кемнәр генә китмидер, булганның кадерен беләләр икән.

Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан фоторепортаж
Красноярск шәһәре мэрының Аксубайга ни катнашы бар?
Аксубайда гына түгел, Татарстанның иң зур авылларының берсе - Иске Ибрай, биредә җиде йөздән артык хуҗалык, дүрт мәчет бар (ә Яңа Ибрай авылында биш йөздән артык хуҗалык, өч мәчет). Борынгы исеме Челтерән булган, чишмә челтери сүзеннән. Авылның эчендә генә сигез чишмә бар, аларның һәркайсына буралап матур йортлар салып куйганнар. Чишмә суының тәмен беләләр биредә, сукмаклар югалмаган. Ә авыл тирәли челтерәүче чишмәләрнең саны утызга җитә икән. Җирле үзидарә башлыгы Фәһим Кәбиров белән авылның аяклы тарихы, элеккеге укытучы, мәктәп директоры Шәүкәт Кәбиров авыл турында шул тиклем мавыктыргыч итеп сөйләделәр, Яңа Ибрай авылында узып киткән сәгатьләр сизелмәде дә.
Авылның юллары каралган, мәктәпкә ремонт ясаганнар, өр-яңа спорт мәйданчыгы төзелгән, инде менә мәдәният йортына ремонт ясап яткан көннәре. Фәһим Кәбиров аңлатуынча, авылны төзекләндерүдә грантлар ярдәм итә икән. Авылның мәктәбе БДИ тапшыру буенча районда беренче урында. Биредә 123 бала белем ала, шушында ук балалар бакчасы да, анда 25 бала йөри.
Ә иң зур горурлыклары - йөз ел элек салынган таш мәчет. 1897 елда Челтерән авылында зур янгын чыгып, 380 йорт юкка чыккан. Халык бераз аякка баса төшкәч, авылның мәчете турында борчыла башлыйлар. Заһидулла Әмиров атлы кеше, мәчетне салырга ярдәм итәрдәй кешеләр эзләп, читкә китә һәм теләгенә ирешә. Каракүл тиресе эшкәртеп чит илләргә сатучы Хәбибулла Акбулатов челтерәнлеләргә таштан бер дигән итеп мәчет салдыра. Әлеге байның үзенең тамырлары да бу якларга килеп тоташа дигән сүз дә бар, бәлки, халыкның бимазаланганын күреп, ярдәм итәсе килгәндер.
- Мәчетнең йөз еллыгы якынлашкан саен, Хәбибулла Акбулатовның туганнарын эзләп табу теләге артканнан-артты. Озак эзләнүләребезнең нәтиҗәсе булды, 19 Акбулатов фамилияле кешенең берсе - Хәбибулла байның туганы Әдъгам Акбулатов бүгенге көндә Красноярск шәһәренең мэры булып чыкты. Без танышканда, Красноярск өлкәсенең премьер-министры иде. Кызганычка, мәчетнең юбилеена Әдъгам үзе кайта алмады, кыз туганнары кайтты. Эшлекле кеше, шуңа гел шалтыратып борчымыйм, шулай да аралашып торабыз, татарча сөйләшәбез. Казанга килсәм, һичшиксез, Аксубайга кайтачакмын ди. Инде менә мөмкинлек чыкканны көтәбез.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: