16+

Татарстанда хезмәт хакларын арттырачаклар. Кемнәрнекен?

2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Документта әйтелгәнчә, аларның хезмәт хакларын исәпләү өчен башкарма хакимият территориаль органнарындагы кече төркем «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3 разрядлы белгеч оклады кулланыла. 1 июльдән аны 1,05 тапкырга — 13 323 сумга кадәр индексациялиләр.

Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк — вазифаи окладның 18 проценты урынына 41 процентны тәшкил итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading