16+

Алар авылны саклый

Олы Мишә авылында сарыклар асрап көн күрүче һәм җир биләүче Җәүдәт Гасыймовны райондагы фермерлык хәрәкәтенең беренче карлыгачларының берсе дисәң дә ярый. Мөстәкыйль тормышның тәүге елларында игенчелек белән шөгыльләнсә, соңрак сарыкчылыкка күчте.

Алар авылны саклый

Олы Мишә авылында сарыклар асрап көн күрүче һәм җир биләүче Җәүдәт Гасыймовны райондагы фермерлык хәрәкәтенең беренче карлыгачларының берсе дисәң дә ярый. Мөстәкыйль тормышның тәүге елларында игенчелек белән шөгыльләнсә, соңрак сарыкчылыкка күчте.

- Барысын да үстереп карарга кирәк. Элегрәк умарта да тоттым, бәрәңге дә утырттым, иген игеп, печән дә үстереп карадым. Соң булса да, уң булсын, бакча башындагы җирне рәсмиләштерүгә ирештем. Кайчакта, абзарны өй янына салып ашыкканмын, ахрысы, дип тә уйлап куям. Яңа алынган җирдә автоном рәвештә салынган булса, арендага да биреп торырга мөмкин булыр иде, - диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Җәүдәтнең сарык фермасы булдыруының ярдәме авылдашларына, башлыча, күршеләренә дә тигән. Авыл күпереннән аның капка төбенә кадәр бетон юл килә.
Питрәч районында узган республикакүләм семинар-киңәшмәдә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фермер хуҗалыкларына игътибарны киметмәскә, ярдәмне туктатмаска киңәш итте. «Кредитларны түли алмабыз, дип курыкмагыз. Терлек асрап яшәү мәшәкатьле анысы, тик гомер-гомергә авыл кешесен мал-туар тоту гына саклаган», - дип белдерде ул. Соңыннан, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Бу - безнең уртак бурычыбыз, эшләтә белергә кирәк. Авыл хезмәтенең әҗере булырга тиеш, чөнки ипи белән сөт һәрвакыт кирәк!» - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading