Бу хәбәрне ишеткәч, башымда: “Тагын мени?” – дигән сорау туды. Чөнки соңгы арада хайваннарга яисә кешеләргә ябырылулары турында еш сөйли башладылар. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә Осиново бистәсендә сукбай этләр мәктәп укучысына ташланган иде, хәзер инде фермаларга да һөҗүм итә башлаганнар.
Тиз генә Әйшә авылына барып, вакыйганың асылына төшенергә булдык.
Уйлавын уйладым да, тик менә ферма эченә кертмәделәр шул. Баксаң, Идиятуллиннар элеккеге “Овощевод” совхозы җирлегендәге бинаны арендага алган. Хәзер исә монда конкурс идарәчесе үз эшен алып бара, банкротлыкка чыгармакчылар икән гөрләп торган оешманы. Менә шул җитәкче кырт кисеп, эчкә кермисез, диде. Әле бит шушы җирләрне, фермаларны сатасы да бар бит, шуңа кара тап төшәр дип куркалардыр, мөгаен.
Без килгәндә эчтә ниндидер махсус машина йөри иде. Баксаң, ул үлгән бозауларны алып китәргә килгән. Башта үләксәләрне махсус контейнерларга озатачаклар, ә аннан аларны юк итәчәкләр.
Шул арада Кәрим Идиятуллин белән сөйләшеп алдык. Аның белдерүенчә, хуҗалыкка этләр һөҗүме аркасында гына 400 мең сумлык зыян килгән. Ә инде булачак табышны да исәпкә алсаң, әлеге сумма 10 миллионга кадәр җитә. Баксаң, элегрәк тә мондый хәлнең булганы бар икән, бер атна элек кенә сукбай этләр дүрт сыерны юк иткән, берничә ел элек тә алар фермага кергәннәр.
Кәримнең әтисе актык һөҗүмнең шаһиты булган. Ул малларны ашатканда бер төркем этнең бозауларга ташланганын, кыргыйларча ботарларга керешкәнен күреп алган. Ярый әле тиз генә аңына килеп, аларны куып җибәрергә батырчылык иткән. Югыйсә бөтен ферманы да кырып чыгып китәргә мөкиннәр иде, ди үзе. Шулай да дүрт бозауны үтерергә өлгергәннәр.
Без аралашкан арада фермадан үлгән малларны алып чыгып, машинага төйи башладылар. Кәримнең шунда сыкранып карап торганын чамалап алдым. Барлык эшләрне Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Мухин күзәтчелеге астында башкардылар. Аның сүзләренә ышансак, сукбай этләр кыргый тормышка ияләшеп бара, алар хәзер һөҗүмне нормаль күренеш дип саный, азартка кергәннәр. Малларны куып йөрү һәм ташланудан тәм табалар. Ә элеккеге “Овощевод” колхозы җирлегендә сукбай этләргә бөтен шартлар да тудырылган, шуңа күрә дә бозауларга һөҗүм иткәннәр. Монда үләннәрне чапмыйлар, бөтен җирдә тишек-тошык, ди ветеринар.
Сукбай этләрне урамнан алу эшен тизрәк башкарырга кирәк дигән фикердә тора белгеч. Аның белән Әйшә авылында урнашкан “Кот и Пес” приюты җитәкчесе Альберт Галиев та килешә. Алар хуҗалыкка берничә мәртәбә сукбай этләрне тотарга килгәннәр, әмма соңгы арада белгечләрне эчкә кертмәгәннәр икән.
– Әлбәттә, бөтен этләрне дә приютка куеп булмый, чөнки канун буенча без аларны стерилизовать итеп һәм чип куеп, кире урамга чыгарып җибәрергә тиеш. Бик агрессив булганнарын гына калдырабыз. Анысын ничек ачыкларга? Аңлатучы әсбаплар юк. Без аны сукбай этләрнең үзләрен тотышына карап кына чамалыйбыз, – диде Галиев.
Шунысын да әйтергә кирәк, фермага кергән этләр арасында биркалылары да булган, димәк аларны махсус приютта стерилизовать иткәннәр һәм чип куйганнар. Ни өчен бу очракта да бозауларга ташланганнар соң? Кәрим Идиятуллин сөйләвенчә, этләр фермага күче белән килә, башта чирәм арасында качып торалар да, акрын гына бинага таба шуышалар икән
Әйтәм бит, урамда бөтен шартлар да тудырылган. Алар үзләрен кыргый табигатьтә дип хис итәләр, шуңа күрә дә сукбай этләрдә, әйтик, бүредәге кебек үк инстинкт хасил була. Төркем-төркем йөриләр, малларны куалар, ташланалар, ботарлыйлар, алар өчен бу кызык, шуннан рәхәтлек алалар. Кешеләр үзләре дә әйләнә-тирә мохиткә игътибар бирми: чүплиләр, чирәмнәрне чапмыйлар, күп кенә биналар ташландык хәлдә ята – боларның барсы да урамда йөрүче этләрдә аерым инстинкт барлыкка килүгә этәргеч, – ди бу хакта Сергей Мухин.
Комментарийлар