16+

Алга карап яши Алан авылы (журналист көндәлегеннән)

Хәзер сагынып-сагышларга чумып туган як тарафларына карап, “Авыллар бетә...” – дип уфтанабыз. Шөкер барысы да бетәргә йөз тотмаган авылларыбызның. Киләчәккә өмет белән карап, тулы канлы тормыш, киң сулыш белән яшәүчләре дә бар. Шундыйларның берсе – Алан. Теләче районында урнашкан Аланны әйтүебез.

Алга карап яши Алан авылы (журналист көндәлегеннән)

Хәзер сагынып-сагышларга чумып туган як тарафларына карап, “Авыллар бетә...” – дип уфтанабыз. Шөкер барысы да бетәргә йөз тотмаган авылларыбызның. Киләчәккә өмет белән карап, тулы канлы тормыш, киң сулыш белән яшәүчләре дә бар. Шундыйларның берсе – Алан. Теләче районында урнашкан Аланны әйтүебез.

Алан элек-электән үк исеме бар Татарстанга билгеле авыл иде. Хәзер дә шул дәрәҗәсен-данын сакларга тырышып яшәп яткан көне. Авылның киләчәген гадәттә мәктәбе билгели. Алан урта мәктәбендә бүген 65 бала белем ала.

Дөресен әйтергә кирәк, авылда хезмәт яраткан, кулы эш белгән кеше генә яши ала. Димәк, бу балаларның әти-әниләре дә шундый тырыш. Яңа танышым Айдар Кәримов шикелле. Ул күрше Балыклы авылыннан, “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә зоотехник.
2020 ел Айдар өчен ул киресенчә,уңышларга шактый мул булып хәтерендә калыр. Ел башында ук дүртенче бала әтисе булган ул. Районда Яңа елның беренче баласы булганга, бу гаиләне котларга район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзе килгән. Хәзер нарасый тупырдып үсеп килә. Тиздән туган як туфрагында тәпи дә йөри башлар.

Тагын бер шатлыгы бар Айдарның. Анысы эше белән бәйле.  Әле менә сентябрь аенда гына Аланда терлекләр өчен азык әзерләү үзәге дә ачылган. Ул үз басуларында күкрәп үскән ашлык культураларын бергә катнаштырып, ярдырып-тәмләтеп, тоз, акбур, витаминнар кушып, файдалырак итеп әзерләп бирә. Аннары бу комбиазыкка сенаж-силос та өстәлеп, моноазыкка әйләнеп, 52 тонна күләмендә дүрт авыл фермасына таратыла. Элек катнаш азыкның шактый өлешен читтән сатып ала торган булганнар. Билгеле инде, шактый чыгым сораган: транспорты, ягулыгы. Хәзер өч айлык бозаулар өчен генә читтән кайтарталар. Калганнары үзләренеке. Аннары мал-туарның яшенә, халәтенә (буаз, бозаулаган) карап 6 төрле рацион ясала. Һәр төркем фән нигезендә ашатыла. Зоотехник өчен бу да зур шатлык. Хәзер бит кешеләр генә түгел, мал-туар, терлекләр дә тәмлене ярата. Ә сыерның сөте телендә дип юкка гына әйтмәгәннәр инде.

– Болай файдалы ашаткач, сыерларның сөте тагын да артыр дип өметләнәбез, –  ди Айдар тау булып өелеп торган катнаш азык тутырган капчыкларга сөенеп карап. – Сыерлар тәмлене тиз таныды, сөтләрен арттырдылар. Сөт, ит артып торгач, хезмәт хакы да начар түгел. Киләчәктә шәхси хуҗалык малларын да шундый азык белән тәэмин итәргә уйлыйлар.

Бик яхшы уйлап тапканнар Теләчедә. Ашлыгы: бодай, солы, арпа, борчак, рапсы үзләрендә үсә. “Сакларга кая куйыйк?” – дип тә баш ватасы түгел. Үстерелгән уңыш терлекләргә азык була. Әле тегенди-мондый гади генә азык түгел, ә инде төрле файдалы катнашмалар, витаминнар кушылган комбиазык. Бер ике генә булса да, авылда яшүче кешегә эш урыны да. Дөрес, киләчәктә бер оператор гына эшләр дип тә планлаштыралар. Аннары мондый азык әзерләү үзәкләрен башка хуҗалыкларда да ачарга уйлаганнар икән, димәк, файдасы күбрәк. Финанс һәм башка яктан да. Шундый үзәк районның «Игенче» хуҗалыгында да сафка баскан.

Без Алан фермасында йөргәндә очраклы гына Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән очраштык. Министр урнбасары шәхсән үзе мондый үзәкләр белән кызыксына икән, димәк, бу – чыннан да заман таләбе.

Тагын 500ләп эре терлек алырга планлаштыра икән район. Әйе, сөт беркайчан да артык була алмый, ипи шикелле үк. Әбигә дә, бәбигә дә бик кирәк ул. Шуңа күрә дә күптән түгел генә узган Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә республикаПрезиденты Рөстәм Миңнеханов та авыл хуҗалыгы продукцияләренә, бигрәк тә, сөт җитештерүгә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте.

Әйе, “Алан” җәмгыяте алдынгылыкны бирми. Билгеле инде, уңышларның нигезендә аның җитәкчесе тора. Тик, ни кызганыч, авылга һәм аның халкына гел яхшылыклар гына эшләүне үзенең яшәү максаты итеп куйган, егерме елга якын үз вазифасын фидакарь үтәгән бу җитәкче – Хәбир Фәсхетдинов хакында үткән заманда сөйләргә туры килә бүген. Урыны җәннәттә булсын!

“Их, ятим калдык. Нишләрбез инде?” – дип аптырап торганда аланлыларның кара болыт каплаган күгендә кояш нурлары ялтырап китә. Әтисенең эшен дәвам итәргә күрше авыл мәктәбендә завуч эшен калдырып улы Алмаз килгән һәм хуҗалык дилбегәсен үз кулына алган. Әлегә вакытлыча гына. Алма агачыннан ерак төшми, ди инде безнең акыллы халык бу очракта. Әйе, аңа бик җиңел булмас. Ләкин район җитәкчеләре фатихасы, Айдар кебек тырыш хезмәт сөючән авылдашлары булганда уңышлар аны да якында, Ялантау артында гына көтеп торыр.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X