16+

“Аллаһка тапшырып, урып-җыю кампаниясен башладык”

Республикада урып-җыю эшләре башланды.

“Аллаһка тапшырып, урып-җыю кампаниясен башладык”

Республикада урып-җыю эшләре башланды.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшенә иң беренчеләрдән булып Сарман, Буа, Алексеевск, Чүпрәле, Әлки һәм Мөслим районнары керешкән.

– 22 мең тонна иген суктырылды да инде. Бер гектардан 35 центнер уңыш чыга. Соңгы көннәрдәге эссе һава торышы икмәк өлгерүне тизләтә. Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматларына караганда, ашлыкның дымлылыгы 20-40 процентны тәшкил итә. Кайбер урыннарда – 14 процент. Барысы 1 миллион 339 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы бар. Монна тыш 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы үсемлекләр. 55 мең гектар шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда бәрәңге, 1,9 мең гектарда яшелчәләр казып аласы бар, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.   

Аның сүзләренә караганда, быел урып-җыю эшләрендә 3 300дән артык комбайн эшләячәк. Аларның техник потенциалы тәүлеккә 60 мең гектарга кадәр суктырырга мөмкинлек бирә. Быел хуҗалыклар 50 яңа комбайн сатып алган.

Республика территориясендә 2,6 миллион тонна ашлык сыйдырышлы 44 элеватор бар. Урып-җыю алдыннан комиссия аларны карап тикшергән. Әзерлекләре югары дип бәяләнде, диде спикер. 

Элеваторларда әле узган елгы 1 миллион 50 тонна ашлык саклана. Складларда 150 мең тонна ята.  

– Безнең өчен иң җаваплы чор. Кыска вакыт эчендә уңышны югалтмыйча җыеп алу мөһим кирәк. Моннан тыш терлек азыгы да әзерләргә кирәк. Аллаһка тапшырып, урып-җыю кампаниясен башладык без, – диде Ирек Садыйков.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров сүзләренчә, ашлык экспорты күләме ел саен артып тора. Узган ел шушы чорда 40 мең тонна экспортланса, бүген инде ул 60 мең тоннага җиткән. Яңадан-яңа базарлар барлыкка килеп тора, диде ул. 

Быелның гыйнварыннан, июньне дә кертеп, Беларусь, Әзәрбайҗан, Латвия, Казахстан, Таҗикстан, Польша, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисырга Татарстаннан 39,6 мең тонна ашлык озатылган. Бу узган елгы экспорт күләменең 78 процентын тәшкил итә. Сүз уңаннан: 2023 елда эскпортка 48 мең тонна бөртеклеләр, шулай ук 3,2 мең тонна ярма төяп озатылган. 

– Сыйфатка карата һәр илнең үз таләпләре. Безнең белгечләр, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» белән берлектә, әлеге продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп тора, – диде спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading