16+

Анда механизаторлар аена 100 мең, терлекчеләр 30ар мең сум алып эшли?..

Урта Курса, Түбән Курса, Югары Курса - нигездә, бер авыл болар. Елга гына аерып тора үзләрен. Җирле хуҗалыкка әле тагын Алан һәм Чарай-Чокырча авыллары да керә.

Анда механизаторлар аена 100 мең, терлекчеләр 30ар мең сум алып эшли?..

Урта Курса, Түбән Курса, Югары Курса - нигездә, бер авыл болар. Елга гына аерып тора үзләрен. Җирле хуҗалыкка әле тагын Алан һәм Чарай-Чокырча авыллары да керә.

Беренче карашка, мондагы җирле хуҗалыкның исеме сәеррәк яңгырый: «Курса МТСы». Ләкин халык аны, гади генә итеп, «Безнең колхоз» дип йөри. Сораштыра торгач, шуны аңладым: мондагылар хуҗалыкны кемнекедер дип түгел, үзләренеке дип эшлиләр, яшиләр.

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов монда 27 ел эшли. Үзе бер гомер. Чыгышы белән төп бу авылдан булмаса да, кем әйтмеш­ли, кендеге белән береккән инде. Бөтен кешене белә, хуҗалыкта эшләүчеләрнең күбесе аның күз алдында үсеп җитлеккән. Ике дистә еллап авылларда, хуҗалыкларда йөреп, үзем өчен кагыйдә чыгардым: авылның яшәеше, гадәттә, бары тик җитәкчегә бәйле. Хуҗалык җитәкчесе булдыклы икән, авыл яши. Үз кесәсен кайгыртса, хуҗалык та, аңа ияреп, авыл да бетү юлына баса. Бөтен җирдә шушы кагыйдә эшли. Авылның тышкы кыя­фәтенә генә карап та әйтергә була: Рәүф әфәнде - булдыклы җитәкче.

Аңардан бүгенге бик җиңел булмаган чорда «Курса МТС»ының ничек шулай яши алуын кызыксындым. Гадәттә, авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкчеләргә беренче бирә торган традицион сорауны аңа да бирдем:

- Хезмәт хакын вакытында бирәсезме?
- Нинди генә вакытларда да безнең өчен иң мөһиме хезмәт хакын вакытында бирү булды. Бүген дә шулай ул. Хезмәт хакын вакытында түләмисең икән, кешедән ничек эш сорыйсың?! Аннан, шушы халык белән бергә яшибез ич. Акча түләмәсәң, аларның күзләренә ничек карарга кирәк?

- Күпме бирәсез?
- Хезмәткә карап. Әйтик, механизаторлар сезонында аена 100 мең сум да алырга мөмкин. Терлекчелектә уңышлы эшләүчеләр аена утызар мең сум да алып эшлиләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, халык бик сакчыл бездә. Шул ук механизаторлар ремонтта тормас өчен техниканы карап, саклап эшлиләр. Башкалар да шулай. Авыл кешесе саный белә бит ул.

- Сезнең хуҗалыкның районда иң көчлеләрдән саналганын ишетеп беләм. Төп керем кайдан? Гадәттә, беренче урынга терлекчелекне куялар.
- Куялар. Ләкин терлекне ашатырга кирәк. Игенчелек юк икән, терлекчелек үсү түгел, яши дә алмый. Шуңа, ничек булса да, беренче урынга мин игенчелекне куям. Механизаторлар, игенчеләр - хуҗалыкның нигезе ул. Җир - юктан бар итүче бит.

- Чәчүлек җирләрегез күпме?
- 5200 гектар.

- Быел урып-җыю нәти­җәләре ничегрәк булды?
- Рекорд куйдык дияргә була - 103 000 центнер уңыш җыеп алдык. Һәр гектарга бүлеп санаганда, 41 центнердан артык бит ул.

- Җитештергән икмәкнең язмышы ничек?
- Шактый күп сатабыз. Быел бәяләр әйбәт. Мал азыгы базы да тулы. Чәчүлеккә дә запас белән салдык. Ул яклап бар да әйбәт.

- Ә сезнеке кадәр җире булган хуҗалык бүген игенчелек белән генә яши аламы? Бәяләр быелгыча булганда, әлбәттә?
- Эш бит керемдә генә түгел. Терлекчелек, дөрес алып барганда, әлбәттә, керем дә бирә, халыкны эш белән дә тәэмин итә. Игенчелек - сезонлы әйбер. Язын-җәен кырда эшләгән механизатор кышын нишләргә тиеш? Яшәргә кирәк бит. Шуңа, мин үзем терлекчелексез хуҗалыкны күз алдына китермим. 2000 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шуның 500е - савым сыерлары. Терлекне җан асрау өчен түгел, табыш алырлык итеп асрарга кирәк. Продукция алырлык итеп.

- Ярый, хуҗалык яши, эшли, акча түләнә. Тик авыл кешесе, бу очракта мин сездәге кебек тырыш халыкны күз алдында тотам, үз малын да асрамыйча яши алмый инде авыл җирендә. Сездә бу яктан ничек? Шәхси хуҗалыкларда мал күпме?
- Күп. Безнең җирлек - иң күп терлек асрый торганнардан. Менә кара: быел гына без яңа өйләнешкән парларга, сыеры булмаганнарга, хуҗалыктан ярты бәясеннән, тугыз буаз тана бирдек. Әле тагын тугызны бирергә планлаштырып торабыз. Терлек азыгы белән проблемалары юк, анысы безнең өстә. Нигә асрамаска?!

- Инвесторлар шаукымы сезгә тимәдеме?
- Аңлаштык, үзебезгә үзебез яшибез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading