16+

Апас шәһәрләрне дә куып җитмәкче

Халкы 5 меңнән артып киткән бистә өчен бөтен уңайлыклар һәм шартлар тудырылган.

Апас шәһәрләрне дә куып җитмәкче

Халкы 5 меңнән артып киткән бистә өчен бөтен уңайлыклар һәм шартлар тудырылган.

Апас дигәч, күз алдына татар мохитендә яшәүче бистә күз алдына килеп баса. Шул ук вакытта зур шәһәр булмагач, халыкның ничек гомер кичерүе кызыксындыра. Анда тиешле шартлар тудыра алдылармы икән? Башка район үзәкләрендә нинди генә объектлар юк бит. Шуларны өйрәнү өчен “Райүзәгең гүзәлме” проекты белән Апаска юл тоттык. 

Бүген әлеге бистәгә Казаннан 1 сәгать дигәндә барып җитәргә була. Ничек дисезме? Түләүле М12 трассасы аша машина белән җилдерәсең. Әлбәттә, бөтен Казан аша узып, аның бөке һәм светофорларында утырып, М7гә чыгып, урап йөрергә дә мөмкин, әмма яңа юлдан вакытың да азрак уза, түләүгә киткән акча да бензин бәясенә барып тоташа. 

Ярар, Апаска барып җиттек бит инде. Район үзәгенә керә торган юл яхшы, монда безне төзелеш каршы ала. Тиздән бистәдә өр-яңа энергетика ширкәтенең офисы барлыкка киләчәк. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән хакимият бинасыннан чыгуга каршыда зур мәйдан күренде. Былтыр аны төзекләндергәннәр, хәзер ул җирле халыкка хезмәт итә. Шуннан ерак түгел “Алга” дип аталган яшүсмерләр клубы эшләп килә. Анда кереп чыгарга булдык.

Район үзәге өчен бу бик кирәкле объект, чөнки киләчәк буын үзен кая куярга белмичә йөрергә тиеш түгел, аларның үз клублары бар. Хәзер бинада бер төркем кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен төрле кирәк-ярак тегәләр һәм ясыйлар. 

Шунысы сәер, без йөргән урамда һавада эленеп торучы электр чыбыклары күренмәде. Баксаң, аларны җир астыннан уздыру буенча эшләр алып барыла икән.
Кайбер җирдә ул тәмамланган инде, ә кайдадыр әле җиренә җиткерергә кирәк. Айрат Җиһаншин фикеренчә, район үзәге матур һәм төзек булырга тиеш. Архитектура стиле һәм зәвык булсын өчен алга таба дизайн-код һәм мастер-план эшләп чыгармакчы булалар. Татарстандагы кайбер шәһәрләрдә ул бар инде, ә менә бистәләр арасында моңа бары тик Апаста гына алынганнар. Бу нәрсә дигәнне аңлата дисезме? Киләчәктә район үзәгендә төзелүче объектлар һәм тормышка ашырыласы проектлар шул мастер-план буенча эшләнәчәк. Биналар да аерым бер стильдә сафка басачак. Әйтик, Апаста зәңгәрсу төсләр өстенлек алырга мөмкин. 

Шулай сөйләшә-сөйләшә хәзерге вакытта капиталь төзекләндерү бара торган “Кояшкай” балалар бакчасы яныннан узып киттек. Анда кечкенә вакытта район башлыгы үзе йөргән булган. Йөзү бассейны, спорт комплексы һәм Апас мәктәбе күренде. Бер-берсеннән әллә ни ерак урнашмаганнар. Халык өчен кирәкле объектлар инде болар. Халкы  5 меңнән артып киткән бистә өчен бөтен уңайлыклар һәм шартлар тудырылган. Каршыда түбә астындагы футбол манежы төзелгән. Анда йөрүчеләр күп, хәтта, чиратка салганнар, чөнки теләүчеләр хәйран. Гомумән, ул бик уңайлы урында урнашкан, якында гына күпфатирлы йортлар. Эштән яисә дәрестән соң килеп, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек. Әле шушында ук яңа балалар бакчасы һәм тагын бер күпфатирлы йорт төзергә уйлыйлар. Быел федераль программа буенча яңа футбол стадионын да торгыза башлыйлар. 

Сүз уңаеннан, эшче-белгечләр әзерли торган уку йортлары район икътисады өчен бик кирәкле, чөнки белгечләр һәрвакыт кирәк. Шуны чамалап, Апас аграр көллиятендә 150 миллион сумлык ремонт ясаганнар. Бүген 80 урынлык яңа тулай торак төзелеп килә. Форсаттан файдаланып район башлыгыннан сорарга булдым:

—    Гомумән, районда эш җитәрлекме? 
—    Эшчеләр җитми. Бүген мәшгульлек үзәге 200 белгеч кирәк дигән мәгълүмат бирә. Безнең исәпләүләр буенча 500ләп белгеч җитешми, ә инде булачак җитештерү предприятиеләрен дә исәпкә алсак, кытлык 1 меңнән артып китә, — диде Айрат Җиһаншин. 

Менә бистәдә боз сарае, яшьләр үзәге һәм капиталь төзекләндерү аша узган район редакциясе бинасы күренде. Апаста бөтен объектларны яңартырга алынганнар дияргә була. Әле район үзәгендә мәдрәсә төзеп яталар. Ул төгәлләнеп килә, инде эчтәге эшләрне бетереп яталар. Анда уку бүлмәләре һәм ашханә бар. Айрат Җиһаншин фикеренчә, мал-мөлкәт артыннан куып, рухи дөнья турында онытмаска кирәк. Балалар өчен сәламәтләндерү лагерына барып килдек. Анысына да ремонт ясалган, дәвалану һәм ял итү өчен бөтен шартлар да бар. Без килгәндә генә дә 130 бала сәламәтлекләрен ныгытырга дип килгән иде. 

Апас районы бөтен дәүләт программаларында катнаша, алар буенча күп кенә объектлар төзелә һәм яңартыла. Шулай да, җирле хакимият алдында тагын бер зур бурыч – эш урыннары булдыру тора. Моны җитәкчелек бик яхшы аңлый, шуңа күрә дә былтыр сөт эшкәртү комбинатын яңартып, аны сафка бастырганнар.

Алга таба анда сыр җитештерү цехын эшләтеп җибәрергә уйлыйлар, егәрлеген тәүлегенә 200 тоннага җиткерергә планлаштыралар. Бүген комбинатта 150 тонна коры сөт ясыйлар. Ярты ел эчендә Оман, Танзания һәм Мисыр кебек илләргә 100 миллион сумлык товар сатканнар. Тагын бер шундый цех төзиселәре килә.

Шулай итеп, тиздән Апаста тәүлегенә 800 тонна сөт эшкәртә башлаячаклар. Комбинат чыннан да өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, бертуктаусыз эшлиләр. Шунда коры сөтнең кеше организмы өчен бернинди дә зыяны булмавын исбатладылар. Шулай ук быелның мартында Апаста кошчылык фабрикасы төзи башлаячаклар. Бу көннәрдә Мәскәүдә әлеге проект өчен ташламалы кредит алу буенча уңай карар кабул ителгән. Анда йомырка җитештерәчәкләр, әле аксымын аерып, аны экспортка чыгармакчылар. Фабриканы аякка бастыру өчен 12 миллиард сум акча тотылачак икән. Нәтиҗәдә, 320 яңа эш урыны барлыкка килер дип көтелә. Шунысын әйтергә кирәк, билгеле федераль дәрәҗәдәге ширкәт нәкъ менә шушы район җирлегендә минераль ашламалар җитештерү предприятисен төзи. Апасның үзендә исә сәнәгать паркы ясарга ниятлиләр.

Кыскасы, район үзәге буйлап йөргәндә шунысы аңлашылды, монда башкарган эшләр дә җитәрлек, планнар да зурдан. Хәзер инде Апасны үз көенә яшәүче ниндидер бистә дип кенә кабул итәсе түгел, алар шәһәрләрне дә куып җитәргә уйлыйлар. Узып китмәсәләр әле. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading