Билгеле булганча, күптән түгел ул операция ясаткан иде.
«Челнинские известия» газетасы бу сорауга ачыклык керткән: Ранис Гыйләҗетдинов Сабантуй мәйданына чыгарга әзер. «Минем өчен авыр ел булды бу – Мәскәүдә борынга операция ясаттым. Хәзер инде тернәкләндем, үземне яхшы хис итәм һәм тренировкаларга әзермен», дигән ул журналистларга.
Ранис башта район һәм шәһәр Сабан туйларында катнашырга исәпли, ә инде июнь ахырында дөнья чемпионатында катнашачак. Билгеле булганча, бүгенге көндә ул Алуштада Россия җыелмасы составында җыеннарда катнаша. Нәкъ менә халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләргә әзерләнү максатыннан.
27 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов КФУның Чаллыдагы институтында аспирант та икән әле. Көрәш белән белән берлектә, спортчы кандидатлык диссертациясе язу белән мәшгуль.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов указы нигезендә, быел әлеге бәйрәм республикада авыл һәм районнарда 7-8 июньдә, 14 июньдә Чаллы шәһәрендә, 21 июньдә Казан каласында узачак.

Фото: «Челнинские известия»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар