16+

Арчадан аш-су остасы Гөлчәчәк Гыйләҗева: “Ризыкны пешерер алдыннан начар уйлардан арынырга кирәк”

Арча районының Штерә авылында яшәүче Гөлчәчәк Гыйләҗеваның талантлы, уңган гүзәл зат икәнен авылдашлары әйтте. “Авылыбызның “ашыгыч ярдәме”, –диләр аның хакында.

Өйләренә кергәндә, Гөлчәчәк аш-су бүлмәсендә пешеренә иде. 

Үзенең бирегә килен булып төшкән чакларын искә төшереп алды. Әтнә районында туып үскән кыз Штерәгә дәү әнисенә кунакка килеп йөри. Шул авыл егете Фәнил белән дуслашып китә, сөешеп кавышкан бу пар 16 ел инде бер-берсенең сүзен тыңлап, күз карашыннан аңлашып-санлашып яши. Өч бала тәрбиялиләр. 
Уртанчы улы белән бала ялына чыкканчы, Гөлчәчәк Арчадан Казанга йөреп Дәрвишләр бистәсендә урнашкан кафеда пешекче булып эшли. Декрет ялыннан соң Арчаның Иске Чүриле авылында урнашкан пекарняда хезмәт куя. 

Гөлчәчәк – Штерә авылының аш-су остасы. Зур табын уздырасы булсалар, аны чакыралар. Гөлчәчәкнең пирогларын, чәкчәкләрен авылда авыз итмәгән кеше юктыр. Күчтәнәчкә дип тә аның тәм-томнарына заказ бирәләр икән. 

– Камыр ул кәефтән тора, – ди Гөлчәчәк. – Шуңа күрә ризыкны пешерер алдыннан начар уйларны баштан алып атарга кирәк. Шуннан соң барлык тәм-томнарың уңачак. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading