16+

Әтнә урынында кайчандыр борынгы шәһәрчек булган

Олы Әтнә авылы – Татарстанда иң кечкенә район үзәкләренең берсе. Казаннан нибары 70 чакрым ераклыкта гына урнашкан ул.

Әтнә урынында кайчандыр борынгы шәһәрчек булган

Олы Әтнә авылы – Татарстанда иң кечкенә район үзәкләренең берсе. Казаннан нибары 70 чакрым ераклыкта гына урнашкан ул.

Анда халык ничек яши икән соң һәм тормыш итәргә шартлар тудырылганмы – боларны белү өчен Олы Әтнәгә юл тоттык.

Әлеге район колхозларны саклап кала алган, алар хәзер дә уңышлы гына эшләп килә. Шуңа күрә дә район үзәгенә кергәндә кала торган фермаларга шаккатып карарга кирәкми, чөнки монда бөтен нәрсә авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Авылда җитди сәнәгать предприятиеләре, завод һәм фабрикалар юк, бары тик сөт сатып, терлек үрчетеп яшиләр. 

Олы Әтнәгә керә торган юл бик яхшы, аңлавымча, берничә ел элек яңа асфальт салынган. Бу инде беренчел уңай фикер тууга этәрә. Шунда ук административ биналар һәм социаль объектлар урнашкан кластерны күрәбез. Җирле халыкка район үзәгенең төрле җиренә йөрергә кирәкми, барысы да бер тирәдә урнашкан.

Әйтик, уртада Әтнә татар дәүләт драма театры балкый. Әлеге районны аннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Өч меңнән аз гына күбрәк халкы булган кайсы авыл үзенең театры белән мактана ала әле? Анда эшләүчеләргә монда хөрмәт зур, югыйсә янәшәсендә генә актерлар өчен тулы бер күп фатирлы йорт төзелүен башкача аңлатып булмый.

Хәер, бу район җитәкчелеге тарафыннан эшләнгән бик яхшы гамәл, андый да ярдәм булмаса, яшьләр авылда эшләргә калыр идеме икән? Шунда ук район үзәк хастанәсе урнашкан. Янында район үзәге өчен бердәнбер булган күп фатирлы йорт балкып тора. Әлбәттә, актерлар яши торганын санамаганда инде. 

Әтнә театрының икенче ягында мәдәни-спорт үзәге урнашкан. Анда уңышлы гына сәнгать һәм сәламәтлекләрен кайгартасы килгәннәр өчен мәктәпләр эшләп килә. Каршында исә футбол, баскетбол, волейбол уйнарга була, шулай ук йөгерү буенча күнегүләр ясый торган спорт мәйданчыгы бар. Балалар өчен бик уңайлы инде, бина эчендә үзләштергән теория өлешен урамга чыгып, практика рәвешендә кабатлыйсың.

Ә инде әлеге үзәк янында йөзү бассейны урнашкан. Аннан ерак түгел Олы Әтнә авылында бердәнбер булган мәктәп эшли, артында балалар бакчасы да күренә. Анысы район үзәгендә икәү булып чыкты. Тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә чиратлар юк дип беләм. 

Менә шушындый кластер авылга керә торган җирдә үк каршы ала. Тиздән монда район хакимияте бинасын да төзи башларга мөмкиннәр, чөнки хәзергесе искергән икән. Әтнә театры каршында әле “Туган ягым” дигән парк та төзелгән, янында кечкенә авыл өчен кызык булган объект урнашкан – ул да булса ресторан. Бөтен район чаралары шушы җәмәгать урынында уза, уртасында әле сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә ясалган монумент белән фонтан да бар. 

Әйтәм бит, бөтен кирәкле административ биналар авылга керә торган җирдә урнашкан. Олы Әтнәнең үзәк урамыннан барганда күз 19нчы гасырларга караган бер бинага төште. Баксаң, кайчандыр ул икенче гильдия сәүдәгәре, татар бае Гатаулла Даутовның йорты булып чыкты. Янында элеккеге заманнардагы ташлардан ясалган кибете дә балкып тора. 

Әлеге корылмаларда төзекләндерү эшләре башкарылган, хәзер монда төбәкне өйрәнү музее эшли. Хуҗалыгын карап чыктык. Ишегалды бик киң, аның мунчасы да һәм тагын әллә ничә төрле корылмалары булган. Әлеге татар бае ике хатын белән яшәгән, әмма балалары булмаган. Гатаулла ул вакытларда популяр саналган товарлар белән сату иткән. Тик менә аны кулак дип танып, сөргенгә җибәрәләр, анда барып җитә алмыйча Даутов юлда үлеп кала. Аның йорты янында Бөек Ватан сугышы заманыннан калган трактор күренде. Анда Әтнә районыннан бер яшь кенә кыз эшләгән булган икән. 

Ярар, музейдан чыгып, Олы Әтнәнең үзәгенә таба юл тоттык. Аның уртасыннан Ашыт елгасының бер тармагы ага. Шул тирәдә бүгенгә кадәр борынгы заманнардан ук билгеле булган базар эшли. Өскәрәк менеп китсәң, җәмигъ мәчетенә һәм район хакимияте бинасына юлыгасың. Күземә күренә дип торам, шунда ук зират чалынды. Башка район үзәкләрендә андый нәрсә күргән юк иде әле. 

Әтнә дигәндә атаклы авыл хуҗалыгы техникумын да искә алмый булмас. Анда да кереп чыктык. 2016 елда бинасында капиталь ремонт эшләнелгән, тулай торагы да өр-яңа кебек балкып тора, янында скверы һәм спорт мәйданчыгы да ясалган. Бүген монда 498 студент укый икән. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган, ул заманча лабораторияләр дисеңме, тракторлары, комбайннары һәм җиһазлары булган остаханәме, интерактив такталар белән баетылган аудиторияме – барысы да бар. 

Техникум янында хокук кластеры урнашкан: бер тирәдә прокуратура, суд һәм полиция бүлеге эшли. Студентлар тәртип боза алмый инде, тын да алмыйча утыралардыр, мөгаен. 

Олы Әтнәгә зур йөк машиналары кереп, юлларын бозып йормәсен өчен район үзәге тирәли урау юл ясаганнар. Аннан күрше Арча районына һәм Марий Эл республикасында барырга була. Шул юл янында плотина төзелгән, быел анда аккошлар да килеп төпләнгән. Авылның үзенең зур икмәк пешерү һәм кондитер әйберләре ясау фабрикасы да бар. Кечкенә Әтнә өчен яхшы объект инде. Әле шунда “Поле чудес” дигән микрорайонга кереп чыктык. Нинди могҗизасы бардыр дип баш ватсагыз, бөтен уңайлыклары да тудырылган урамнар анда, яңа йортлар да гел төзеп торалар. Тик нишләп халык саны гына артмыйдыр, анысы аңлашылмый. 

Әтнәдән ерак түгел тарихи объект бар, халык аны Кала тау дип атый. Шунда барып килмичә булдыра алмадык инде, чөнки район үзәгенең үткәне аңа бәйле бит. Исеме язылмаган өч каберлеге булган бер җиргә килеп җиттек. Ул калкулыкта урнашкан, махсус шулай өйгәннәр кебек тә тоелды. Ә аста бормалы Ашыт елгасы ачыктан-ачык күренә. Ялгышмаганбыз – монда кайчандыр Әйшияз дигән борынгы шәһәрчек булган. Галимнәр фикеренчә, ул 10нчы гасырга карый. Ерак түгел зираты белән изгеләр чишмәсе дә бар. Әлеге җирләр чик булып, дошманнардан саклана торган корылма булуы да ихтимал. 

Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов белән сөйләшкәндә су проблемасы авыл халкын бик нык борчуы ачыкланды. Әлеге юнәлеш буенча эшләр башкарыла икән, киләсе елга өч башня урнаштырмакчы булалар. Ә инде яшьләрнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләмәве монда зур бәла санала. Айрат Каюмов әйтүенчә, зур комплексларда хезмәт хакы 50-60 мең сум тәшкил итсә дә, егетләр һәм кызлар шәһәргә китү ягын карый. Ә бит Әтнә районы аграр өлкә белән яши, димәк андый белгечләргә кытлык зур. Шуңа күрә дә җирлекнең алга таба үсүен теләсәләр, яшьләрне туган якларында калдыру өчен зур эшләр башкарырга кирәк булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading