16+

«Батыр» батальоны азат ителгән территорияләрне саклау һәм яклау белән шөгыльләнәчәк

«Батыр» хәрби комендатурасының аерым атаклы укчы батальоны азат ителгән территорияләрне саклау һәм яклау белән шөгыльләнәчәк.

«Батыр» хәрби комендатурасының аерым атаклы укчы батальоны азат ителгән территорияләрне саклау һәм яклау белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта "Татар-информ" га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы урынбасары Рөстәм Сафиуллин хәбәр иткән.

– 20 июль көнне беренче егерме кеше хәрби комендатураның аерым укчы батальонына китәчәк, ул Самара өлкәсендә формалашачак. Алар барлык кирәкле киемнәр, шул исәптән кирәкле амуниция, дару савытлары һәм башка күп нәрсәләр белән тәэмин ителәчәк, - дип сөйләгән Рөстәм Сафиуллин.

Хәрбиләргә түләүләр суммасы миллион сумга кадәр җитәчәк.

«Самара өлкәсендә контракт төзегән кешеләр хәрби күнекмәләр җайлашу, тактик медицинаны, бәрелешләр вакытында ничек хәл итәргә икәнлеген өйрәнәчәк. Алар уңайлы тулай торакларда яшәячәк. Әлеге өйрәтүләр бер ай һәм аннан да күбрәк дәвам итәчәк. Батальонга дүрт йөзгә якын кеше керә алачак», –дигән спикер.

Татарстан хөкүмәте «Батыр» исемле яңа батальонга, шулай ук «Алга» һәм «Тимер»га шефлык ярдәме күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Сафиуллин.

«Батальонга медикаментлар өчен суыткычлар, шул исәптән квадрокоптерлар кебек зур гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Шул исәптән хөкүмәт тарафыннан командирларның гаризалары буенча ярдәм күрсәтеләчәк», – дип сөйләгән Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы урынбасары.

Аның сүзләренчә, батальон нигездә татарстанлылардан төзеләчәк, әмма анда республикада хәрби хезмәткә контракт төзегән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә керә алачак.

«Батальон хәрби комендатураның структур бүлекчәсе булу белән бергә, беренче чиратта кандидатлар сыйфатында без закон белән җитди проблемалары булмаган егетләрне карыйбыз», – дип йомгаклаган Рөстәм Сафиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading