Шәһри Казан

Авыл халкын да аңлап була

Соңгы берничә ел эчендә авылда шәхси хуҗалыкларда мал-туарның кимүе күзәтелә башлады. Ни кызганыч, элегрәк бишәр баш терлек асраган гаиләләр бар иде, хәзер кайсына кермә, йә бер баш сыер, йә мөгезле эре терлекне бөтенләй бетерәләр. Артык чыгым сорагангамы, күп шәхси хуҗалыкларның терлекне асрауга карашы да үзгәрә төшә. Авыл халкының да хәлен...

Реклама

Кем авыл җирендә яшәп, авыл хуҗалыгында хезмәт итә, аларның хәле күпкә җиңелрәк. Аларга терлек азыгын да, печән, саламын да, бушка ук булмаса да, алып кайтып бирәләр. Урман яисә болынга барып, печән чабып, мәшәкатьләнәсе дә юк. Әмма ни генә дисәк тә, хәзерге көндә дә печәнне урманнан, болыннан чабып алып кайтучылар күзәтелә үзе. Техника заманы дип күпме генә сөйләсәк тә, бөтен кешедә дә юк шул ул. Авыл җирендә көн күргән, авыл тормышын гомерендә бер тапкыр булса да үзлегеннән кичергән кеше печән чабуның күп көч сораганын, барысы да кул хезмәте белән башкарылганын аңлый торгандыр. Аны чабарга, әйләндерергә кирәк. Кипкәч, алып кайту ягын карыйсың. Әле көне дә ничек килә бит, яңгыр яуса, чабып аткан печәнеңне яңадан кабартып киптерергә туры килүе бар.
Авыл хуҗалыгында эшләүчегә фуражын да, онын да алып кайтып бирәләр дидек. Ә менә авыл җирендә яшәп, үз көче белән терлеген, малын асрап, акча җитеп бетмәү аркасында чит җиргә барып эшләүчеләр дә бар бит әле. Аларның да терлекне асрауга бар көчләрен куеп, тырышып тормыш итүләренә таң каласың. Печәнен чабалар, азыгын, саламын сатып алалар, техника яллап, әйберен алып кайталар. Акчаң гына җитсен. Шулай да терлек алар өчен бик кадерле, бәрәкәтле, ләкин барысын сатып ала башлагач, аны үзеннән-үзе киметәсең икән шул.
Тормышлар хәзер инде икенче, рәхәт дисәк тә, авыл җирендә авырдан, чиләнеп яшәүчеләр дә юк түгел. Һәрбер әйберне акчага алып, аны кадерләп, ризыгын да, азыгын да бәрәкәтле итүчеләргә карап сокланасы гына кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: