16+

«Авыл хуҗалыгы исәбе алучылардан шикләнергә кирәкми»

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбе алыначак. Барлыгы 483,4 меңләп объектның исәбен алу планлаштырыла.

 «Авыл хуҗалыгы исәбе алучылардан шикләнергә кирәкми»

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбе алыначак. Барлыгы 483,4 меңләп объектның исәбен алу планлаштырыла.

Әлеге чараны уздыру өчен Татарстанга федераль бюджеттан 38 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Журналистлар белән булган матбугат очрашуында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, аның максаты - агросәнәгать комплексының чынбарлыктагы куәтен бәяләү өчен кирәкле мәгълүмати ресурс булдыру.

- Авыл хуҗалыгы исәбен алу Татарстанда яшәүче халыкның илле процентын колачлаячак. 2006 елда узган исәпкә алу вакытында халык бераз гына сагаеп карады. Хәзер андый шикләнү сизелми, барысы да яхшы гына узар дип өметләнәбез, - ди ул.

Ул вакытта исәпкә алучыларның саны азрак булган, чөнки аларны хезмәт хакы белән кызыксындыра алмаганнар. Шуңа да быел аларга акчаны бер айга 16 200 сум күләмендә түләячәкләр. Исәпкә алучылар өчен махсус укулар оештырылган. Аларга зәңгәр төстәге кепка, сумка, жилет таратылган. Үзләре белән паспорт һәм таныклык та йөртергә тиешләр.

Авыл хуҗалыгын исәпкә алу рәсми рәвештә 1 июльдән башланса да, исәпкә алучылар эшкә 24 июньнән үк керешәчәк. Алар шәхси хуҗалыкларга, бакчачылык ширкәтләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына чыгып, үзләренә бирелгән участок объектлары белән таныша башлый. Исәпкә алучы көненә ун объектка барырга тиеш, һәрберсенә кырыгар минутын сарыф итәчәк. Көн ахырында нәтиҗәләр чыгарачаклар.

Исәпкә алу шәхси йортлары белән яшәгән шәһәр халкына, дача тотучыларга да кагыла. Татарстанстатның авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлеге башлыгы Әлфинур Мостафина сүзләренчә, 2006 елда үткән исәпкә алу вакытында бакчаларның 15 проценты ташландык булуы ачыкланган.
Исәпкә алу кәгазьләренә 2006 елда булмаган сораулар да өстәлгән. Әйтик, исәпкә алучы заманча технологияләр куллану-кулланмау, кредитлар, субсидия, дотацияләр алу-алмау, аларны ничек файдаланулары турында да кызыксыначак. Әлфинур Мостафина, моңардан куркырга кирәкми, дип ассызыклый.

- Бөек Ватан сугышына кадәр авыл хуҗалыгы исәбен алганнан соң, өстәмә салым түләттергәннәр. Хәзер андый нәрсәләр юк, башка заманда яшибез. Халык мөмкин кадәр дөрес мәгълүмат җиткерсә иде, - ди ул.
Исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре ел ахырында билгеле булачак. Тулаем нәтиҗәләр белән 2017 ел ахырында танышачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading