16+

Таксида йөрү бәяләре 30 процентка үсәргә мөмкин

2024 ел ахырына кадәр Россиядә таксида йөрү бәяләре 30 процентка үсәргә мөмкин.

Таксида йөрү бәяләре 30 процентка үсәргә мөмкин

2024 ел ахырына кадәр Россиядә таксида йөрү бәяләре 30 процентка үсәргә мөмкин.

"Таксист" төбәкара профсоюз рәисе урынбасары Андрей Попков "Парламентская газета"га хәбәр иткәнчә, бәя күтәрелүнең бер сәбәбе чит ил машиналарының хакы арту белән бәйле. Бүген Россия автобазарының нигезен тәшкил итүче Кытай машина җитештерүчеләре бәяләрне 11 процентка күтәргән дә инде. Моннан тыш, автопаркларның чыгымнары да зур. 

– Запас частьлар белән бәйле проблемалар да юк түгел, – ди Попков. – Бездә Кытай автомобильләре өчен запас частьлар чыгара торган заводлар юк. Элек, мәсәлән, Корея һәм япон брендлары өчен алар бездә эшләнде. Хәзер – импорт кына. Бу да чыгымнарның артуына китерәчәк. Гомумән, минем карашымча, әгәр бернәрсә дә принципиаль үзгәрмәсә, ел дәвамында таксида йөрү бәясе якынча 30 процентка артачак.

Такси хезмәте күрсәтү кими
“Максим” сервисы пресс-секретаре Павел Стенников “ШК”га таксига бәяләр артуның, моннан тыш, тагын ике сәбәбен атады. 
– Беренчесе – яңа автомобильләр, запас частьлар гына түгел, ремонт һәм хезмәт күрсәтү, ягулык, иминиятләштерү, кредит та кыйммәтләнде. Әлеге икътисади факторлар алга таба да бәяләрне арттыруга китерәчәк. Әйтик, такси хезмәтендә киң кулланыла торган Solaris 2020 елда пандемиягә кадәр 700 мең сумга якын торган, хәзер ул базарда өч тапкырга кыйммәтрәк – 2 миллион сумнан артык тора. Lada Granta һәм Lada Vesta якынча 2,5 тапкырга кыйммәтләнде. Россиядә бюджетлы автомобильләр базары инде дүрт ел юк. Автопарк яңартылмый диярлек, машиналар тузып тора. Россия автосәнәгатен күтәрү өчен утильләштерү җыемын арттыру һәм такси хезмәтендәге  автомобильләрнең үзебезнең илдә җитештерелгән техника  булуын таләп итү таксистларның хәлен тагын да начарландырыр дип уйланыла.

Икенчесе – азык-төлек, торак-коммуналь хезмәтләр, башка товарлар һәм хезмәтләр, кредитларның кыйммәтләнүе такси хезмәтен күрсәтүчеләргә дә кагыла. Аларның кереме дә артырга тиеш. 

Өченчесе – таксистларның җитешмәве, шул исәптән такси эшчәнлегенә рөхсәтләр алучыларның. Россия төбәкләре буенча машина йөртүчеләрнең уртача 25-30 проценты эштән китүне кулай күргән. Такси хезмәтенә ихтыяҗ әлегә югары булып кала, ә хезмәт күрсәтү тәкъдиме кими. Бу дисбаланс бәяләргә турыдан-туры йогынты ясый, – диде ул.

“Аларга акча гына кереп торсын”
Шул ук вакытта Татарстанда таксида йөрү арзанайган. Росстат мәгълүматлары буенча, яз башында аның уртача бәясе 1 чакрымга 28,4 сум тәшкил иткән. Икенче ай рәттән Татарстанда такси арзаная. 2024 елның мартында, февраль белән чагыштырганда, пассажир ташулар 1 процентка арзанайган. Ә февральдә, гыйнвар белән чагыштырганда, бәяләр 3,6 процентка кимегән. Мартта уртача бәя 1 чакрым юлга 31,8 сум тәшкил иткән. Февральдә ул 32,1 сум булган, ә гыйнварда – 33,3 сум. 2023 елның декабрендә уртача – 31,7 сум. 

– Бәя артканда – халык, ә бәя төшкәндә такси йөртүчеләр борчыла. Агрегаторлар исә үзләре турында гына уйлый, акча гына кереп торсын. Безнең дә, халыкның мәнфәгате дә кирәк түгел аларга, – ди такси йөртүче Илнур Кәримуллин. 

Бәя төшү аркасында бер ара гадәттәгедән күбрәк тә эшләргә туры килгән. 
– Агрегат бәяне төшерә дә, таксистларга өстәмә акча эшләү мөмкинлеген булдыру өчен, бер атна эчендә 180 заказ үтәүне шарт куя. “Премия” һәр кешегә төрлечә, аны алгоритмнар саный. Менә шул 180 заказны үтәү өчен үлә-бетә эшлиләр. Әлбәттә, кыска заказлар эшләргә тырышалар. Бер кыска маршрутта тиз арада йөреп кайтасың да, икенчесенә китәсең. Агрегатка ул отышлы. 500 сумлык заказ урынына, ике 250шәр сумлык заказ өчен ике тапкыр комиссия ала ул. Бәя төшсә дә, комиссиядән акча эшли. Ә безнең чыгымнар арта, запас частьларга, бензин-газга бәя күтәрелә. Акча эшлисез дип күпсенүчеләр бар, чыгымнарны күрмиләр. Таксида эшләү зур җаваплылык та, чөнки без пассажир өчен җавап бирәбез. Көне буе рульдә йөрү сәламәтлекне дә бетерә, – ди Илнур.
Аныңча, такси арзанлы хезмәт булырга тиеш түгел. Халык исә түләргә әзер. Бәяләр югары булганда да, заказ бирүчеләр кимемәде, ди әңгәмәдәшем. 
Хезмәт хакы аз булганда, такси йөртүче бу өлкәдән китеп бара. Машина йөртүчеләр азайган саен исә, ихтыяҗ югарырак була, чөнки линиягә чыгучы машиналар азая, шуның белән бәя дә арта. 

Таксины кайчан чакырырга?
Газета укучыларыбызга берничә лайфхак:
Планлаштырган җирегезгә соңрак яки иртәрәк бару мөмкинлеге булса, пик сәгатен сайламагыз.
иртән: 7:30 дән 9:00га;
кич белән: 17:00 дән 19:00га;
җомга һәм шимбә якшәмбе: 22:00 дән 3:00кә.

Такси чакыртканда картаны өйрәнегез. 

Өегез янындагы борылыш өчен дә түләмисезме? Ишегалдына катлаулы керү аркасында сәфәрегез биш минутка озаграк булмасмы? Сезнең маршрутны планлаштыруыгыз такси өчен түләгән акчага бәйле. 

Бөтен кешегә бер такси. Кунактан яки корпоративтан кайту өчен һәр кешегә бер машинада чакыру мәҗбүри түгел. Андый вакытта югары коэффициентлы иң кыйммәтле такси да арзанрак булачак. Юлдашлар табып, маршрутның берничә ноктасын билгеләгез яки бер гомуми урын табыгыз – мәсәлән, кибет яки метро янында төшеп калырга була. 

Россиядә автомобильләрнең 70 процентка якыны ун ел йөрелгән машиналар. 2024 ел башында илдә  32,06 миллион җиңел автомобиль исәпләнә, аларның яше ун елдан артык. 2014 елга кадәр җитештерелгән машиналар өлешенә 69,2 проценты туры килә. Бөтен Россия автопаркы машиналарының 30,8 проценты гына 2014 елдан башлап яки соңрак чыгарылган. 

Әйтик, Россия территориясендә 4,84 миллион җиңел автомобиль теркәлгән, аларның яше 8 дән 10 елга кадәр тәшкил итә (10,4 процент). Бу күрсәткеч 4-7 яшьлек машиналарда (6,44 миллион берәмлек) – 13,9 процент. 3 яшькә кадәрге (3,01 миллион данә) машиналар саны азрак – 6,5 процент.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading