16+

Авыл кешесенең күңеле – кырда

Мөхәрриребез, бу көннәрдә республика районнарында урып-җыю эшләренең иң кызган чагы, Питрәч районына барып, берәр кыр батыры белән очрашып кайт әле, дигәч, мең кат борчылдым. Ничек итеп шушы 36 градус эсседә кырда йөреп кайтырмын, янәсе! Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Сүзем үзем турында түгел, билгеле, ә иртәнге алтыдан кичке сәгать...

Авыл кешесенең күңеле – кырда

Мөхәрриребез, бу көннәрдә республика районнарында урып-җыю эшләренең иң кызган чагы, Питрәч районына барып, берәр кыр батыры белән очрашып кайт әле, дигәч, мең кат борчылдым. Ничек итеп шушы 36 градус эсседә кырда йөреп кайтырмын, янәсе! Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Сүзем үзем турында түгел, билгеле, ә иртәнге алтыдан кичке сәгать...

Гаврилов исемендәге агрофирма кырларында урып-җыю эше зур тизлектә бара. Һава торышы шулай әйбәт торганда, алны-ялны белми эшләп калырга кирәк. Агрофирманың иң алдынгы механизаторы Фәргать Вәлиев тә әнә әче таңнан аяк өстендә. Без аның янына басуга килгәндә, ул тракторына яшел азык төйи иде. Вакыты бик тыгыз. Алты рейс алып кайтам да, аннары салам төяргә китәм дип ашыга.

Фәргать абый механизатор булып 38 ел эшли икән инде. Кечкенәдән үк трактор йөртергә хыялланган. Иң беренче тапкыр тимер атына ул сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң утырган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле колхозда эшли.

- Кендек тамыры белән җиргә береккән кешеләр инде без. Әти-әни фермада бозау караучы булып эшләделәр. Хатыным сыер савучы. Ике бала тәрбияләп үстердек. Икесе дә Питрәчтә яши. Кызым экономист, улым шушы агрофирмада агроном булып эшли. Балалар белән бик горурланам, безнең эшне дәвам итәләр. Елның 365 көнендә эштә, ял дигән нәрсәне без белмибез дә. Авыл җирендә эшнең җиңеле юк, кайда да эшләргә кирәк, - ди ул.

Быел Фәргать абый басуга унынчы апрельдә чыккан булган. Ашлама керткән, чәчкән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалаган, инде уңышны җыялар. Кем әйтмешли, кем чәчкән, шул җыя булып чыга инде.

- Кырдан кар китеп өлгермәгән борын һава торышы ничек килер, яңгыры булырмы, иген дымга туенырмы, бөртекләре тук булырмы, аларны вакытында җыеп алырбыз­мы, терлек азыгын ничек әзерләрбез дип борчыла башлыйсың. Шул борчулар белән көннәр, айлар үтә, кышның җиткәнен сизми дә каласың. Кышын инде тракторларны ремонтлап, кабат язгы чәчү эшләренә әзерләнә башлыйбыз. Шулай итеп, авыл кешесе гомер буе күңеле белән кырда, - ди әңгәмәдәшем.

Агрофирма директоры Марат Сабиров та мактый Фәргать абыйны.

- Бик ипле, күндәм кеше, эш аерып утырмый, нинди техникага утырырга әйтсәң дә, карышмый, тимер атларның барысын да буйсындыра, - ди ул.

38 ел эшләү дәверендә Фәргать абый алты трактор алыштырган. Иң яратканы - МТЗ 82 тракторы икән.

- Мин аның белән 1982 елдан бирле «таныш» инде. Бер-беребезгә хыянәт иткән юк, - дип шаяртты да мунча кебек эссе тракторына утырып китеп тә барды. Эшкә батыр, сүзгә саран булып чыкты кыр батырыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading