Шәһри Казан

Авыл клубларына бүген кемнәр йөри?

Әлбәттә, яшьләр, чөнки алар өчен анда дискотека оештырыла. Концерт куелган көннәрдә исә клубка олылар да чыккалый. Казаннан берәр җырчы килсә, билгеле. Калган көннәрдә клуб бары тик яшьләрнеке генә. Буа районының Яңа Чәчкап авылында исә клубка бөтен авыл халкы диярлек йөри икән.

Реклама

Казаннан килеп җырлап китүчене көтеп ятмый алар, концерт-тамашаларны җыелышып үзләре куя. Атна саен авыл клубында оештырылып килгән түгәрәкләргә дә йөриләр әле алар. Без Яңа Чәчкап авылына барган көнне дә клубта, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, «Кызыл алмалар» дигән спектакль куйганнар иде. Авылга соң гына килгәнлектән, спектакльнең үзен күрергә насыйп булмаса да, «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләрнең кул эшләрен күреп кайттык без. Клуб мөдире Хөрия Җиһаншина әйтүе буенча, клубта барысы тугыз төрле түгәрәк эшли.

- «Оста куллар», балалар һәм өлкәннәр өчен бию, җыр, спектакль түгәрәкләренә авыл халкы яратып йөри. Өч ел элек, интернеттан карап-өйрәнеп, салфеткалардан чәчәкләр ясый башладык. Аларны чыбыкларга беркетеп, топиарийлар ясадык. Узган елны, Экология елы уңаеннан, «Нәни нечкәбил» конкурсын уздырдык. Анда балалар үзләренә пластик савытлардан, целлофан пакетлардан күлмәкләр тектеләр. Тозлы камырдан картиналар да ясыйбыз әле...

Картиналар безнең үзебезгә дә бик ошады.

- Тоз белән камырны бертигез күләмдә алып, аз гына су тамызып, камыр басасы. Ул токмач камырыннан бераз гына йомшаграк булырга тиеш. Камырдан чәчәкме, җиләк-җимешме әвәлисең дә газ миченә тыгып киптереп аласың. Мичкә тыкмасаң да була, үз җаена гына да кибеп тора. Аларны төрле төскә буяп, өстеннән лак белән йөгертеп чыгасың. ДВПдан кисеп алынган төп нигезгә обой ябыштырабыз да агач кысаларга кидерәбез һәм тозлы камырдан эшләнгән әйберләрне «Титан» җилеме белән ябыштырабыз. Эше күп булса да, картиналар бик матур килеп чыга. Мунчалалар бәйләргә өйрәндек. Әбиләр белән каз өмәләре вакытында камыр майлый торган дөгәчләр ясыйбыз. Гомумән, клубта түгәрәкләр оештырылмаса, концертларны да, кичәләрне дә оештыра алмас идек. Анда бит кемдер җырларга, биергә тиеш. Авыл буйлап кем җырлый белә дип йөрмибез. Үзебездә тәрбияләнә алар. Кичә оештырабыз икән, биючеләребез дә, җырчыларыбыз да бар. Кызыксындыру чараларын да кулланабыз. Караокеда җырларга ярата балалар. Үзләрен шулай чарлыйлар. Кызларыбыз гына түгел, малайларыбыз да биергә ярата. Үз күңелләребезне үзебез күреп, тату итеп яшәп ятабыз шулай. Өлкәннәребез дә калышмый...

Өлкән кешеләре дә яшьләр кебек актив булганда, мондый авыллар әле тиз генә картаймаячак. Хәер, җырлап-биеп яшәүчеләр күңелләре белән һәрчак яшь булып кала инде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: