16+

КФУ талантлы абитуриентларны янә акча белән кызыктыра

2025/2026 уку елында Казан дәүләт университетында югары балл җыючыларны һәм олимпиада җиңүчеләрен хуплау программасы дәвам итәчәк.

2025/2026 уку елында Казан дәүләт университетында югары балл җыючыларны һәм олимпиада җиңүчеләрен хуплау программасы дәвам итәчәк.

КФУ ректоры Ленар Сафин карары белән югары уку йортында инде берничә ел беренче курс студентларына – БДИда югары балл җыючылар һәм олимпиадачылар өчен махсус программа гамәлдә. 
-    Проект кысаларында алар 300 мең сумга кадәр стипендия алачак. Ул бер мәртәбә билгеләнә һәм уку елы башланганнан соң беренче ай эчендә түләнә, – ди КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркәтибе Александр Бибик. 
Шартлар нигезендә, гомуми белем бирү предметлары буенча 100, 200 һәм 300 балл җыйган беренче курс студентлары, бу предметлар сайланган профильгә туры килгән очракта, 100, 200 һәм 300 мең сум күләмендәге стипендия алачак. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре шулай ук 300 меңгә өмет итә ала.
Шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча укырга кергән яки БДИда 100 балл алган абитуриентлар тулай торакларга беренче чиратта урнаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading