Узган ел, яшь белгечләрне авыл җиренә кайтару максатыннан, «Земский доктор» дип аталучы федераль программа гамәлгә кергән иде. Аның нигезендә дәүләт 5 ел дәвамында авыл җиренә кайтып эшләргә ризалык бирүче 35 яше тулмаган табибларга 1 миллион йөз мең сум күләмендә субсидия өләште. Бу акчалар торак мәсьәләләрен яхшырту максатын күздә тотты. Авылга...
«Земский доктор» үз эшен эшләде
Чирмешән районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Гайсә Сәгыйров җиткерүенчә, узып киткән елны районыбызда 9 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган, 2 табиб амбулаториясенә һәм бер участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясалган икән. Соңгы елларда районыбыз авылларындагы җирле хастаханәләрнең төрле сәбәпләр белән эшләүдән туктавын ишетеп йөрәк әрни иде, ә бу хәбәрләр күңелне күтәреп, сөендереп җибәрде. Ни дисәк тә, авыл җирендә яшәүче һәр кеше атлаган саен үзәк хастаханәгә барып, кадерле вакытын чиратта үткәреп кайта алмый бит. Хәер, соңгы елларда район үзәк хастаханәсе үзе дә шактый матурайган, күп нәрсә яңартылган, уңайлырак итеп үзгәртелгән. Мәсәлән, биш миллион ярым сум республика бюджеты һәм бер миллион сум район бюджеты хисабыннан кабул итү бүлеге төзелгән. Алга таба өч катлы бинага лифт кую да каралган. Һәм, әлбәттә, үзәк хастаханәдәге кадрлар составының шактый яңаруы, яшәреп китүенә игътибар итмичә була торган түгел. Бүген биредә штатта 313ләп эшче исәпләнә, шуларның 31е табиблар. Бишесе яңа гына әлеге дә баягы «Земский доктор» программасы буенча эшкә килгән икән.
«2011дә үк терапевт булып эшләргә кайткан үз районыбыз кешесе Денис Егоров бу дәүләт субсидиясенә инде ике бүлмәле фатир сатып алырга да өлгерде. Баулыдан хирург Айгөл Гыйззәтуллина күчеп килеп эшкә урнашты. Үзебездә эшләүче эпидемиолог Лаешка китеп барган иде, аның урынына Лениногорскидан Эльмира Минһаҗеваны алдык. Моңарчы Чистайда эшләгән гомумпрактика табибы Евгения Островская район егетенә кияүгә чыгып безнеке булды. Иң соңгы булып Түбән Камадан ирле-хатынлы Кәлимуллиннар гаиләсе эшкә килде. Ире Әмир - теш табибы, хатыны Елена психиатр-нарколог булып эшли. Бу гаиләгә һәм хирургка әлегә яшәп торыр өчен икешәр бүлмәле эш фатирлары тапшырдык. Хәзерге вакытта безгә рентген буенча гына белгеч кирәк. Әлегә таба алмыйбыз. КГМУда максатчан укыту программасы нигезендә 9 студентыбыз укый. Шуларның икесе киләсе елда уку йортын тәмамлаячак», - диде 36 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, соңгы 15 елында Чирмешән үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләүче Гайсә Сәгыйров.
Күчемсез милек әрәм булмый ул
Гайсә Галим улы таныштырган белгечләр арасында минем өчен иң кызык табылганы Кәлимуллиннар гаиләсе булды. Үзләре белән танышырга дип, «теш терапиясе» бүлмәсенә юл тоттым. Татарча аңласа да, русчалап җавап кайтаручы яшь белгеч мине ашыгыч рәвештә психиатрга озату ягын карады. Психиатр дигәнем аның хатыны Елена булып чыкты. Елена ханым хатын-кызлар бүлегендә сәламәтлеген ныгытып ята икән. Без аның палатасында гәпләшеп утырдык.
Яшь гаиләне Ижау медицина академиясе таныштыра, кавыштыра. «Без тугыз ел дәвамында очрашып йөрдек, аннан ирем 3 ел буе укып бетерүемне көтте», - дип сөйли яшь белгеч. Өйләнешкәч тә алар Түбән Камага барып урнаша. Дөресрәге, Әмир анда инде өч ел эшләгән була. Нефть химиясе төбәгендә яшь гаилә ике ел яши. Әмир теш табибы булып «Стомус» клиникасында һәм шәһәрнең бер стоматология дәваханәсендә, ә Елена исә Түбән Каманың наркология һәм психоневрология диспансерларында эшли. Яшь гаилә бер-берсе белән күрешергә дә вакыт таба алмыйча, кичке дежур торуларга кала-кала, күп дигәндә атнага ике тапкыр очрашып, алны-ялны белмичә эшли. Шулай итеп, әти-әниләре ярдәме белән яшьләр Түбән Камадан фатир алуга да ирешә. Ә беркөнне Әмирнең дусты «Стомус» дәваханәсен ташлап «Земский доктор» программасы буенча, Тукай районына эшкә кайтып китә. Аның үрнәгендә Кәлимуллиннар гаиләсе дә бәхетен сынап карарга уйлый һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтырата.
«Бирегә килгәч, без тулы гаилә булып яши башладык. Бер үк хастаханәдә эшләгәч теләгән вакытта күрешә алабыз, бер-беребез өчен вакытыбыз җитә. Дәүләттән алынасы акчага берәр шәһәрдән фатир алырга җыенабыз. Әлегә кайдан аласын уйлап бетермәдек. Йә Казаннан, йә Ижаудан алырбыз, мөгаен. Без биредә биш ел эшләргә бурычлы. Яшәп торырга эш фатиры бар, ә алдагысын күз күрер. Күчемсез милек әрәм булмый ул. Ә Чирмешәндә безгә бик ошый. Тыныч, рәхәт монда», - дип сөйләде татар егетенә кияүгә чыккан әтисе ягыннан - мари, әнисе ягыннан удмурт булган яшь психиатр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар