И газиз туган авылым! Үзеңнән еракта яшәмәсәм дә, бик сагынам мин сине. Ничек сагынмыйсың инде. Сиңа кайтып, күкрәк киереп, саф һаваңны бер сулау гына да ни тора бит!
Ялан тәпи беренче адымнарымны атлап киткән, кендек каным тамган, күзләрем ачылып, дөньяны таный башлаган газиз җирем бит син! Сиңа кайткач, тал-тирәкләреңдә кошлар сайравын, чишмәләреңнең челтерәп җырлап аккан тавышын тыңлап, күңелемә илһам алам. Бәрәңге бакчасында тәгәрәп, урам тузанында аунап үскән балаң булгангадыр, бөек язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев язганча, урып, кибәргә элеп куйган бәрәңге сабагы (хәзер инде аны киптермиләр бугай), әче әрем исен, салам һәм кипкән печән исен яратам. Моннан күп еллар элек гөрләп торган газиз авылым, бүген инде 20 йортлы әби-бабайлар авылы булып калгансың. Күңелне шатлык катыш курку баса. Шатланам: сагынгач, кайтып килергә ярый әле син бар, син яшисең. Киләчәктә кайтып керергә син булырсыңмы, таралып бетеп юкка чыкмассыңмы? Менә монысы күңелне тетрәндереп, куркытып куя.
Безнең буын белгән чорда зур авыл идең әле син. Берүзең бер колхоз идең, колхоз идарәсе, мәктәп, клуб, кибет, почта, тегү артеле бар иде. Синең зурлыгыңны күзаллау өчен ул вакытта алты фермаң (конюшня, сыер, бозау, сарык, дуңгыз, тавык фермалары) булуын гына искә төшерү дә җитә. Бәрәңге подвалың, амбарың, тимерче алачыгы, янгын күзәтү каланчасы бар иде. Клуб, китапханәң гөрләп эшли, мәгърифәт нуры чәчеп, һәр ел сабыйларыңны шатланып каршы алган башлангыч мәктәбең бар иде. Бар иде... хәзер боларның берсе дә юк. Төшләрдә күреп уянып китәсең дә, шул чакларны сагынып, язмышың өчен борчылырга гына кала. Балалар язучысы Заһирә Гомәрова туган авыл да бит әле син, халкың да һөнәрле, тырыш, хезмәт сөючән иде. Бик оста бакчачыларың, умартачыларың, балта остасы, тегүче, итекче, табиб, укытучыларың бар иде синең. Фермаларыңда эшләүче тырыш терлекчеләрең, иген үстерүче алдынгыларың белән данлы идең син!.
Туган авылым! Зур суларың, биек тауларың юк синең. Читләтеп үткән яшел чирәмле ерганагың, сай гына сулы инешең, берничә генә чишмәң бар. Син хәзинәле урман итәгендә утырасың, ә урман - табигать байлыгы, чиксез хәзинә оясы бит ул. Менә шул хәзинәле урманың синең мактанычың, терәгең инде. Безне, сугыш елы балаларын, шул урманың саклап калды бит, газиз авылым! Баллы куәттән башлап һәр ашый торган үлән, гөмбә, җиләк, чикләвек, шомырт, миләш, гөлҗимеш, балан - барысы да безне үлемнән саклап калган ризыгыбыз булды. Урман безне җылытты да. Утынына кагылырга ярамаса да, ботагын җыеп яга идек. Киендерде дә әле безне урманыбыз. Юкәсеннән башмак, чабата ясап кия идек. Терлек асраучыга да урман булышты, печәнен баш өстенә, җилкәләргә куеп ташый идек, башлар чың-чың итәр иде, түздек. Хуш исле, җиләкле үләнне бушатып ташлап өстенә барып егылгач, ачлыгыбызны да, арыганлыгыбызны да онытып, җиләкләрен эзли идек. Җиләкле печән исләрен кайсыбыз гына онытты икән!
Урманның һавасын гына да сулап туярлык түгел бит, кайда нинди агач, нинди үсемлек үсүенә карап, төрлечә хуш ис тарала. Нарат урманың бар, ул кул сузымы җирдә генә. Алардан җыеп ясалган сагызның тәме әле дә авызда тора кебек. Ә ул сагызны, шулай тәмле итеп, бер генә әбиебез ясый белә иде. Шул сагызны бераз чәйнәгәч, тамак туеп киткән шикелле була, рәхәтләнеп йөрисең. Бу безнең ач балачагыбызның онытылмас шатлыгы булып күңелләрдә уелып калган.
Туган авылым! Күкчәчәкле арыш басуларың, дегет чәчәкле үзәннәрең һаман хәтердә саклана әле. Без ул басулардан, үзәннәрдән дә печән җыя идек. Терлек асрау бер дә җиңел түгел иде шул. Печән күтәргән башлар чыңгылдый, җилкәләр салынып төшә иде. Сугыштан соңгы еллар - тормышның авыр, фәкыйрь чаклары. Халкың әкренләп урман, тимер юл эшенә китте, аннары шәһәрне яулый башлады, зур төзелешләргә, чирәм җирләр эшкәртергә киттеләр. Киткәндә, барысы да берничә елдан кайтыр кебек иде. Юк, кайтмадылар, язмыштыр инде, күбесе хәтта чит җирләрдә торып калды. Каз-үрдәкләр каңгылдашкан инешеңне, чишмәләреңнең тәмле суын сагынып, күпме балаң читтә яшәп ята.
Урманыңны икегә ярып, поезд юлы үтә. Элек тә дүрт авыл халкы синең аша йөрде.
Кайтучы-китүчеләр таныш-белешләренә кереп ял итеп, чәйләр эчеп тә китәләр иде. Кайсылары әйберләрен калдырып тордылар, буранда җылынырга, яңгырда ышыкланырга тукталдылар. Аллага шөкер, тормышлар рәтләнде, хәзер бар да үзгәрде. Халык поезд белән бик йөрми хәзер, һәр авылга асфальт юл салынган. Әмма шул авылларның халкы авылдашларымның киң күңеллелеген, кунакчыллыгын әле дә олы рәхмәт белән искә алалар. Ә син, авылым, үткәннәрне уйлап, тын гына яшәп ятасың. Балаларың кайталар, урамнарыңны, су буйларыңны әйләнәләр, чишмәңнән сулар эчеп, шифа алалар. Алар сагынуларын басалар да тагын китеп баралар, чөнки тормышлары шулай көйләнгән. Син озатасың да каршы да аласың. Аларга якты өмет биреп яшисең әле син! Онытма, газиз авылым, без барыбыз да сине сагынабыз, яратабыз, сиңа иминлек телибез! Читкә китсәк тә, күңел җебебез өзелмәгән безнең, язмышың өчен борчылабыз. Бәлки бер көн килер дә, сиңа кайтып, үз эшен ачучы берәү килеп чыгар. Бәлки аңа ияреп икенчесе, өченчесе...
Өметне өзмик әле.
Комментарийлар