16+

Авылкаем, алга атла!

Авыл хуҗалыгы өлкәсен алга җибәрү, үстерү өчен яңа идея һәм проектларыгыз бармы? Булса, 2013 елның 28 октябренә кадәр конкурста катнашырга була.

Авыл хуҗалыгы өлкәсен алга җибәрү, үстерү өчен яңа идея һәм проектларыгыз бармы? Булса, 2013 елның 28 октябренә кадәр конкурста катнашырга була.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе ТР авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендә инновацияле проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итә. Прогрессив эшләнмәләр технология һәм технологик процесслар, машина, механизм, җиһаз һәм приборлар, фәнни һәм фәнни-методик эшләнмәләр, биотехнология, зоотехния, ветеринария, мәгълүмати технологияләр кебек юнәлешләрне һәм башка формалардагы инновацияле эшләнмәләрне үз эченә алырга мөмкин. Бәйгедә 18-35 яшьлек физик затлар, бер елдан да азрак эшләмәгән яшь шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаризаны, кирәкле документлар һәм «ТР авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендә инновацияле проектлар (идеяләр) конкурсында катнашуга гариза» тамгасы белән, 420014, Казан шәһәре, а/я 30 адресына юлларга яки расписка белән Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36, 1 нче подъезд, 405 нче бүлмә адресы буенча тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат исә: amo-rt.tatarstan.ru сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading