Шәһри Казан

Авыллар да яшәр иде әле...

Юкка чыккан авыллар турында материал эшләп йөргәндә, Кырлайдан ерак булмаган Пионерга килеп чыгарга туры килгән иде. Пионер янында ук Алмалы һәм Александровка дигән авыллар булган, хәзер инде өчесе дә юк. Пионеры әле шактый зур, ә теге икесе бик кечкенә авыллар булган икән. Монда журналист өчен кызык кешеләр күп булып чыкты...

Юкка чыккан авыллар турында материал эшләп йөргәндә, Кырлайдан ерак булмаган Пионерга килеп чыгарга туры килгән иде. Пионер янында ук Алмалы һәм Александровка дигән авыллар булган, хәзер инде өчесе дә юк. Пионеры әле шактый зур, ә теге икесе бик кечкенә авыллар булган икән. Монда журналист өчен кызык кешеләр күп булып чыкты - Пионерны тернәкләндерергә тырышып йөргән фермерлар, Түбән Камадагы шәһәр фатирын ташлап, бер йортка кайткан көрәк кадәр сакаллы бер агай. Агай сыерының ике мөгезеннән тотып ала да чупылдатып танавын үбеп ала - «яратам мин аларны!» Кыскасы, безгә азык күп.
Әмма мине иң нык тетрәндергән әйбер болар түгел, бу өч авылның сугыш корбаннарына куелган истәлек тактасы булды. Кеп-кечкенә, берничә генә йорттан торган авыллардан сугышка китеп харап булган кешеләр исемлеге тезелгән. Революциядән соң гына барлыкка килгән авыллар, бичара авыл адәмнәре юлсыз-җирсез басуда йортлар җиткергән, яшәргә тырышып маташкан да сугышка китеп гаип булганнар. Берничә генә йорттан торган икән авыл, димәк, һәр йорттан бу сугышта кемдер ятып калган дигән сүз бит бу.
Авылларның юкка чыгуын Хрущев оптимизацияләре белән аңлаттылар, әмма мин үз фикеремдә калдым - бу авылларны да сугыш корбаннары дип атарга була. Тормышлары әле яңа башланган егетләре яуда ятып калмаса, ул егетләргә хатын булырга тиешле кызлары ялгыз калмаса, «перспективасыз»га әйләнер идемени ул авылларның барысы да?
Шуңа да Бөек Ватан сугышына безнең халыктагы аерым мөнәсәбәтне аңларга була. Нинди генә юлсыз, сусыз авыл булса да, сугыш ветераннарына куелган һәйкәл тирәсен тәртиптә тотарга тырышалар. Мәктәбе әле тәртиптә булмаска мөмкин, әмма һәйкәлен чистарталар. Еллар буена дәвам иткәч, бу ниндидер дини ритуал кебек башкарыла - мәңгелек ут, һәйкәл янындагы пост, бер минут тынлык. Һәйкәлләр тәртиптә булмаса, сугышта харап булган бабайларның рухын рәнҗетү итеп кабул ителә. Үлгәннәрнең каберен бел дигән бит татар халкы да. Әмма патриот булабыз дип чама хисен арттыру сугыш корбаннарына булган мөнәсәбәтне каралта кебек.
Әле берничә ел элек кенә Сталин заманындагы әкәмәт гаҗәп хәлләргә шакката идек. Кемнәрдер тукымадагы җепләрдә свастика күргән - тегүчеләрне атарга! Дәфтәр тышындагы рәсемдәге сызыклар свастика кебек - укучылардан дәфтәр тышлыкларын ерттыралар. Китапта мисал итеп бирелгән әсәр өзегенең авторы халык дошманы булып чыккан - менә барлык укучылар китапның битләрен ертып ата. Бу хәлләр беркайчан да кабатланмас, халык мондый наданлыкка бармас кебек иде. Әмма соңгы еллардагы халык арасында дошман эзләү эпидемиясе таралды кебек. Хәтта безнең опера театрының халкыбыз каһарманы Муса Җәлилгә багышланган операсындагы свастика сурәтен дә фашизмны хуплау итеп күрергә теләүчеләр табылды.
Безнең бабайлар халыкны сортларга аеру булмасын өчен кан койган. Ә шуларның оныклары, бабайлар рухын саклыйбыз дигән шигарь астында, халыкны сортларга аера. Бөек Ватан сугышы бетүгә - 70 ел! Ул сугышта исән калган әби-бабайларыбыз бармак белән генә санарлык калды, әмма сугыш кырларында һәлак булып, күмелмичә калган солдатларны кешечә җирләр өчен җиде дистә ел җитмәде безгә, бу эшне әлегә кадәр «Кар десанты» - энтузиастлар гына башкара. Менә шушы эшләрне башкарасы иде безгә юктан кер эзләгәнче...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: