16+

Авылның өмете сөттә

Узган ел җыен вакытында өч сыер асраучы хуҗалык буларак, безгә дәүләт ярдәме итеп саву аппараты бирелде. Менә шуннан күңел үсеп китте дә сыерларны күбрәк асрарга булдык. Районда үз эшен башлап җибәрүче фермерларга да ярдәм, игътибар сизелерлек артты. Күрше авылда яшәүче фермер Рәфыйк Сәләхиев янына барып киңәшләшкәч, тәвәккәлләргә булдык, - дип...

Авылның өмете сөттә

Узган ел җыен вакытында өч сыер асраучы хуҗалык буларак, безгә дәүләт ярдәме итеп саву аппараты бирелде. Менә шуннан күңел үсеп китте дә сыерларны күбрәк асрарга булдык. Районда үз эшен башлап җибәрүче фермерларга да ярдәм, игътибар сизелерлек артты. Күрше авылда яшәүче фермер Рәфыйк Сәләхиев янына барып киңәшләшкәч, тәвәккәлләргә булдык, - дип...

Чыннан да, соңгы елларда дәүләт тарафыннан эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән программалар кабул ителүе үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә зур этәргеч булып тора. Рафис әфәнде дә терлекчелек тармагын җәелдерү максатыннан, ярдәм сорап, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Моңарчы буш торган сыер торагын ремонтлап, бер җәй эчендә 100 башлык торак сафка бастырыла.
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан фермерлык эшчәнлеген башлап жибәрүчеләргә бирелә торган грант акчасын алгач, планлаштырылган эшемнең барып чыгуына ышанычым тагын да артты. Торакны тулысынча җиһазландырып, 4 тана сатып алдым. Район тарафыннан 20 буаз тана бушка бирелде, - ди фермер.
Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр: эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм йөзеннән, район хакимияте башлыгы тарафыннан расланган программа нигезендә, 100 башлык сыер торагы төзегән хуҗалыкларга бушлай егерме буаз тана, 50 башлык торак төзүчеләргә ун, 25 сыерлык торак төзүче фермерларга биш буаз тана бирелә.
- Эшлим дисәң, йоклап ятмасаң, авыл җирендә дә менә дигән итеп яшәп була, - ди Рафис Шәрипов. Дөрес, үзеңә күбрәк йөрергә, көн-төн йокламаска туры килә. Шәриповлар да ирле-хатынлы фермада.
- Сыерларны икәүләшеп савабыз, бозауларга да сөтләрен җылы килеш эчертеп, витаминнарны да вакытында биреп барабыз. Үзебезнеке дип эшлибез, - ди эшмәкәр. Үзләрен генә түгел, ике авылдашларын да эшле иткәннәр. Алга таба да планнары зурдан: торакны зурайтып, малның баш санын арттырырга исәпләре. Җитештерелгән продукцияне урнаштыруда да кыенлыклар юк икән, 1 литр сөтне 30 сумнан Казанга алып барып саталар. Гомумән, Мәтәскә халкы, алма пеш, авызыма төш, дип ятучылардан түгел - эзли, таба, тырыша. Шушы авыл җирлегендә генә дә бүгенге көндә 7 крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшләп килә. Авыр кул хезмәтен генә түгел, акылны да эшкә жигеп эшләүче фермерлар күңелдә бары тик соклану хисләре генә уята.
«Авыл хуҗалыгының өмете - сөт терлекчелегендә. Әлеге тармакның киләчәге бар, нәкъ менә сөт җитештерү быел уңышка ирешергә ярдәм итәргә мөмкин», - дип билгеләп үткән иде бер чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Фермерларның да моңа ышанычы зур, маңгай тиреңне түгеп эшләп тапкан малга бәя тагын да күтәрелер. Замана тизлегеннән артта калмыйча эшләүче, җитез, уңган-тырыш эшмәкәрләр саны киләчәктә тагын да артыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading