16+

Авыл эшчәннәренә игьтибарыбызны кызганмыйк

Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу иң мөһиме.

Авыл эшчәннәренә игьтибарыбызны кызганмыйк

Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу иң мөһиме.

Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урындагы җитәкчеләрнең игътибарын әнә шуңа юнәлтергә киңәш итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.      

Теләче районында һәр 3 эш көне саен йомгаклар ясала икән, 53 механизатор акчалата премияләр алган, Беренче урын өчен – 3000 сум, 2 урын – 2000, 3 урындагы авыл хезмәтчәненә 1000 сум күләмендә акча бирелгән. Тырмалау һәм тукландыруда хезмәт куючылар да читтә калмаган. Аларның һәрберсе бүләкләнгән.  

Азнакай районында смена нормасын үтәүчеләр шулай ук бүләкләр алганнар, чәчү кампаниясе чорында 160 мең сум күләмендә 180 сертификат бирү планлаштырылган.  

Алексеевск, Апас, Арча, Яшел Үзән, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай районнары механизаторларына атна саен акчалата премияләр тапшырылган.

«14 майда Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында чәчү алдынгыларын бүләкләүдә мин үзем шәхсән катнаштым: атна йомгаклары буенча иң уңган 6 механизатор акчалата сертификат алдылар (1 урын өчен – 2000 сум, 2 урын – 1500, 3 урын – 1000 сум)», - дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Күп районнарда чәчү йомгаклары буенча бүләкләү планлаштырыла. Әйтик, Зәй районында “Чәчү батыры” автомобиль (Лада Гранта) алачак, иң яхшы хуҗалык - 100 мең сум акча, бу акча предприятие хезмәткәрләре арасында бүленәчәк (12 мең сум – җитәкчегә, 8 мең сум – инженерга һәм 5әр мең сум 12 механизаторга). 2 урынны алган хуҗалыкка – 75 мең сум, өченче урынны алучыга – 55 мең сум күләмендә бүләкләү планлаштырыла. Моннан тыш, иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы да акчалата премиягә лаек булачак, бу - 8 мең сум һәм 90ләп алдынгы механизаторларга 4 - 3,5 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу максатлар өчен район 1,6 млн сум акча бүлеп бирәчәк.

«Шундый бүләкләү ел саен уздырыла, аның суммасы да ел саен артып бара. Нәтиҗәдә, Зәй районы язгы кыр эшәренең барышы һәм уңдырышлылык буенча иң алдынгылардан санала. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз», - дип йомгаклады сүзен вице-премьер.

Марат Җәббаров шуң игътибар юнәлтте, һичшиксез, һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим!

Фото һәм чыганак: agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading