16+

Билгеле продюсерның кияве махсус хәрби операциядә һәлак булган

Танылган продюсерның кияве «хәбәрсез югалган» статусында инде 1 ел да 2 ай.

Танылган продюсерның кияве «хәбәрсез югалган» статусында инде 1 ел да 2 ай.

Продюсер Иосиф Пригожин aif.ru га әңгәмәсендә кияве Евгений Ткаченко махсус хәрби операциядә вафат булды, дип сөйләгән. Пригожин сүзләренчә, Ткаченконың гәүдәсе табылмаган. "Суд аның һәлак булуын таныды", - дип сөйләгән продюсер. Пригожин шулай ук киявенең туганнарына соңгы хәбәре турында да сөйләгән.

"Без бүген заданиегә китәбез, мин сезнең барыгызны да яратам", - дип язган Ткаченко. 

5 февральдә Иосиф Пригожинның кызы белдергәнчә, аның ире Евгений Ткаченко махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган. Танылган продюсерның кияве "хәбәрсез югалган" статусында инде 1 ел да 2 ай. Продюсерның кызы 2022 елның 3 мартында Евгений Ткаченкога кияүгә чыккан булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading