16+

"Авыл кешесенең хезмәте бәяләнми шул бездә", яки ит сатучылар калырмы?

Фермерлар ит комбинатлары тәкъдим иткән сатып алу бәясенең түбән булуы аркасында терлек суюдан баш тарта башлаган: соңгы атнада гына ул 15 процентка кимегән. Бу чит илдән арзанлы сыер ите кертелү белән бәйле. 2022 елда илгә, бәяләрне тотрыклыландыру өчен, элеккеге 15 процент урынына нуль пошлина буенча 200 мең тонна туңдырылган сыер итен кертергә рөхсәт ителгән.

"Авыл кешесенең хезмәте бәяләнми шул бездә", яки ит сатучылар калырмы?

Фермерлар ит комбинатлары тәкъдим иткән сатып алу бәясенең түбән булуы аркасында терлек суюдан баш тарта башлаган: соңгы атнада гына ул 15 процентка кимегән. Бу чит илдән арзанлы сыер ите кертелү белән бәйле. 2022 елда илгә, бәяләрне тотрыклыландыру өчен, элеккеге 15 процент урынына нуль пошлина буенча 200 мең тонна туңдырылган сыер итен кертергә рөхсәт ителгән.

Бүгенге көндә Россиягә пошлинасыз сыер итен Бразилиядән кертергә мөмкин. Шул ук вакытта бездә бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә килештергән түбән пошлиналар бар иде, дигән Илкүләм сыер итен җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Роман Костюк "Агроинвестор"га. Аның сүзләренчә, сәнәгать җитештерүе өчен итнең шактый өлеше эре эшкәртүчеләргә мөмкин булган логистик чылбырлар буенча чит илдән китерелә башлаган. Бу фонда фермерлар өчен сатып алу бәяләре кимегән.

Чит илдән кергән сыер ите үзебезнекеннән хәзер ким дигәндә 25 процентка арзанрак, һәм фермерларга терлекләрне мондый бәядән сату отышлы түгел, чөнки аларның чыгымнары да арта бара. Бигрәк тә азык бәяләре. Белгечләр килеп туган вазгыять фермерларны эре мөгезле терлекләр үстерүдән баш тартырга мәҗбүр итәргә мөмкин, бу эчке җитештерүнең кимүенә китерәчәк дигән фикердә. Вазгыять шулай дәвам итә калса, көз көне эре эшкәртүчеләр арзанлы импортка таяна башлаячак, ә фермерлар күпләп бизнестан китәчәк. 

Роман Костюк фикеренчә, проблеманы хәл итү өчен төбәк һәм федераль чаралар кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы инде «азык-төлеккә тотрыклы бәяләрне, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рентабельлеген саклап калу зарурлыгын исәпкә алган баланслы сәясәт» уздыруын һәм аграрийларга «моңарчы күрелмәгән ярдәмне» күрсәтеләчәген хәбәр иткән. Мөгезле эре терлекләр җитештерү быел узган ел белән чагыштырырлык дәрәҗәдә тора, дип билгеләп үтә ведомство. Шулай ук министрлык нуль импорт пошлиналарын кертү кулланучылар өчен сыер итен алу мөмкинлеген тәэмин итү һәм аңа бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирүенә дә игътибар итә. 

Ә республикада вазгыять тыныч. Ит комбинатларында сатып алу бәясен төшерү күзәтелми, дип хәбәр иттеләр безгә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәгеннән. Ит бәясенә килгәндә, бүген ул якынча 420-450 сум.

Арча районының Күпербаш авылында үгезләр асраучы Альберт Галәутдинов 410-420 сумнан сата. Арткы ботын 450 сумнан да саткан бар, ди ул. Көздән үк шул ук бәягә саткан. 
– Соңгы вакытта сатканым юк. Бәясе төште дип тә әйтәләр. Суярлык үгезләр бар, алучы гына юк. Көзне көтәбез. Яз-көз ярминкәгә йөрибез, – ди фермер. 

Теләче районының Югары Мәтәскә авылы фермеры Рәфыйк Сәләхиевнең терлекләрен сугым цехыннан килеп алып китәләр. Ит комбинатлары белән турыдан-туры эшләми ул. 
– Малларны тере килеш кенә озатам. Өч-дүрт ай элек килограммы 165 сум иде. Хәзер 200 сумнан. Бу бәя төшмәсен иде дибез. Үзең суеп сатсаң, яхшы да бит. Аның белән шөгыльләнергә вакытыбыз калмый. Әлегә безгә шулай җайлы, – ди ул.      

Рәфыйк 200дән артык баш мөгезле эре терлек асрый. Маллар тотуның файдасын да күпләп асраудан гына күрә. Бер-ике сыер белән генә керем алып булмый дигән фикердә. Тере килеш саткан мал белән суеп сатылганы арасындагы аерманы да тиз генә исәпләп бирде ул. 5 центнерлы үгездән 10 мең сумны югалталар икән. Гомумән исә саткан терлекнең аларга чиста 45 проценты үзләренә кала. 

Буа районы фермеры Айрат Мусин да малларын арадашчыларга гына биреп җибәрә. Безгә шулай җайлы, ди ул. Аннары, сугым цехын төзү һәм тоту өчен финанс мөмкинлекләре кирәк бит, дип өстәп куйды. 

Балтачтан Әхмәтхан Гәрәев итне Казан агросәнәгать паркында сата. Үзенекеннән тыш, халыктан да җыя. Аңарда ит бәясе уртача 480-500 сум. Сөяксез йомшак җирен 600-650 сумга саталар. Кабыргасы – 450-470 сум тирәсе. 
Хуҗалыклар хайванны тере килеш сатмый, чөнки аларга ул файдалы түгел ди. Терлекне сугым цехына алып килеп чалгач кына, фермер алардан шул итне сатып ала. Хуҗалыклардан алган итнең бәясе – 400 сум, диде фермер хуҗалыгы вәкиле Нияз. Ә көз көне ул 80-100 сумга арзанрак булган. 
Итнең бәясе арта барган саен, сатып алучыларның да саны кими бара икән. Бу хәл елдан-ел күзәтелә, ди Нияз.     

Алексеевскиның Кыр Шонталысында күпләп сыер асраучы Миндубаевлар алгы ботны – 440 сумнан, арткы ботны 450 сумнан сата. 
– Бәяләрне май аенда гына арттырдык. Көз көне 380 сумнан саттык. Аннары 430 сумга менде. Бәяне күтәрмичә дә булмый, малларны ашатырга да күп кирәк. Бүген зур тюклы печән 2,5 мең сум тора ди. Авыр булса да асрыйбыз инде. Иртән үзебез турында уйлау юк, иң беренче хайваннар ашасын дибез. Өченче яртыда торып, алар янына чыгабыз да сәгать җидегә генә кереп чәй эчәбез. Ярый әле сөт бәяләре әйбәт булды. Аллаһка шөкер, 28 сумнан төшермәделәр. Шәһәр кешесенә дә җиңел түгел. Балаларым шәһәрдә яшәгәч, кала халкын да аңлыйм. Без тапшырган 28 сумлык сөт анда икеләтә артып барып җитә. Авыл кешесенең хезмәте бәяләнми шул бездә, – ди Фәния Миндубаева.    

Сыер ите җитештерү гыйнвардан июньгә кадәр башка төр итләр белән чагыштырганда азракка арткан – 0,1 процентка гына. Бу сезон белән дә бәйле, чөнки терлекне күпләп көз айларында, кыш башында суялар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading