16+

Авылдагы тракторны карап торуга акчаны каян алырга?

Безгә төрле районнардагы авыл башлыклары мөрәҗәгать белән чыкты. Күтәргән сораулар барысын да борчый.

Авылдагы тракторны карап торуга акчаны каян алырга?

Безгә төрле районнардагы авыл башлыклары мөрәҗәгать белән чыкты. Күтәргән сораулар барысын да борчый.

Хикмәт нәрсәдә соң? Грант акчасына авыл җирлекләренә тракторлар бирәләр. Бу бик шәп күренеш, әлбәттә, әмма техниканы карап тору турында берәү дә уйланмый. 

Механизаторга хезмәт хакы түләргә кирәк, ягулык һәм запас частьләр зарур – әлеге эшләрне финанслау ягы каралмаган. Дөресен генә әйткәндә, бу җирле үзидарә советларына зур ярдәм, монда бәхәс куптарып тору да кирәкми, шуңа күрә мондый сорауны бирмәсәләр дә булыр иде кебек. Җитәкчеләргә рәхмәт әйтергә дә, шуның белән шул. Баксаң, әлеге тема ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән, әлеге проблема ннндидер чишелеш көтә. Яшерен-батырын түгел, авыл җирлекләрендә тракторны карап тору өчен акча юк, һәр район әлеге мәсьәләне үзенчә хәл итәргә тырыша.

Кайдадыр техниканы муниципаль предприятие балансына куеп, финанслауны шуның аша уздыралар, ниндидер акчалары булган сельсоветлар механизаторларны килешү белән эшкә алалар. Күп кенә җирдә аерым штат ачу өчен бернинди мөмкинлек тә юк. Әйтик, Минзәлә районында бик нык борчылалар. Тракторны биргәннәр, ә җирле хакимият аны ничек тотарга белми. Әйе, кышын ул кар эттерә, җәен чүп үләннәрен чаба, әмма механизаторны ничек эшкә алырга, кайдан хезмәт хакы түләргә белмиләр. Актаныш районында исә бөтенләй трактор күргәннәре юк, грантларда катнашмыйлар, күрәсең. 

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин әйтүенчә, сүз Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр берлеге гранты турында бара. Ул барысына да түгел, конкурста җиңгән районнарга бирелә. Ә инде җирлекләр аңа трактор алырга карар кыла. Баксаң, Апаста бирелгән грантка муниципалитет тагын акча өсти дә, шуңа авыл җирлекләре өчен техника алалар. Шулай итеп, аларның күбесендә инде трактор бар икән, бер-икесе генә калган, анысын да тиз арада хәл итәчәкләр. Ә аларны карап тору өчен акчаны өстәмә табыш хисабыннан табалар.

Монда сельсоветларга район ярдәм итә. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та шундыйрак фикерен җиткерде. Аның белдерүенчә, трактор йөртүчеләргә хезмәт хакын өстәмә табышлардан түлиләр. Грант хисабына техника алына, ә бу республика җитәкчелеге тарафыннан җирле үзидарә органнарына зур ярдәм булып тора, калган сораулар җирлектә хәл ителеп килә.

Бөгелмә районында исә тракторларны авыл җирлекләренең үзләренең өстәмә табышлары хисабына карыйлар. Ә ул булмаса, еш кына руль артына башлыклар утыра. Күп кенә районнарда техникага ягулыкны сельсоветтагы хөкүмәт машинасының бензины белән бергә бирәләр. Шунда үзләре чамалый инде. Тракторны карап тору, механизаторның хезмәт хакын һәм ягулыкны районнар бюджетка кертергә тырыша, ә менә техник күзәтү ясау һәм ремонт буенча сораулар бар, алары да хәл ителерлек.

Ватылган вакытта каяндыр акча таба алмасалар, авыл башлыклары үзләренең тыгалар, ә инде ел ахырында ничектер аны чыгару җаен табалар. Әле аның авыл башлыкларының эш машинасына да бензин җитми торган чаклар күп була. Кайберәүләр шуннан да зарлана, янәсе, бүленеп бирелгән ягулык күләме җитми, ә артыгы юк. Баксаң, авыл җирлеге салымны 70 проценттан кимрәк җыйса, аңа булган бюджетны киметәләр. Шуннан башлана инде хезмәт хакы барәбәренә эш машинасына бензин салу галәмәте. Ул яктан да финанслау көйләнеп бетмәгән дияргә була. 

Район һәм авыл башлыклары белән сөйләшүдән шунысы аңлашылды: тракторны карап торуга акча юклыгы проблемасы бар. Әлеге чыгымны каплау өчен аны бюджетка кертү зарур, үзәкләштерелгән финанслау юлын табарга кирәк. Әлбәттә, моның өчен аерым акчалар бүленеп бирелүе мөһим. Бөтен авыл җирлегендә дә тракторга дигән финанслар юк. Мәсьәләне хәл итәргә район ярдәм итәргә тиеш инде. Дөрес, сезгә трактор биргәннәр, калган вак-төяк проблеманы гына чишәргә була бит. Әнә Бөгелмә районыннан бер авыл башлыгы сөйли.

6-7 торак пунктны кардан чистарту өчен трактор ялларга туры килгән, аның өчен бер сезонга 600 мең сум акча сарыф итә торган булганнар. Ә инде үзләренең техникасы барлыкка килгәч, чыгымнар ике мәртәбә кимегән. МУПлар исә проблема тудырырга мөмкин икән. Казаннан килгән тикшерүчеләр авылда эшләүче тракторның әллә кайдагы предприятиедә исәпләнүен кабул итә алмый. Кемдер бөтенләй грант акчасына алынган тракторны авыл башлыгы акча эшләү өчен куллана яисә арендага бирә дип зарлана. Бәлки бардыр инде андыйлары да, ә бәлки алар шулай техниканы карап тору өчен акча табадыр. 

Гади тел белән әйткәндә, тракторны күзәтү, механизаторга хезмәт хакы һәм ягулык буенча сорауны һәр район һәм авыл үзенчә хәл итә. Еш кына бу өстәмә табыш акчасын куллану яисә озакка сузыла торган әлеге чыгымнарны бюджетка кертү процессы була ала. Авыл җирлекләре теләсә нәрсә уйлап йөрмәсен өчен үзәкләштерелгән финанаслауны алга сөрергә кирәк. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading