16+

Авылларга төлке һәм кабаннар ияләшә башлаган

Социаль челтәрләрдә Кама Тамагы районының Лабыш авылында төнлә бакчада кабаннар йөри дип зарланалар. Аларның әйтүенчә, 40-60 баш кабан, имеш, көтүләре белән килеп, яшелчәләрне харап итә икән.

Авылларга төлке һәм кабаннар ияләшә башлаган

Социаль челтәрләрдә Кама Тамагы районының Лабыш авылында төнлә бакчада кабаннар йөри дип зарланалар. Аларның әйтүенчә, 40-60 баш кабан, имеш, көтүләре белән килеп, яшелчәләрне харап итә икән.

Әлеге хәбәрнең чынмы-юкмы икәнлеген белү өчен без Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Рамил Сафинга шалтыраттык. Мондый шикаять белән аның үзенә беркем дә мөрәҗәгать итмәгән булып чыкты. Шушы көннәрдә бер хуҗалыкның бакчасына кабан керүе билгеле, әмма анда аның кадәр кабан йөрмәгән. Шунда барырга җыена идем әле, диде ул. Бер мөрәҗәгать буенча барган булган, әмма анда кабан кермәгән булып чыккан.

– Кабаннарны теләсә кайсы вакытта ату тыела. 1 июньнән ау өчен лицензияләр алдык. Өч кабан атылды, – ди ул. Кабан дуңгызы – дәүләт милке булуын һәм рөхсәтсез атарга ярамаганлыгын да искәртте. Аткач очракта штраф түлисең.

Бакчаны кабан дуңгызларыннан саклау өчен аны койма белән әйләндереп алырга, карачкы куярга кирәклеген дә әйтте. Бу көннәрдә алар яңгыр суалчанын эзләп тә чыга икән. Алар суалчанны яратып ашый ди. Ә суалчан урманда юк.
– Үзем өчен дә ачыш булды: кабан дуңгызлары җирне берәр метр казып төшеп, ак төстә ниндидер суганча кебек әйбер ашый икән. Бер фермер кабаннардан зарланды. Аның белән кырга чыгып киттек, күрәбез: бер кабан бер метр тирәнлектә чокыр казып, актарыныпмы актарына. Безне күргәч качты, чокырны барып карасак, ниндидер суганчага охшаган әйберне эзләп ашый икән, – ди ул.   

Белгеч кабаннарның кырыгар булып йөриләр дигән сүз белән дә килешми. Алар иң күбе ун-унике була, ди. Бакчага исә бер карт ата кабан гына керә икән. Кабан балаларын куркыныч астына куеп, бакчага алар белән керми, ди Рамил Сафин.

Аның әйтүенчә, кабаннарның, аларның гына түгел, төлкеләрнең дә авылга төшү сәбәбе – таллыклар күп булып үсеп китеп, аулак тыныч урыннар күбәю. Кабаннар кызуда анда кереп ята да, берничә көннән аулак урын икәнен белеп, шунда төпләнә. Шул рәвешле яшәү тирәлекләрен киңәйтәләр. Авылларда хәзер терлек саны да азайды, үлән чабучы юк, печән билдән үсә. Шуңа да төлке-кабаннар ияләшә.

Табигать тә бушлыкны яратмый, сыер-сарыклардан калган урынны йә кабан дуңгызлары, яки төлкеләр, йә булмаса еланнар ала.  
Аннары кырда кукуруз белән көнбагыш та чәчелә. Соңгысын кыш уртасына кадәр тоталар. Кабаннар шул көнбагыш арасында рәхәтләнеп ашап ята. Аларны аулау өчен кырны таптап йөреп тә булмый, шуңа да кабаннар анда җыелып ята һәм үрчи, ди Рамил.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кама тамагы районы Чаллы авылы зиратында каберлэрне дэ актарып йоргэннэр иде. Зират чистартырга баргач тозэтеп йордек. Берсе рэшэткэнен капкасып ачып кабер остендэ ята иде. Безге кургэч качты. Телефон машинада калган иде, тошереп курсэтэ алмадым. Дореслеген раслар очен, кеше ышанмаслык хэл бит.

    Мөһим

    loading