Көр күңелле Сәрия Фәләхованың да йөзеннән елмаю төшми, энергиясе ташкын булып агыла. 2018 елда яман шеш диагнозы куелып, химия терапиясе кичкәннән соң, аңа диңгез дә тубыктан хәзер.
Яман диагноз Сәриянең тормышын 180 градуска үзгәртә дә куя. Шул вакытта ул гомеренең бер мизгелдә өзелергә мөмкинлеген аңлый. Әмма чир аны тезләндерсә дә, аяктан екмый. Ул яңадан торып басарга һәм алга атларга көч таба. Шулай да инде элеккечә яши алмый – керем артыннан куудан туктап, башкаларга ярдәм итүдә үз-үзен таба.
Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүче волонтерлар арасында аны белмәгән кеше сирәктер. Ир-атлардан да кимен куймый ул. Иң кайнар нокталарга күпме тапкыр барып кайткандыр – санаусыз. Үзе машина руленә утырып, ир-егетләребезгә иң кирәкле ярдәм чараларын илтеп тапшыра.
Сау бул, фән... Исәнме, базар
Сәрия Фәләхова тумышы белән Мамадыш районының Яңа Комазан авылыннан. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр. Ишле гаиләне тарту, балаларны аякка бастыру җиңел булмаса да, әти-әниләре аларның барысын да гыйлемле итеп күрәсе килә. Теләкләре чынга аша: Казанга китеп, бишесе дә югары уку йортларына керә, аларны уңышлы тәмамлый.
Сәрия аеруча белемгә омтыла, озак елларга башы белән укуга чума ул. Хыялы – химик булу, фән белән шөгыльләнү. Үз дигәненә ирешә дә: аны ике дә уйламыйча, фәнни-тикшеренү институтына эшкә алалар. Әмма Сәрия уку-уку дип янган арада барлык яшьтәш егетләре инде гаилә корып өлгергән була. Алай да, насыйбы табыла – кыз инде бер өйләнеп, аерылган ир белән таныша да, алар бергә яши башлыйлар. Берникадәр вакыттан Сәрия балага уза. 90нчы катлаулы еллар, фәндә акча юк заман. Янында ир-ат булса да, Сәрия бәйсез булырга, тормыш дилбегәсен үзе тартырга күнеккән. Булачак баласының киләчәге өчен, аны ничек тәэмин итәрмен дигән уйлар җанын телгәли. “Өйләнешмичә яшәгән ир безне ташлап китсә, нишләрбез?” дигән уй башыннан чыкмый. Шул чакта Сәрия үзе өчен иң авыр карарны кабул итә: эшеннән китеп, фән белән гомерлеккә хушлаша ул. Югары белемле ханым базарга сату итәргә чыга. Ул вакытта түгелгән күз яшьләре... җыйсаң, бер кечкенә күл булыр иде. Әмма тора-бара кеше барысына да күнә бит, Сәрия дә шушы шартларга җайлаша. Уллары туа, әмма Сәрия өчен фәнгә юл инде ябыла. Сату эшенә кереп китә, ИП ачып, үз нокталарын булдыра.
Зәхмәтле чир... Килгәч, китә дә бел
Ире белән Сәрия 20 ел буе никахларын рәсми теркәмичә яши. Шуннан соң гына язылышалар. “Бергә булабызмы-юкмы” дигән куркулары исә юкка була. Кавышканнан соң алар бер дә аерым тормыйлар, үз улларына иптәш булып, иренең ике малае да аларда тәрбияләнә. Сәриягә бер урынына, өч бала әнисе булырга туры килә.
Балаларны үстереп, аякка бастырдым гына дигәндә, 55 яшендә гомеренә куркыныч диагноз килеп керә. Ашказанына зарланып хастаханәгә барган хатын-кызны тикшергәннән соң, үпкәсендә яман шеш табалар. Сәриянең моңа һич ышанасы килми, берничә табибка күренә. Әмма яхшыга өмете акланмый. Бер мизгеләдә төшенкелеккә бирелеп, уйларында тормышына инде нокта да куймакчы була. Әмма көчле затлар алай гына бирешми ул, үз-үзен кулга алып, зәхмәтле чир белән көрәш башлана. Операция, химия терапиясе, бөтенләй чәчсез калу, хәлсезлек... Бирешми ул. Гаиләсе, якыннары көч биреп тора.
Хастаханәдә ятканда онкопациентларны берләштергән “Без бергә” оешмасы вәкилләре белән таныша: аларның тарихлары аның күңелендә өмет чаткысы булып кабына. Акрын-акрын аякка баса ул, гадәти тормышка кайта. Әмма дөнья куудан туктый, базарда ачылган нокталарын яба.
“Егетләргә без кирәк”
Махсус хәрби операция башлангач, Сәрия, башка онкология кичерүчеләр белән бергә, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәргә алына. Казан-ЭКСПОдагы егетләребезгә беренчел кирәк-яраклар илтә, “әни бәлешләре, коймаклары” белән сыйлый, соңрак мәчеттә маскировка челтәрләре үрә. Әмма бу гына аз тоела Сәриягә. Кайнар нокталарга гуманитар ярдәм илтүчеләр белән танышып, кирәк-яракларны үзе ташырга алына. Хәзер гомерен башкача күз алдына да китерә алмый. Башта үз машинасы белән йөри, аннары Газель яллап бара башлый. Аена бер, хәтта ике-өч тапкыр да хәрби зонага барып кайта ул.
- Төрле чаклар була, иң кайнар нокталарга килеп керергә дә туры килә. Әлбәттә, куркыта. Берсендә кайтырга чыккач, юлда адаштык. Интернет юк, навигаторлар эшләми. Бер ападан юл сораган идек, ул безне посадка буеннан җибәрде. Бераз барганнан соң каршыбызга автоматлар белән килеп чыкмасыннармы. Хәрби бәрелешләр барган зонага 1,5 километр гына калган булган. Теге апа безне махсус шунда җибәргән булып чыкты. Тагын берсендә бездән алда барган машина шартлады. Котыбыз алынды. Үләсе килми, билгеле. Әмма барыннан бигрәк пленга эләгү куркыта, - дип сөйләде Сәрия...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Афәрин, авылдаш
0
0
3
0
Сенелем, мин Синен белэн горурланам!
0
0