16+

Бакча җиләге дә, акча җиләге дә

Фәнисә һәм Илнур Гыйльметдиновларның җиләк бакчасында икенче кат булуым. Өйләре янындагы бәрәңге бакчасында инде менә унбиш еллап бакча җиләге үстерәләр. Яратып үстерәләр, яхшы гына табыш та алалар.

Бакча җиләге дә, акча җиләге дә

Фәнисә һәм Илнур Гыйльметдиновларның җиләк бакчасында икенче кат булуым. Өйләре янындагы бәрәңге бакчасында инде менә унбиш еллап бакча җиләге үстерәләр. Яратып үстерәләр, яхшы гына табыш та алалар.

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче гаилә 2005 елны шушы яңа урында йорт җиткереп чыга. Яңа җирдә бәрәңге үсмәгәч, өй яннарындагы зур бакчага бакча җиләге утырта башлыйлар. Әнә шулай бакча җиләге үстерү белән мавыгып киткәннәрен дә сизми калалар. Ел саен җиләклек җире зурая гына бара. Хәзер җиләклек 8-10 сутый урынны алып тора.

– Бакча җиләгенең ун көн булмаса да, бер атналап вакыты калып бара. Җиләк бик күп булды, хәзер әкренләп вагая, сирәгәя инде. Әле 4-5 көн рәхәтләнеп җыярбыз дип уйлыйм. Җиләкнең чыгышы елдагыча, әмма быел безнең урыныбыз зур. Уңыш та шуңа күбрәк кебек, – дип сөйли алар.
Гыйльметдиновлар көнгә 60-70 килограмм, җиләкнең күп өлгергән көннәрендә 100-120 килограмм җыйганнар.

– Даими алучылар бар. Өйдән килеп тә алып китәләр. Юлга сатарга да чыгабыз. Юлга чыгуның сәбәбе шунда: күбрәк яңа клиентлар барлыкка килә, аннан алар өйгә килеп ала башлый. Әнә шулай яңа клиентларны тарту өчен, алар белән аралашыр өчен дә сатарга чыгам. Җиләкне алып чыккач, яхшы җиләкне күргәч, шунда телефон номерларыбызны алып өйгә киләләр, – ди Фәнисә.

Фәнисә белән Илнурга һәрвакыт ярдәмче булып уллары Илфар, кызлары Фирүзә торса, быел җиләкчеләр командасына кияүләре Азат та өстәлгән. “Киявебез дә үзебезгә охшаган, җиләк җыярга ярата. Аны да җыярга өйрәттек быел. Кызым укып бетерде, эшкә урнашып йөри, җайлары булганда тизрәк кайтып булышалар”, – ди Фирүзә.

Алар нигездә “Фестиваль” дигән сортны утыртканнар. Арасында “Кардинал” сорты да бар. Фәнисә сөйләвенчә, болар инде элеккеге сортлар, үзара кушылып та киткәннәр.

Бакча җиләген кеше бакчасыннан җыеп алуы гына кызык. Чынлыкта мәшәкате җитәрлек аның. Су сипмичә, эшкәртмичә генә болай мул уңыш алуларына ышануы кыен. “Җиләк беткәч, бакчаны башта чабабыз. Чистартабыз. Җиләк әзрәк кенә күтәрелә башлагач, арасын казыйбыз. Августта яңа урынга күчереп утыртабыз. Яңа җирдә җиләк эрерәк була. Җиләк бер урында 7 еллап үсә. 6-7 елдан соң урынын алыштырырга кирәк. Вагая башлый ул. Без ул кадәр үк тә тотмыйбыз. Иске урынны бетерә барабыз, яңа җирдә утырта башлыйбыз. Яңа урында утырткач та беренче елны бирми бит әле ул, икенче елны гына әйбәт була”, – дип сөйли алар.

Гыйльметдиновларның бакчаларында сортлы каен җиләге яхшы гына уңыш бирә. Тәмгә дә татлы, эре, сусыл. Бакчалары исә ишек төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән. Уңган хуҗаларның бакчасында нинди генә яшелчәләр үсми. “Без бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, безнең бу бакчада, бәрәңге үсмәде, җиребез җиләкне яратты”, – дип сөйлиләр. Аңа каравы Гыйльметдиновларның башка урында 17 сутый бәрәңге җирләре бар, анда да эшлисе.

Тырышсаң эштән соң, бакча янында да әллә ниләр үстерергә, әллә нәрсәләр эшләргә була. Җиләкне дә Фәнисә әйтүенчә, алар төнге 3тә торып җыялар. Мондый чакта йоклап ятып булмый. Җиләк сезонында бигрәк тә вакытны җиткерә алмыйлар. Әүвәлгеләр әйткәнчә, кылны кырыкка ярырдай чак бит. Җиләкне җыюдан бигрәк, вакытында урнаштыру да хәерле.
 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading