16+

Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"

Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.

Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"

Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.

– Радик Рәмисович, дәүләт эшенә ияләшү авыр булмадымы? Ничек кереп киттегез?
– Дөресен генә әйткәндә, гадәттән тыш тиз кереп киттем, чөнки мине районга куйганнан соң нәкъ ике атнадан Россиядә өлешчә мобилизация башланды. Бу миңа шулкадәр көчле йогынты ясады ки, башка вакытта булса, ияләшү процессы күпкә озаккарак сузылыр иде, ә мин берничә ай эчендә ярыйсы гына “тиремне калынайттым”. Менә әлегә команда туплау белән шөгыльләнәм, чөнки нәтиҗәле эшләүче белгечләрдән күп нәрсә тора. Мин радиоэлектроника яратам, үземне күбрәк техник дип саныйм, гуманитарий түгел, шуңа күрә дә бу яктан бераз үзгәрергә кирәклеген чамалыйм. 
Районда сораулар бик күп бит, эш юнәлеше дә байтак, аның һәрберсе өчен җитәкчедән сорыйлар, гәрчә җаваплы кешесе булса да. Шуңа күрә дә, республикабыз Рәисе ышанычын белдергән икән, мин аны акларга тиеш, димәк дилбегәне ныклап кулга алып, эшләргә дә эшләргә.

– Эшләргә дисез, кай тарафка юл тотасыз соң? Балык Бистәсенең потенциалы зур дип беләм.
– Нәкъ шулай, районның үсеш мөмкинлеге дә, кызыклы юнәлешләре дә җитәрлек. Шуларны аңлап, дөрес итеп ачып салырга кирәк. Шуның белән шөгыльләнергә торам. Әйтик, туризм буенча әллә ниләр эшләп була. Нишләп әле фәлән районда тәүлегенә 25 мең сум түләп, глэмпингта ял итә алалар, ә бездә юк? Балык Бистәсе табигатьнең бик матур җирендә урнашкан, Чулманы да, урманы да бар, хуш китәрлек җирләре дә байтак. Бу бик мөһим юнәлеш булып тора. Шулай ук берничә сәнәгать предприятиесе үзенең эшчәнлеген безнең районда башлап җибәрер дип көтелә. Кемнәр алар һәм нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтеп тормыйм, чөнки тумаган биянең билен сындырасы килми, вакыты җиткәч, барысы да күренер. Авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирергә уйлыйм. Халыкны уятырга кирәк, мал саны буенча ярыйсы гына алда булсак та, сөт күләмен арттыру буенча бик каты эшләү сорала. Тырышасы юнәлешләр байтак, миңа бу “драйв” бирә, нәтиҗәсе генә булсын. Хәл итәсе проблемалар да җитәрлек.

– Халыкны аеруча нинди сораулар борчый?
– Тормыш итү шартлары инде. Әйтик, кайдадыр юл начар, башка бер авылда су белән проблема, икенчесендә кибет юк, диләр. Һәрберсен приоритет буенча хәл итәргә тырышабыз. Менә үрнәк буларак кына әйтәм, 300 кеше яши торган авыл халкы да юл сорый, 150 кеше яши торганы да шул хакта борчыла. Әлбәттә, башта халык саны күбрәк булганына салабыз, чөнки бюджетта акча бер генә сумма бит, аны файдалы итеп кулланырга кирәк. Дөрес, бу икенче авыл турында оныттык дигән сүз түгел, аларның проблемасын икенче юлы хәл итәбез. 
Әле менә бер мәсьәләне чишә алмыйча йөрибез. Бер җирдә автобус тукталышы сорыйлар, юлларны карап торучы оешма, үзебез эшлибез, ди, әмма бераз көтәргә кирәк булачак. Аны авыл советы үзе дә куя ала. Тик бу очракта тукталышны карап тору җирле хакимият җилкәсенә төшәчәк. Ә шушы вакыт эчендә халык яңгыр астында автобус көтәргә тиеш. Шуңа күрә уйлыйбыз инде, ничек эшләсәк дөресрәк булыр икән дип. Сораулар күп инде ул. Әйтәм бит, хәлебез килгәнчә приоритет буенча чишәргә тырышабыз.

– Хакимият эше борчымыймы соң? 
– Өйрәнеп киләм инде, икенче сулышым ачылды дисәм дә ялгышмам. Авырлыклар, ниндидер киртәләр, сынаулар – барысы да кешене ныгыта бит ул. Үземне хакимияттән ерак идем дип әйтә алмыйм. Бизнес белән шөгыльләнгән чорда да берничә чакырылыш Чистай шәһәре Советы депутаты булып тордым. Шуңа күрә район башлыгы урынына килгәнче дәүләт эшен чамалый идем. Монда син һәрвакыт тонуста торасың, кулны пульста тотасың, безнең эштә иң мөһиме – кеше өчен файдалы булу.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебек

      Мөһим

      loading
      2
      X