16+

Башта куасың, аннан тотасың, аннан... Сарык өсте алганың бармы?

Кинәт кенә сарык өстен аласы килә башлады. Без бала чакта язын-көзен кабатлый торган сезонлы бер эш иде ул. Хәтерлисезме? Рәхәт дип әйтү хәзер генә рәхәт инде ул. Яз һәм көзгә кергәндә. Елга ике тапкыр...

Башта куасың, аннан тотасың, аннан... Сарык өсте алганың бармы?

Кинәт кенә сарык өстен аласы килә башлады. Без бала чакта язын-көзен кабатлый торган сезонлы бер эш иде ул. Хәтерлисезме? Рәхәт дип әйтү хәзер генә рәхәт инде ул. Яз һәм көзгә кергәндә. Елга ике тапкыр...

Иии, рәхәт иде дә соң! Эше авыррак, әлбәттә. Гадәттә, туганнар кайтканда ала идек без. Сарык саны күп бит. Эш дә күп. Рәхәт дип әйтү хәзер генә рәхәт инде ул. Ностальгия, бала чакны, яшьлекне сагыну белән туган рәхәтлек. Эше күптән, вак эш иде ул. Түземлек, сабырлык, осталык, төгәллек сорый торган.

Әнигә, апаларга сарыкларны тотышасың башта. Әни бер аягы белән башынарак басып тора. Сарык кузгалмасын өчен. Син дә килеп утырасың. Кайчыңны аласың да (хәтерлисезме шундый тимер, зур кайчыларны), сарык йонын ала (кырка) башлыйсың. Әни инде ярты өлешен алып бетергән була, син бер җирдәрәк казынасың шунда. Ара-тирә бетләре чыга. Аларын урталай кисеп үтерергә тырышасың. Зәхмәтләр – кан эчкән булалар инде алар. Өстен алгач, сарыклар шуңа рәхәтләнеп йөгергән дә, шуңа рәхмәт әйткәндәй, мәкелдей башлагандыр әле.

Берсе бетте, тагын тотасың. Кайчы тота-тота, кулларың арый. Ялгыш кына үзеңнең берәр җиреңне дә кисеп аласың әле. Мескен сарыкка да эләккәли. Кызганып торырга вакыт юк алай, шулай да тырышыбрак кырка башлыйсың. Маңгай, колак, койрык, күкәй, имиләре тирәләрен бигрәк тә. Гәүдә өлешен алу рәхәт инде малай. Тизрәк тә бара, йоны да ничектер йомшаграк. Кайвакыт, “челка”лар да калдыргалыйбыз. Аерылып торсын өчен.

Берзаман аякларың астында яткан сарык йокыга тала кебек. Ләкин ялгыш кына уңышсыз тиеп китсәң - бетте баш, сикереп торып, йөгереп китәргә дә күп сорап тормый. Тагын куа башлыйсың. Тагын тотасың... Ә "чәче" алынганнар туганнары янына керә. Иптәшләре башта танымый, читенсенә, ятсына... Үзе дә ояла кебек әле. Хәер, икенче көнне көтүгә куганда инде бар да бер төсле була, төн эчендә "туганлашып" та бетәләр...

Хәзер дә алалар икән әле сарык йонын. Элеккеге вакытлар белән чагыштырганда, күпкә, бик күпкә азрак, әлбәттә.  Әнә, хезмәттәшем Рәзинә апа да энекәшләрендә шул процессның күзәтеп кайткан әле. Фәлсәфи уйларга да бирелгән: 
“Дөнья үзгәрә, дибез. Без кешелэр үзебез үзгәрәбез түгелме икән?
Яз җиткәч, ашыга-ашыга сарык йоны ала башлый иде авыл кешеләре. Язгысыннан носки бияләй бәйләсә, көзгесе Кукмара итекчеләренә ярап куя иде.
Хәзер инде башкача яшәеш. Беркемгә дә кирәге юк кебек аның. Хәтта Корбанга дип чалынган бәрән тиресен кая куярга дип аптырыйсың... Ә бит безнең әбиләр, әниләр нәрсә генә җитештермәгән: юрган сырганнар, куян мамыгы булмаганы өчпочмак шәл бәйләгән. Киез итек җайлы утырсын дип, үкчә турысына күп итеп йомшак йон салганнар. Сызлаган урынга юылмаган йон бәйләп куеп, файдасын күрүчеләр аз булмаган.
Хәзер халык синтетикага күчеп бетте...”

Яз һәм көзгә кергәндә. Елга ике тапкыр...

Фото: http://agryz-rt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин КУНЕЛЛЕ вакытлар. Шундый яратам идем шул сарыкны матурлауны..

    Мөһим

    loading