Ришат Фазлыйәхмәтов Cабан туе алдыннан авылда ял итә.
Скопировать ссылку
Ришат Фазлыйәхмәтов Cабан туе алдыннан авылда ял итә.
Җырчылар өчен дә Сабан туе – урак өсте. Ришат белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек. Авылда ял иткән арада җырчының машинасының тәгәрмәчләрен тишкәннәр. “Минекен генә түгел, авылдашлар, дуслар, иптәшләрнекен дә. Күп машина зыян күрде. Без бу кешене таптык. Әтисе белән килеп гафу үтенде, килгән зыянны түләделәр”, – ди Ришат.
– Авылга еш кайтасызмы? – Шөкер, кайтып торабыз. Аеруча җәйгә таба еш кайтабыз. Әти-әнинең туган нигезе бит ул, аны карап торырга кирәк. Икесе дә мәрхүмнәр, аларның гомер иткән урынына кайтып үзләрен искә дә алам. Туган йортка кайтмасаң да күңелсез, шуңа мөмкинлек булганда йөрергә инде.
– Машина тәгәрмәчләрен тишкән кешеләр белән нәрсә хәл иттегез? – Аларны нәрсә эшләтәсең инде? Уеннан уймак чыккан, шул гына. Бераз игътибарлырак булырга өндәдек. Бөтен салган зыяннарын кайтардылар.
Комментарийлар