16+

Басуларда эшнең гөрләгән чагы

Кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ел башында ук: «Безгә икмәкле ел кирәк!» - дигән иде. Һава торышы исә барысын да үзенчә эшләде: быел уңыш башка еллар белән чагыштырганда азрак булачак. 2-2,5 млн тонна ашлык җыеп алырга ниятлиләр (узган елны Татарстанда 3,2 млн тонна уңыш...

Кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ел башында ук: «Безгә икмәкле ел кирәк!» - дигән иде. Һава торышы исә барысын да үзенчә эшләде: быел уңыш башка еллар белән чагыштырганда азрак булачак. 2-2,5 млн тонна ашлык җыеп алырга ниятлиләр (узган елны Татарстанда 3,2 млн тонна уңыш җыеп алганнар иде, ә 2011 елда исә ул 5 млн тоннага якын булды). Шуңа күрә икмәк бәяләре дә күтәрелмәгәе әле. Дөрес, әлегә бу турыда төгәл генә әйтмиләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада бер гектардан чыккан уңыш, уртача алганда, 20,2 центнерга тигез. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлки районында уңыш гектардан 25,4 центнер чыга. Шулай да буалылар алдынгы урыннарда бара. Биредә һәр гектардан 27 центнер уңыш алына. Зәйдә исә уңыш гектарыннан 18,3 центнер. Нурлат, Апас һәм республиканың башка районнары да әллә ни калышмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading