16+
#Авыл 22 июля 2025, 15:00 Уку өчен 3 минут
3330
0
2

Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...

22 июля 2025, 15:00
3330
0
2
Уку өчен 3 минут

Ирексездән күнелдә мин килен булып төшкән 1985 нче еллар яңара. Бөтен урам бер-берсе белән аралашып яши.

Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...

Ирексездән күнелдә мин килен булып төшкән 1985 нче еллар яңара. Бөтен урам бер-берсе белән аралашып яши.

Беребезгә печән кайтса, шунда ук ярдәм итәргә җыелышалар, кергән кешене чәй эчермичә чыгару юк. Һәркемдә 1-2 сыер, иртән шаулашып көтү куу, кич каршы алу, кырга бәйләнгән хайваннарны эчертергә йөрү, каз-үрдәкне су буенча чыгару, кичен төшеп, җыеп алып кайтып урнаштыру, "Каз өмәләре" үткәрү... 
Эш беткәч, ярты төнгә кадәр капка төбенә җыелышып кич утыру, яңалыклар, киләчәккә планнар белән уртаклашу... Күңелле дә, мәшәкатьле дә тормыш. Кайсы гаиләдә нинди мәшәкать бар – барысын да белеп торабыз, кирәк икән – бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Урам – балаларны тәрбияләү чарасы да.

Аларның ошамаган гадәтләре булса, кисәтү ясау, бергә-бергә тәрбия итәргә тырышу – гадәти хәл. Моңа беркем дә үпкәләми. Шулай тиеш итеп кенә кабул итә.
Ул вакытлардан соң ничә ел гына вакыт узган. Беркөнне кичен, эшләр тәмамланганнан соң, үзебезнең урам буйлап үтәргә уйладым. Бер генә адәм заты дә күренми. Урам буйлап төшәм: бу йортта дачниклар яши, җәйгә генә кайталар, бу йортта әби-белән бабай, монысында өйләнмәгән ялгыз ир-ат, монысында бер әби, рәттән өч йортта, сатылган булсалар да, беркем яшәми.

Ничә хуҗалыклы урамыбызда ике гаиләдә генә мәктәп яшендәге балалар калган. Урамның киләчәген бер 20 елдан соң, күз алдына китерергә дә куркыныч. Картаеп беткән әби-чәбиләр һәм читтән килеп утырган дачниклар урамы булыр кебек. "Бөтенләй урам таралыр" дип үк әйтеп булмый, авыл Казаннан ерак булмагач, йортлар сатыла. Тик яшьләр урнашып калу гына сирәк шул...

Беркөнне, "Каенлык" урамы халкы җыелып, "Урам бәйрәме" оештырырга булдык. Зур итеп табын әзерләп, бөтен урам халкын җыеп, корбан итеннән пылаулар пешереп... Урамыбызның югары очындагы бөтен халык катнашты анда. Әби-бабайлар, оныклар, кайткан кунаклар... – 35-40лап кеше җыелдык. Уйнап-көлеп, пылау ашап, тәмлүшкәләр белән сыйланып, гармунга җырлап, биеп, күңел ачтык. Яшьлек җырларын искә төшердек, татарча, замана биюләрен биедек. 
Балалар, оныклар бер-берсе белән аралашты. Аларны телефоннарыннан аерып алырга да әйбәт чара булды ул. Соңгы вакытта шундыйракка китте шул: гармун уйнасалар, берәрсе урамда җырласа, биесә –  бетте: "Исеректер  ул!", - диләр. Кайткан оныкларыбыз да урамда артык күренми, капка төбенә чыгып, бер-беребез белән аралашу да бетте диярлек. Бернинди авырлыгы да юк икән бит, җыелышып, сөйләшеп чыгарга да, бер-ике сәгать вакытны гына жәлләмәскә...

Рүзилә Вәгыйзова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading