16+

“Безне ашатып торучыларга кайгыртучанлык күрсәтегез. Без сездән үтенәбез!”

Авылда эшләргә кеше юк, яшьләр шәһәргә китә. Татарстан буенча гына алсак та, 20 ел эчендә авыллардан 101,6 мең кеше киткән, бу 4,6 район буш дигән сүз. Анда кешеләр юк! Ә безне соң кем ашатыр?

Кичекмәстән чаралар күрә башларга кирәк! Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фикеренчә, яшьләрнең авылдан шәһәргә китү миграциясен туктату өчен авыл кешеләренә принципиаль рәвештә башкача карарга тиешбез.

 – Депутатларга, башкарма хакимияткә, хезмәттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Татарстанның байлыгына – безне ашатып торучыларга кайгыртучанлык күрсәтегез. Без сездән үтенәбез! – диде ул Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, яшьләрне авылга балалар бакчасы, мәктәп, башка инфрастуктуралар белән генә кайтарып булмый. Аларга яхшы хезмәт хакы кирәк. Уку йортлары тәмамлаган яшьләрне авылга җәлеп итү өчен аларга түләнә торган еллык, айлык түләүләрнең суммасын арттырырга җыенуларын да әйтте ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading