16+

Бүген авыл җирендә эшләү өчен 845 белгеч җитми

Бүгенге көндә республикада авыл җирлегендә эшләү өчен 845 белгеч җитми. Яшьләрнең авылга кайтып эшлисе килми. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов китергән саннар шуның хакында сөйли.

Бүген авыл җирендә эшләү өчен 845 белгеч җитми

Бүгенге көндә республикада авыл җирлегендә эшләү өчен 845 белгеч җитми. Яшьләрнең авылга кайтып эшлисе килми. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов китергән саннар шуның хакында сөйли.

– Соңгы өч елда авыл хуҗалыгы тармагында эшкә урнашучыларның нибары 9 процентын гына 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Ә пенсия яшеннән арткан хезмәткәрләрнең саны өч елда 4 процентка артты. Республикада ике югары уку йорты ел саен 1,1 мең студентны укытып чыгара, урта махсус уку йортларын 900 белгеч тәмамлый. Әмма аларның бөтенесенең дә тормышларын авыл белән бәйлисе, агросәнәгать тармагында эшлисе килми, – дип сөйләде ул “Кайтам” бөтенроссия белем алу форумына багышланган матбугат очрашуында.

Авылга кайткан яшь белгечләр өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ярдәм итү чаралары да булдырылган югыйсә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашсаң, айлык хезмәт хакыңа 7500 сум өстәлә. Моңа өстәп, хөкүмәт югары уку йортын тәмамлаучыларга бер тапкыр 300 мең сум күләмендә, ә техникум, колледж тәмамлап кайтучыларга 150 мең сум акча да бирә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре стипендиясен алып уку мөмкинлеге дә бар. 50х50 программасында катнашкан студентка 10 мең сум стипендия бирелә. Аның 5 меңен республика бюджетыннан, калган 5 меңен предприятие түли. Болардан тыш та кызыксындыру чаралары байтак.

– Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләрнең абруен арттыру максатыннан безнең министрлык, “Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” белән берлектә, “Үз һөнәрендә иң яхшысы” дип исемләнгән бәйге уздырылып килә. Ул яшьләргә үзләрен үстерергә, белемнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Аграр яшьләр берләшмәсе оештырачак “Кайтам” бөтенроссия проекты да бүгенге көн өчен актуаль, – ди Марсель Мәхмүтов.

“Кайтам” белем бирү форумы 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында узачак.  
– Дүрт көнлек проектта аграр уку йортларының соңгы курсларында укучы 200 студент катнашыр дип көтелә. Аларның 150се республика районнарыннан, калган 50се илнең 40 субъектыннан килергә җыена. Форумда катнашучылар яшь белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү юллары, тармакны үстерү перспективалары турында сөйләшәчәк, – дип сөйләде Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова.

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading