16+

Социаль челтәрләрдән ял итү хатын-кызларның үз-үзләрен хөрмәт итүен арттыра

Канада галимнәре тәҗрибәсендә 66 студент катнашкан.

Канада галимнәре тәҗрибәсендә 66 студент катнашкан.

Аларның яртысы социаль челтәрләрне гадәти режимда кулланган, ә икенче яртысы җиде көн дәвамында төрле блогер платформаларында яңалыкларны тикшерүдән тыелып торган. 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, социаль челтәрләрне күзәтеп тору хатын-кызларны борчый һәм үз-үзләрен канәгатьләндерми. Социаль челтәрләрдән бер атна тыелып торау кире нәтиҗә бирә. Мәсәлән, Интернеттан читләшкән кызлар үзләренең тышкы кыяфәтләрен һәм үзләрен яхшырак бәяли башлаган. Моннан тыш, әлеге тәҗрибәдә катнашучыларның үз-үзләрен тотышлары үзгәргән, дуслары белән очрашканнар, спорт белән шөгыльләнгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading