Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Мотыйгуллиннар гаиләсе һәр Яңа елны хәстәрлекле каршы алырга гадәтләнгән. Куян елын да үпкәләрлек итмәгәннәр – йорт алдын бик купшы итеп бизәгәннәр. Тылсымлы әкият!
Аларның өй яны чын мәгънәсендә тылсымлы әкият кебек!
Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән көйлә, дигән гыйбарә Мәсхүт абыйның яшәү тәртибенә әйләнгән. Көз уңышын иртә язда ук фаразларга күнеккән ир кышкы эшләренең дә бер ишенә җәйдән үк керешүчән. Йорт алдындагы сыннарны ишәйтү исәбе дә җир өстен эсселек көйдергәндә күңеленә “эндәшә” икән.
– Нинди ел киләсен карап куям да, Рәсимә апагыз белән киңәшәм. Ул да үзем кебек тынгысыз, сузып йөргәнне яратмый. “Кышның юлы кыска, җәһәтрәк!” - дигән бер сүзе бар. Әйттеме – бетте, бөтен мәшәкатьне читкә этеп, эшлисе! Иң беренче сынны Салават улым өйләнгәндә ясаган идек. Әйдә, кодагыйларны шаккаттырып, бер кызык ясыйк әле, дидем. 27 декабрьдә туй үткәрдек! Ике көн кала кардан менеп атланырлык ат, кыш бабай белән кар кызы, осьминог, ташбака, аю ясадык, аларны буядык. Арчада яшәүче бертуган апа да килеп ярдәм итте. Кунакларның исләре китте инде. Икенче елны килгән кыш карга бик саран иде, берни ясый алмадык. Авыл халкы да нәүмизләнде. Өченче елында кар башта иште, аннары яңгыры белән эретте. Тагын кәеф төште. Ачуым килде дә, 2017 елдан мин сыннарны тимер каркаслар белән эшли башладым. Үзем эретеп ябыштырам, кешегә ялынып барасы түгел. Әзер сынга гирлянга урыйм да, азык-төлек пленкасы белән берничә кат чорныйм. “Җан” керсенгә кирәк җиренә генә буяулар тидерәм. Яшьләр төне буе безнең каршыда, фотога, видеолар төшерәләр. Бер күңеллелек бит!.. - ди Мәсхүт абый.
Үз кадерен белеп кенә горур басып торучы Кыш бабайның бәдәне кечкенә түгел, Кар кызын да нәзек билле дия алмыйм, әмма ыспай! Икесен дә бик затлыдан киендергәннәр.
– Резедә апам гомере буе читек чикте, калфак текте. Шалтырата бер көнне. “Энем, Мәскәүдән вилюр тукыма кайтарырга сөйләштем. Бәясе бар инде. Менә шуннан икесенең дә өс-башын бөтен итәбез, яме!” – ди. Миннән сорап та тормыйча ярты эшне көйләгән бит, ничек каршы киләсең? Чын артистларныкыннан ким түгел, Кыш бабайныкы – 20 мең, Кар кызыныкы 15 мең тәңкәгә төште. Ел саен 30 мең тәңкә акчаны йотып бара бу матурлык. Хәзер тимер бәясе дә кыйммәтләнде. Декабрьгә кергәнче үк авылдашлар: “Мәхсүт быел нәрсә эшлисең?” - дип кызыксына башлыйлар инде, көтәләр! Җәйге чорда без аларны гараж чормасында саклыйбыз. Ипләп кенә алып төшәбез, утларын беркетеп, пленка белән чорныйбыз, берәмләп кенә чыгарып урнаштырабыз. Шушы матурлыкны күрергә күрше авыллардан тиклем карарга киләләр!.. – ди хуҗа.
Киләсе елларга хыялы – ат ясау! Иманым камил, ясаячак, Ат елы килгәнне дә көтмәячәк! Хәер, оста кулында туган гүзәллек кышкы сыннар гына түгел әле, җәй җиттеме аның бакчасы шулай ук ямьгә күмелә. Ишегалдына кечерәк кенә фонтан ясап куя, атынгычлар урнаштыра. Кечкенә күлләвегендә каз-үрдәкләр, аккошлар йөзә. Ишегалды, бакча тирәсенең шау чәчәкләргә күмелүе – Рәсимә апа хезмәте. Хәер, эш дигәне синеке-минекенә бүленмәгән бу йортта. Юкса, 100әр баш каз белән индоуткаларын ничек үстереп бетерерләр иде, ә ишле терлекләрен, 30 оя умарталарын әйтеп тә тормыйм. Гомерлек тракторчының 8 ел фермада савучы булып эшләве, балта остасының якын-тирә авылларда күпме өйләр җиткерүе уңганлыгын янә дәлилли. Мәсхүт ага үз йортын да нигезеннән алып түшәменә, эчке эшләренә кадәр берүзе эшләгән. Саусызрак улы Фирзәр вак-төягенә яраса да, Салават улының әтисенә төп ярдәмче икәнлегенә кем дә шикләнми. Сер итеп кенә җиткерделәр: Салават, белемсез килеш тә, бик гозерләнеп килүчеләргә генә тешләр куя икән. Сәләт!.. Шулай шул, йә бар ул кешедә, йә юк, сәләт — бик тә четерекле нәрсә.
– Каенанам Әминә авыл медпунктында идән генә юса да, ярты авылның кендек әбисе иде. Фельдшерны узып, бәби таптырырга гел әнине алып киттеләр. Телдән калып, 12 ел урын өстендә ятты. Бәби сыман тәрбияләдек. 90 яшенә җитеп кенә бакыйлыкка күченде. Бүгенге матур тормышларыбызны аның ризалыгыдыр, дим. Кайнатам да авылдагы мәктәпне, күмәк хуҗалык гаражын төзегән кеше, эшкә кулы алтын иде, мәрхүмнең, - ди Рәсимә апа.
Авылда 40 елдан артык башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Рәсимә ханымның артык мактанмыйча гына үзенекеләргә: “Нәселләре затлы!” дигән гадел бәясе белән мин дә килешәм. Хак бит! Ел саен район күләмендә үткәрелеп килүче “Иң матур йорт” бәйгесендә катнашып, инде бишенче мәртәбә җәен һәм кышын беренчелекне бирмәүләре дә шуны дәлили түгелме?!
Гөлнур Шәрәфиева.
Биектау.
Комментарийлар