16+

Борчылырга урын юк. Икмәк булачак!

Борчылырга урын юк. Республикада он запасы җитәрлек. Социаль икмәк элеккеге күләмдә һәм сыйфатта җитештереләчәк, дип ышандыра Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, он резервы булдырылган. 

Борчылырга урын юк. Икмәк булачак!

Борчылырга урын юк. Республикада он запасы җитәрлек. Социаль икмәк элеккеге күләмдә һәм сыйфатта җитештереләчәк, дип ышандыра Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, он резервы булдырылган. 

– Продукциянең үзкыйммәтенең нигезе булган әлеге он икмәк пешерүчеләргә 45 көнгә кичектереп түләү белән сатылачак. Икенче ярдәм – аларга шикәр фиксацияләнгән бәядән биреләчәк. Әлеге ярдәм чаралары барлыкка килгән паниканы тотрыклыландырырга булышачак. Икмәк пешерүчеләр иң беренче контрольдә тотыла, – диде ул. 
Казан күмәч-кондитер комбинаты генераль директоры Булат Котдусов та журналистлар белән очрашуда предприятиедә кимеми торган он запасы барлыгын әйтте. 

– Шикәр, май, чүпрә кебек төп чимал запасы да бар. Көн дә өч-дүрт машина он китерелә. Кимеми торган он запасыбыз 300 тонна. Кими башласа, шунда ук сатып алып торабыз, – диде ул.   
Комбинат көн дә 60 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре, 2 тонна торт һәм башка баллы ризыклар җитештерә. 

– Таиландтан кайтарыла торган экзотик җиләк-җимеш эчлекләре белән өзеклекләр бар, анысы да логистикага бәйле икән. Әмма әлегә тропик җиләк-җимеш запасы җитә. Алар бөтенләй булмаган очракта да, эчлеккә күрәгә яки башка җиләк-җимеш тә салып була. Алма, чия, эремчек кебек чималлар исә бездә һәрчак бар һәм булачак. Шикәр бәясенең фиксацияләнүе дә безнең өчен зур ярдәм. Предприятие бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә туктап торганы юк. Техник җиһазларның берсе эшләгәндә, калган икесе, ул-бу була калса дип,  резервта тора. Запас частьларга да кытлык сизелми. Аларны без бер елга җитәрлек итеп алып куйдык. Чит илнекен алыштыра алырлык запас частьләр Россиядә дә бар, без импортка бәйле түгел һәм бернәрсә дә санкцияләргә эләкмәде, – ди Булат Котдусов.

Җитәкче сүзләренчә, соңгы өч атнада социаль ипиләргә ихтыяҗ арту күзәтелә. Аларны җитештерү якынча 4 процентка артты, бу аларның бәясе арзанрак булу белән бәйледер, ди ул.  

Бәяләрне тоткарлау исәбенә социаль ипинең рентабельлеге тиешледән 3 процентка кимрәк, ә коммерция икмәкләре белән 7-8 процентка артыграк.  Ягъни чыгымнар коммерцияле продуктка күчерелә һәм баланс тотыла. Бу сегменттагы бәяләр 10 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин. 
Төрү материалларына да бәяләр 25-30 процентка артыр дип фаразлана. Предприятиенең әлегә ике-өч айлык запасы бар. Төргәктәге продукция, әлбәттә, берничә сумга кыйммәткәрәк йөри. Кайбер сәүдә үзәкләре кайнар ипи сорый, алар якынча 2 сумга арзанрак, ди Булат Котдусов.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading