16+

“Бөтен кеше дә космонавт була алмый, авылда да эшләүче кирәк”

Бүген авыл хуҗалыгында зоотехниклар, мал табиблары, инженерлар һәм агрономнар җитми.

“Бөтен кеше дә космонавт була алмый, авылда да эшләүче кирәк”

Бүген авыл хуҗалыгында зоотехниклар, мал табиблары, инженерлар һәм агрономнар җитми.

20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга аеруча мохтаҗ. Бу, беренче чиратта, түбән хезмәт хаклары һәм аграр һөнәрнең дәрәҗәсе түбән булу аркасында дигән фикер яши. Әмма бүгенге көндә вазгыять үзгәрде дип саный белгечләр.

Максатчан укыту проблеманы чишәргә ярдәм итә
Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев сүзләренчә, университет агрономия, ветеринария, урман хуҗалыгы, биотехнология, зоотехника, экология, роботлаштыру һәм автоматлаштыру, проектлау һәм АПК мәгълүмат системаларын гамәлгә кертү өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы югары уку йорты булып тора. 
Быелның көзендә аграр университетта 8,5 меңнән артык студент белем алыр дип көтелә, шуларның 3000гә якыны 1 курска кабул ителәчәк. 
– Студентларны практик яктан әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Алар агросәнәгать комплексының иң яхшы предприятиеләрендә практика уза, һәм бу тәҗрибә алырга һәм эш бирүчеләр белән элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. Бүген максатчан уку турында аерым сөйлисе килә. Аграр сектор өчен студентларны максатчан әзерләү – тармакның кадрлар ихтыяҗын тәэмин итәргә һәм университет белән эш бирүчеләр арасында тотрыклы элемтә булдырырга мөмкинлек бирә торган мөһим инструмент. Абитуриент, максатчан нигездә укыганда, оешма-заказчы белән килешү төзи, вузда бюджет нигезендә укый, эш бирүчедән ярдәм ала, ә университетны тәмамлаганнан соң, шул предприятиегә эшкә урнаша, – дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда.

2024 елдан югары уку йортларына максатчан кабул итү механизмының тулысынча үзгәртелүен дә ассызыклап үтте. Аерым алганда, заказчылар һәм эш бирүчеләр һәр елның 10 маеннан 10 июненә кадәр "Работа в России" платформасында максатчан уку буенча үз тәкъдимнәрен урнаштырырга тиеш. 
– Абитуриент 20 июньнән "Россиядә эш" платформасында максатчан укытуга тәкъдимнәр белән мөстәкыйль таныша, аларны өйрәнә, оешма-предпритяие белән элемтәгә керергә, килешүдә билгеләнәчәк конкрет шартлар турында сораулар бирергә һәм университетка керү өчен документлар пакеты белән бергә максатчан укуга гариза бирергә мөмкин. Гаризаны кәгазь рәвешендә дә, электрон рәвештә Дәүләт хезмәте порталы аша да рәсмиләштерергә мөмкин, әмма документларны кабул итү тәмамланган көннән дә соңга калмыйча, – дип кисәтте Илшат Нуриев.

90 мең сум алучылар да бар
Якын елларда республикада ике меңнән артык яңа эш урыны булдыруны күздә тоткан эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге заманча производстволарда эшләү өчен бүген үк белгечләр әзерләргә кирәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров фикеренчә дә, максатчан укыту тармакны кадрлар белән тәэмин итү өчен нәкъ менә шундый чара булып тора. 
– Авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар җитмәү, беренче чиратта, түбән хезмәт хаклары һәм аграр һөнәрнең дәрәҗәсе түбән булу аркасында дигән фикер яши. Әмма бүгенге көндә вазгыять үзгәрде. Ел саен хезмәт хакларының тотрыклы үсеше күзәтелә: авыл сәнәгате предприятиеләрендә бүген уртача айлык хезмәт хакы 58,9 мең сум тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 22 процентка югарырак. Шул ук вакытта республиканың алдынгы предприятиеләрендә хезмәт хакы 94,8 мең сумга җитә, – дип сөйләде Алмаз Гамиров.
Шул ук вакытта кадрлар җәлеп итүнең авырлыгын үсеп килүче буынга авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге торышын җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтә белмәүдә дә дип саный. “Әгәр без яшьләргә тармакның никадәр тиз үсүен күрсәтә алсак, бу деурбанизация процессын башлап җибәрәчәк, һәм яшь белгечләр яшәү һәм эшләү өчен авыл җирлеген сайлаячак” ди ул.

Авыл эшчән кешене генә ярата
Билгеле булганча, урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар эшкә урнашканда 750 мең сум акча алалар, шуңа өстәп 250 мең сум биргән предприятиеләр дә бар. Әйтик, шундыйларның берсе – «Союз-Агро» җәмгыяте.
«Союз-Агро» җәмгыяте директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гаяз Миңнехуҗин ике ел элек кадрлар җәлеп итү буенча ныклап эшли башлауларын әйтте.  
– Коллектвта 700дән артык кеше эшли. Аны гел яңартып торырга кирәк.  Кызганыч, бу бик зур проблема, бездә генә түгел, илдә буенча да. Авыл хуҗалыгы тармагында бөтен белгечлекләргә дә ихтыяҗ 110 процент: гади слесарь-ремонтчыдан алып инженер, предприятие җитәкчесенә кадәр. Ул иртәгә авырып китсә яки пенсиягә чыкса, аны кем алыштырачак? Россия генә түгел, Европа һәм дөнья буенча авыл хуҗалыгы шушы этапны кичерә. 5-6 миллиард сумга сөт комплекслары төзеп куеп, шунда эшләргә көчле белгечләр таба алмыйлар. Ә авыл хуҗалыгы хезмәт сөючән кешеләрне генә таләп итә. Бөтен кеше дә космонавт була алмый, авылда эшләргә дә кеше кирәк. Без белгечләрне җәлеп итүнең төрле ягын карыйбыз. Нәтиҗәле эшләүче белгечкә югары хезмәт хакы түләнә, чөнки предприятиенең дә нәтиҗәлелеге аңардан тора. Квартал саен бер ел дәвамында 10 мең сум премия бирәбез. Дәүләт программасы нигезендә торак белән тәэмин итү мөмкинлеген карыйбыз. Башка предприятиеләргә, чит илләргә күргәзмәләргә җибәрәбез. Теләгән кешегә яңа һөнәр үзләштерергә булышабыз, – диде ул. 

Хәзерге вакытта максатчан укыту буенча 28 студент белән килешү төзегәннәр. Азнакай политехника техникумы белән хезмәттәшлек итәләр. 

Очрашуга техникум директоры Роберт Хөснетдинов та килгән иде. Ул абитуриентларны җәлеп итү өчен мәктәп укучыларын әти-әниләре белән бергә партнер предприятиеләрнең мәйданчыкларына алып баруларын сөйләде.
– Аграр юнәлешне сайлаган очракта нинди шартларда, нинди техникаларда эшләүләрен күрсәтәбез. Уку чорында шунда ук практика узалар, бер үк вакытта акча эшлиләр. Хәтта хезмәт хаклары әти-әниләреннән, укытучылардан да югарырак, – ди ул. 

Сүз уңаеннан: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарда хезмәт хакы түбән булуга каршы көрәшергә өндәде. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading