- Бәрәңге өчен ел уңышлы килде. Дым вакытында булды, ашламасы керде, агу сибелде. Бездә үсемлеккә бик зур тәрбия күрсәтелә. Яңгыр булмаса да куркыныч түгел, чөнки монда яшелчәләрне махсус җайланмалар белән су сиптереп үстерәләр, - ди Раил Шакирҗанов.
Соңгы елларда республикада икенче икмәкне күпләп игүче районнар саны кимеде. Күп хуҗалыклар аны үзләренә җитәрлек күләмдә генә үстерәләр. Раил Шакирҗановтан бәрәңге үстерүдәге кыенлыклар турында да сораштык.
- Беренчедән, аның уңышы һава шартларына бәйле. Ел коры килсә, уңыш юк, дигән сүз. Чыгымнары да зур. Су сиптергечләр, техника белән тәэмин итү дә барлык хуҗалыкның мөмкинлегеннән килә торган эш түгел. Менә мондый үзйөрешле комбайннар 40-50 млн сум тора. Аннан соң, зур булмаган мәйданнарда мондый техниканы алып та булмый әле. Болардан тыш, үстергән яшелчәләрне сатасы да бар бит, - ди җитәкче.
Саклау
Тракторлар бәрәңгене складларга кайтаралар. Биредә аларны туфрактан, чүпләрдән арындыралар, вакларын, киселгәннәрен алып, яхшыларын саклавычларга тутыралар. Складларда 24 мең тонна яшелчә саклана. Моннан тыш, бер тонна сыйдырышлы суыткыч та бар. Эшләрнең күпчелеге техника, компьютер ярдәмендә башкарылса да, кул хезмәте дә шактый таләп ителә. Без килгәндә, бәрәңгене сортларга аеру пунктында 15ләп кеше эшли иде. Ә гомумән алганда, хуҗалыкта барысы 40-50 тирәсе эшче хезмәт куя, диделәр.
- Мин биредә ел буена эшлим. Быел дүртенче сезон инде. Кыш көне яшелчәләрне карап, черегәннәрен чистартабыз, сату өчен сеткаларга тутырабыз, - ди Рафига апа.
Комментарийлар