16+

“Бәрәңгедән баш тартырга кирәкми”

Хәзер бөтен халыкка бердәм булып, ярдәмләшеп яши һәм җиң сызганып эшли торган вакыт. Тормыш дәвам итә. Яз да җитеп маташа, бакчага, кырларга чыга торган чор. Бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә җитәрлек итеп үстереп була, фәкать иренмәскә генә кирәк.

“Бәрәңгедән баш тартырга кирәкми”

Хәзер бөтен халыкка бердәм булып, ярдәмләшеп яши һәм җиң сызганып эшли торган вакыт. Тормыш дәвам итә. Яз да җитеп маташа, бакчага, кырларга чыга торган чор. Бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә җитәрлек итеп үстереп була, фәкать иренмәскә генә кирәк.

Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңнеханов шундый фикердә.

– Ипи белән бәрәңгесе булган кеше үзен ач дип әйтә алмый, – ди ул. –Авылларда бакчаларны буш тотмасыннар иде. Ярминкәдә талашып, сугышып, яшелчә, бәрәңге сатып алып йөргәнче, аны үзеңә үстерергә кирәк. Шәһәрдә яшәүче 70 процент халыкның авыл белән бәйләнеше бар. Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Ялларда шашлык кыздырып кына ятмаска, җыелышып, бакчага чыгарга кирәк. Үзеңә дә, халыкка да файдалы булыр иде. Бөтен цивилизацияле ил шулай эшли. Бер квадрат метр җирне дә әрәм итми кытайлылар. Балаларны да эшкә өйрәтер идек. Көннәр буе телефонга төбәлеп утырганчы, бәрәңгенең ничек үсүен күрерләр иде. Спортчымы син, космонавтмы, президентмы, барыбызның да ашыйсы килә. Ә моның өчен бүген үк тырышып эшләргә кирәк. Адәм баласы үзен-үзе коткарырга тиеш. 

Миңнехановларның фермер хуҗалыгы ике дистә елдан артык яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Кырга чәчәргә запас орлыклары бар аларның. Әмма орлык материалын ике-өч елга яңартып та торырга кирәк. Симәнәне үзебезнең Татарстандагы “Алчак” орлыкчылык хуҗалыгыннан сатып алырга җыеналар. 
– Быел бәрәңгенең орлык бәясе бик кыйммәт, килограммы якынча 55-70 сумга кадәр. Бер гектарга 3 тонна орлык чәчелә дип исәпләсәң, якынча 180 мең сумлык орлык материалы кирәк. Бүгенге вазгыять селекция-орлыкчылык тармагын ныгытырга кирәклеген дә күрсәтә. Үзебезгә җитәрлек орлык материалы булсын иде, – ди Минталип абый.

Симәнә бар
Республиканың иң күп бәрәңге үстерүче “Кырлай” хуҗалыгы чәчү эшләренә бар яклап әзер. Ашлама да, корткычларга каршы препаратлар да сатып алынган. Орлыклык материал белән дә проблемалары юк. Техниканы да яңартырга өлгергәннәр. 

Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов чәчү эшләренә әзерлекне 100 процент белән бәяли. 
– Ашламаны Украинада махсус операция башланганчы ук кайтартып куйган идек. Корткычларга, авыруларга каршы препаратлар шулай ук кайтып өлгерде. Запас частьләр блән проблема булыр кебек иде, анысы да уңай хәл ителер дип уйлыйм. Аларга бәяләр бик нык артты. Февраль аенда DeWolf (ДеВолф) комбайнына запас часть сатып алу өчен миңа 100 тонна бәрәңге сатарга кирәк иде. Хәзер аны алу өчен 200-220 тонна бәрәңге сатасы була. 3 миллион торган запас часть, евро арткач, 6 миллион 700 мең сумга менде. Шуңа да карамастан, чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бөтен нәрсә дә бар. Яңа трактор, тырмалар алырга өлгердек. Аларны декабрь азакларында ук сөйләшә башлаган идек. Чит илнең запас частьләрен үзебезнең Кукмарада ясый ала торган егетләр бар икән. Аларга запас частьларны алып килеп бирәбез дә, тимернең тыгызлыгына карап, безгә шундый укны ясап бирәләр. Бу үзенә күрә импортны алыштыру да булып чыга, – ди ул.

Хуҗалык орлык бәрәңгесен ел саен яңартып тора. Аны Мәскәү тирәсеннән сатып алалар. Килешүне алдан төзеп куйган идек, симәнә буенча да проблемалар булмаячак, – ди Марат Кәримов.

Бәрәңге утырту мәйданнарын да арттырырга ниятләгәннәр. Алдагы елларда 1 мең 80 гектар җирдә үстерелсә, быел аны 1 мең 170 гектарга утыртмакчылар. Тиздән 6500 тонна сыярлык яңа яшелчә саклагыч төзергә керешәчәкләр. Хуҗалык шәһәр халкын да тәэмин итеп тора. Атна саен Казанның биш сату ноктасына 50 тонна бәрәңге алып барып саталар. Симәнә орлыгын сораучылар булса, Кырлай халкына аны да сатарга әзерләр. 

Чыдам “Солдатик”
Бәрәңгенең уңышы беренче чиратта утырту материалының сыйфатына бәйле, ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты белгече Фәния Җамалиева. Бәрәңге бүлбеләренең сыйфатын яхшырту өчен аны өч-дүрт елга бер яңартып тору зарур. Безнең халыкта күбесенчә “Невский”, “Коломба”, “Удача”, “Розара”, “Гала”, “Ред Скарлетт”, “Жуковский” сортлары популяр. 

– “Гала” тәмле, уңышны күп бирә, әмма аны корылыка чыдам дип әйтеп булмый. “Коломба” да югары уңыш бирә, тик аны саклау шартлары четереклерәк: 2 градустан да җылырак булганда, ул үсә башлый. “Беллароза” бик тәмле сорт, авыруларга да чыдам. “Коломба” белән “Ред Скарлетт” вирусларга бирешүчән, тик аларны ике-өч ел утыртырга була, уңыш бирүчәнлекләрен югалтмыйлар. Безнең институт белгечләре тарафыннан чыгарылган Татарстанның иртә өлгерешле “Регги” дигән сорты игътибарга лаек. Ул вируслы авыруларга каршы торучанлыгы һәм уңышы күп булу белән аерылып тора. “Кортни” сорты корыга чыдам. Башкортстан селекционеры Илдар Мәрданшинның “Башкирский”, “Бурновский”, “Солдатик” дигән сортлары бәрәңге кортына каршы чыдам санала. Аларга да игътибар итәргә киңәш итәр идем, – ди Фәния Җамалиева.

Соңгы елларда бәрәңгене аз мәйданда утырта башлауның бер сәбәбен аны аз кулланудан күрә белгеч. 
– Элек бер кеше елына 150-200 килограмм бәрәңге ашаса, хәзер ул 30-50 генә килограмм. Халык күбесенчә ярма, макарон ашый. Бәрәңгенең файдасы турында да онытмасак иде. 150 грамм бәрәңгедә С витаминының көнлек нормасының 45 проценты бар. В6, калий, магний, фосфорга бай ул. Аның составындагы крахмал кандагы холестерин күләмен киметү сәләтенә ия, юан эчәклек рагыннан саклый. Бәрәңгедән бөтенләйгә баш тартырга кирәкми, – ди ул. 

Быел дача тотучылар, икътисади вазгыятьне истә тотып, яшелчәләрне күбрәк үстерә башларга ниятли. «Промрейтинг» агентлыгы уздырган сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 57 проценты бәрәңге мәйданын арттырырга җыена, кыярны – 55,8, помидорны 55,5 проценты. Биш популяр яшелчә исемлегенә кишер белән суган да кергән. 
60 яшьтән узганнарның – 93,7, 35-44 яшьлекләрнең 90,7 проценты быел  дачага ешрак йөрергә уйлап тора икән.

Фото: архивтан 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading