Биектау районының Чернышевка авылында көн уртасында күтәрелгән янгын Альбина белән Илгиз Фатыйховлар гаиләсен йортсыз калдыра. Дөрес, йорт берникадәр сакланып калган, бүген исә хуҗалар аны төзекләндреү эшенә керешкән.
Ике бала үстерәләр, яшиселәре бар, әмма элеккеге мал-мөлкәтләре, хуҗалык кирәк-яраклары юкка чыккан, ягъни ялкын телләре йорт эчендәге бар нәрсәгә дә зыян салырга өлгергән.
– Чернышевка авылына без 4 ел элек килеп төпләнгән идек. Аңа кадәр Казанда 1 бүлмәле фатирда яшәдек. Кызыбыз Данага – 13, улыбыз Муратка 8 яшь. Иркенәергә кирәк иде, кыз белән малай үсеп киләләр, икесенә аерым бүлмәләр кирәк дип, 4 600 000 сумга төзүче оешмадан шушы йортны сатып алдык. Бер катлы йорт ул, эчке ремонтлары да ясалмаган иде, шунлыктан ремонт өчен өстәмә 2 миллион сумга якын акча түгәргә туры килде. Эшләп тордык, әкренләп юкны бар иттек, сөен-сөенә яшәгәндә менә шушы хәл килеп чыкты... Мин эштә идем. Хатыным өйдә. Улыбыз мәктәп яны лагерына йөри иде, көндезге сәгать ике тулгач, балаларны өйгә кайтарып җибәрәләр. Мурат хәбәр биргәч, Альбина улыбызны алып кайтырга киткән. Кайтыр юлда алар кибеткә туктаганнар. Шул вакыт миңа күршеләр шалтырата бит, йортыгыз яна башлады, кайтыгыз, диләр. Мин тизрәк хатыныма җыйдым. Кайтып йөгергәннәр, – ди Илгиз Фатыйхов.
Бер минут эчендә дөньяның асты-өскә әйләнә диюләре шушыдыр мөгаен. 20 минут элек кенә ипле барган тормышларына җилкән итеп, утлы әтәч ялкын элә.
– Альбина кайтып керүгә, алгы бакчада яткан шлангаларны алып су сиптерергә керешкән. Йорт янганын тыныч күңел белән карап тора алмый бит инде. Шуннан янгын сүндерүчеләр килеп төшкәннәр. Алар эшкә керешкәнче, Альбинаны бик нык әрләргә өлгергәннәр әле. Имеш, нишләп үзең тотындың, әле йортка тоташтырылган газ да, электр чыбыклары да өзелмәгән, ток сугып үтерергә мөмкин иде дигәннәр. Хәер, ул вакытта анысын ук уйлап бетерәсеңмени? Тизрәк нәрсәне дә булса коткарып каласы килә бит, – ди гаилә башлыгы.
Илгиз сөйләвенчә, аларның чоланнан өйгә керү юлында стандарт исәптәге счетчик урнаштырылган була. Шул счетчиктан өйгә ут чыбыклары сузылган, кыска ялганыш нәтиҗәсендә чоландагы чыбыклардан ут чыккан дип фаразлый ул. Ут чыбыклары буйлап йөгергән ялкын, йортның түшәменә менеп китә дә, такта белән ике арадагы җылыткычка барып ябырыла. Ә ул янмый икән, химик ис чыгарып, төтенләп кенә утырган.
– Түшәмдәге җылыткыч, шул кадәр күп итеп төтенләргә өлгерә, ярты адымнан өй эчендә берни күренми торган дәрәҗәгә җитә. Һава кермәгәнгә дә рәхәтләнеп төтенләгән ул. Алдагы көнне генә суыткан иде, бөтен тәрәзәләрне ябып куйдык. Альбина кайткач, ишекне ачып җибәргән дә, кислород агымы килеп керүгә, гөлт итеп, өй эчен тоташ ялкын чорнап алган. Ялкын кабынып киткән мәлнең куәте хәтта Альбинаның үзен ишектән читкә ташлый, әле кызуы белән хатынымның битләрен дә пешекләргә өлгерә, – ди гаилә башлыгы.
Янгын сүндерүчеләр көч-хәлгә түшәмгә кадәр үтәләр, анда махсус тишекләр ясап, бөтен җиргә су сиптерәләр. Нәтиҗәдә, өйдәге бөтен җиһазларга, мәңге кипмәслек дәрәҗәдә су үтә.
– Аларны юып та булмый, химчисткага да бирерлек түгел. Шкафларның сыйфатлары бозылган, диваннар бөтенләй эштән чыккан, ташладык. Хәтта киемнәрне дә 5 мәртәбә юып карадык, исе бетми. Аптырап, гаҗизлектән барысын чүп савытына илтеп салдык. Инде хәлдән килгәне белән өйне төзекләндерәбез. Түшәмен ябып бетердек, әкренләп барысы да җайланыр. Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, янгынның төнлә килеп чыкмавына шөкер итәбез, юкса 5 минут эчендә бөтен гаиләбез белән үлә идек, – ди Илгиз Фатыйхов.
Тумышы белән үзе Кукмара егете икән. Әти-әнисе мәрхүм, абыйсы хәрби... Ярдәм итәр кешеләре юк. Хәлдән килгәнчә игелек кылырга теләүчеләр 89656004450 телефон номеры буенча ярдәм күрсәтә ала (Озон банк). "Погорельцам" дип язып куйсагыз, бик әйбәт булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар