16+

“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек”

Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.

“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек”

Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.

Журналистлар белән очрашуда Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Рәисенең республика киңәшмәсендә әйткән сүзләрен искә алды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ул Прокуратура, Россельхознадзор һәм район башлыкларын да бу эшкә кушылырга чакырды. «Бу – республиканың иминлеге. Татарстан – эре терлекчелек төбәге. Бу авырулар зур куркыныч тудыра», – диде ул Хөкүмәт йортында узган утырышта. Татарстан Рәисе шулай ук терлекчелек хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тиешле аңлату эшләре алып барырга кушты.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, республика илнең бөтен төбәкләре белән тыгыз икътисади элемтәдә тора һәм безгә бик күп күләмдә ит продуктлары, кош һәм терлек кертелә. Узган елны гына ада 49 364 баш эре терлек кертелгән, болар рәсми саннар гына, алыпсатарлар саткан терлек саны билгесез. 

Читтән кергән терлекләр һәм кошлар аша аларда булган себер түләмәсе (сибирская язва), Африка дуңгыз чумасы, тилчә (ящур), кош гриппы кебек аеруча куркыныч йогышлы авыруларның керү куркынычы да зур. 

–  Африка дуңгыз чумасы йорт дуңгызлары белән кыргый кабаннарда була. Шул ук вакытта йорт дуңгызларының бу авырудан үлү куркынычы 100 процентка җитә. Авыру яшен тизлеге белән тарала һәм зур икътисади югалтуларга китерә. Шуның өчен ел саен кимендә 5 мең баш кабанны атарга кирәк була. Ни өчен дигәндә, вирус башта кабаннарга эләгә, аннан йорт дуңгызларына, – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында. 

Докладчы кош гриппы таралу куркынычы турында да ассызыклап узды. Иң зур куркынычны суда йөзә торган кошлар тудыра, аерым алганда – кыргый үрдәкләр. Алар белән контактка кергән йорт үрдәгенә дә авыру күчәргә мөмкин. Кош гриппының никадәр зур зыян китерүен хәтерлибез. 2017 елда Лаеш районындагы кош фабрикасында ярты миллион кошны яндырырга туры килде. Соңрак «Залесный» агрофирмасында 175 мең баш күркә юк ителде. Авыру агрофирмадан ерак түгел урнашкан күлдә йөзгән кыргый үрдәкләрдән чыккан. 

Икенче бер куркыныч авыру – тилчә вирусы (ящур). Габделхак Мотыйгуллин ул вирусның Казахстаннан кертелгән терлектә булу куркынычы барлыгын кисәтте һәм профилактика максатыннан терлекләрне аннан алмаска кушты. 

Бруцеллез хайваннардан кешегә дә йогуы белән куркыныч. Авыру кешенең органнарын һәм нерв системасын зарарлый. Ул чир белән йорт хайваннары гына түгел, кош-кортлар да авырырга мөмкин. Шул уңайдан спикер Корбан гаете алдыннан аеруча саклык чаралары күрергә кирәклегенә басым ясады. 

– Гаеттә республикага бруцеллез чире керү куркыныч бар. Ветеринария хезмәте өчен бу бик борчулы чор. Ел саен 16 мең баш корбан чалына. Шәхси йортларда чалынган терлекләрнең исәбе алып барылмый. Алыпсатарлар сарыкларны имин булмаган төбәкләрдән 3-4 мең сумга барып ала да Татарстанда якынча 10 мең сумга саталар. Гадәттә ул сарыклар авыру һәм корбанлык таләпләренә туры килми торган була,  – диде Мотыйгуллин.
Бруцеллез чирен профилактикалау максатыннан хуҗалыклар һәм алыпсатарларга Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан, шулай ук чиктәш өлкәләрдән терлекләр кертүне туктатырга киңәш итте.

Күптән түгел Чувашиядә себер түләмәсе йоктыру очраклары теркәлгән иде.  Спикер аңа да ачыклык кертте. Цивильск районында терлек суйган ике кеше авыру йоктырып хастаханәгә эләккән. Бозауның тиресен һәм итен чегәннәр алып киткән. Бу хәбәрдән соң терлекнең ите белән тиресе безгә кертелмәгәнме икән дип шунда ук тикшердек, юк, кертелмәгән булып чыкты, диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading