16+

«Бүдәнә итен ыслап та сатабыз. Бу кошның итен рестораннарга таратабыз»

Бүдәнә (перепелка) инде күптән кыргый кош кына түгел. Авыл җирлекләрендә бүдәнәләрне үрчетеп эшмәкәрлек юлына басучылар бар.

«Бүдәнә итен ыслап та сатабыз. Бу кошның итен рестораннарга таратабыз»

Бүдәнә (перепелка) инде күптән кыргый кош кына түгел. Авыл җирлекләрендә бүдәнәләрне үрчетеп эшмәкәрлек юлына басучылар бар.

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында яшәүче Таракановлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Алар бүдәнәләр үрчетү белән 2019 елдан шөгыльләнәләр. Бүген Таракановлар хуҗалыгында 4 мең 500 бүдәнә бар. Хуҗалык җитәкчесе Петр Тараканов сүзләренчә бүдәнәләрне карау кыенлыклар тудырмый.

– 2018 елда бүдәнәләрне үрчетү белән кызыксынып киттек. Озак уйламадык, ферма төзеп, хуҗалык ачып җибәрдек. Бүдәнәләр гади тавык белән чагыштырганда бик кечкенә. Алар читлекләрдә яши, куначаның кирәге юк. Су һәм ризык салу өчен махсус урыннар көйләп куелган. Кошларга файдалы матдәләр белән баетылган ризык бирәбез. Айга якынча 3-5 тонна ризык тотыла, - дип әйтте Петр әфәнде.

Петр Тараканов Чүти авыл җирлегенең башлыгы да бит. Ул эш көне тәмамлангач кына бүдәнәләрне карарга керешә. Бу эшне башкару хуҗалык җитәкчесе өчен үзенчәлекле ял итү ысулы булып тора икән. Ферма җитәкчесе сүзләренчә, бүдәнәнең тавышы тынычландыра, күңелгә җиңеллек тә бирә.
Бүдәнәнең тән температурасы +42 градус, шуңа күрә бу кош күп кенә авыруларга чыдам. Тик һәр эшнең дә нечкәлекләре булган кебек, бу кошларны үрчетү өчен билгеле температура һәм дымлылык сакларга кирәк икән. 

- Бүдәнә йомыркасын гади тавык астына куйсаң, чебиләр чыкмый. Кошларны үрчетү өчен температура 37-38 градус, ә дымлылык 55 процентка тигез булырга тиеш. Без кош-кортны инкубатор ярдәмендә үрчетәбез, - дип аңлатты ферма җитәкчесе. 
Бүдәнә йомыркасының авырлыгы якынча 10-14 грамм. Күпләр бүдәнә йомыркаларын ач карынга эчә. Аларда бик күп биологик актив, файдалы матдәләр бар. Бүдәнә йомыркасы аминокислоталарга бай, аларда витаминнар саны гади тавык йомыркасына караганда берничә тапкыр күбрәк. Бер кош ел дәвамында 350гә якын йомырка сала.

- Бүдәнә йомыркасын сораучылар күп. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр сихәтен күрә. Без зур кибетләр белән хезмәттәшлек булдырдык. Йомырка 2 айга кадәр саклана ала. Тик без йомыркаларны 10 көндә таратып бетерәбез, - диде эшмәкәр.
Бүдәнә ите элек-электән деликатес булып исәпләнә. Ул аксымга бай. Бүдәнә итен диета тотучылар рационында еш очратып була. Аны йөрәк һәм эчәклек белән проблемалары булган кешеләргә ашарга киңәш ителәр.

- Бүдәнә итен ыслап та сатабыз. Бу кошның итен рестораннарга таратабыз. Айга якынча 100 килограмм ит сатабыз. Бүдәнә итенә ихтыяҗ бик зур, - дип уртаклашты эшмәкәр.

Петр Тараканов үзенчәлекле бизнес ачып җибәреп, уңышка ирешә алган. Барысы да эшмәкәрнең төгәллеге, тырышлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Җаны теләгән, елан итен генә түгел, бүдәнәнекен дә ашаган күрәсең.

Бүдәнә йомыркасының 100 граммында А һәм В12 витаминнарның тәүлек нормасының яртысы, В2 һәм В5 витаминнарының өчтән бер өлеше бар. Бүдәнә йомыркасында D һәм B3 витаминнары, шулай ук цинк, селен, магний, тимер кебек мөһим минераллар бар. Шул ук вакытта продуктның 100 граммында нибары 168 ккал.

Космонавт-бүдәнәләр
1990 елның мартында космонавтлар үзләре белән 60 данә яралгылы бүдәнә йомыркалар алып килгәннәр. Космик станциядә барлык йомыркалар махсус инкубаторда булган. Озак та үтмәгән, 60 бүдәнә туган. Бу космик нурланышның кечкенә яралгыларга бернинди дә йогынты ясамавын исбатлаган.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading